Эшләки

Март башы. Салкыннар кими, көннәр озая. Тик әле чын язга ерак. Каргалар да, сыерчыклар да күренми.

Без бала чагында әни терлекләр карап кереп: «Эшләки килгән, Алла боерса, яз җитә”, – дия иде. Мин аптырап калам. Нәрсә ул эшләки? Кошмы? Хайванмы? Үсә төшкәч аңладым: эшләки дигәне гап-гади песнәк икән. Шул песнәкнең язга таба җыры, моңы үзгәрә. Икенче төрлерәк сайрый башлый ул… Язучы Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» әсәрендә мондый юллар бар: «Тыкрык буйларындагы сәрви агачында боргалана-боргалана эшләки сайрый. «Эшләки, эшләки, эшләмәсәң хаста ки”, – ди”.

Элек кибетләрдә кием-салым өелеп тормаган. Хәзер генә ул теләгәнеңне сайлап ал. Акчаң булса, өеңә үк кертеп бирәләр. Крестьян элек имана җиренең яртысына җитен яки киндер чәчә торган булган. Алардан ипи пешереп булмый, билгеле. Әмма кием тегү өчен сүс бирүләре хак. Җитен яки киндерне йолкып кеп-кечкенә көлтәләр итеп бәйлиләр дә юлга яки урамга ук чыгарып җәяләр. Аның өстеннән хайваннар да йөри, атлы арбалар да уза. Тояк яки көпчәк астында бу культураларның үзагачлары сына, вак кисәкләргә әйләнә, аннан соң аны җыеп талкышларда талкыйлар. Үзагач коелып бетә, бары кабыгы – сүсе генә сузылып тора. Кышкы озын төннәрдә хатын-кызлар чыра яктысында сүстән нечкә итеп җеп эрли. Җепләр әзер. Хәзер инде туку станогы артына утырсаң да була. Буй җепләрне станокның бер башыннан икенче башына тарттырып, аркылысын кирегә чорнап, киндер тукыма сугу башлана. Бу бик мәшәкатьле хезмәт. Җепләр тигез эрләнмәгән булса, тукыма тигез чыкмый, төерле була. Киндер сугу тәмамлангач, тукыманы язгы кар өстенә чыгарып җәяләр. Язгы кояш тукымада булган яшел тапларны ашап бетерә, киндер ап-ак булып кала. Кар суында юып, кояшта киптерәләр. Тик киндер әле каты, аны йомшартырга кирәк. Кеше биле биеклегендәге станнарда киндерне тукмалыйлар. Алар юкәдән ясалырга тиеш. Каты агачтан булса, киндерне кисәчәк. Тукылган киндер тукыма йомшак, тәнне дә кычыттырмый. Хәзер инде Сабантуйга балаларга күлмәк, чалбар тегәсе генә калды. Өстәл өстенә ашъяулык та, сөлге, тастымал да кирәк. Әниләр «Зингер» маркалы тегү машинасы артына утыра. Ул вакытта Сабантуйлар чәчүгә чыкканчы уздырылган. Машинасы булмаса, кулдан тегеп булса да, әниләр балаларны бәйрәмгә яңа кием белән чыгарачак.

Менә шулай, эшләки килә – эшләсәң, киярсең, дия.

Гомәр ШАКИРОВ.

Әтнә районы, Иске Җогып авылы.

Бер пот тоз

Кешене яхшырак белү өчен, аның белән бер пот тоз ашарга кирәк, диләр. Без хатын белән ашаган тоз бер потка тулды, ахры. Саран икәнлеген алдан ук белә идем, инде башка якларын да абайлый башладым. Ул һәр нәрсәне төпченергә, тәҗрибә үткәрергә ярата. Мәсәлән, мин тәмәке тарткан акчага ничә елда мунча салдырып булуын ул күптән санап чыгарды инде. Аз гына микъдардагы аракының хайваннарга ничек тәэсир итүен дә тәҗрибә үткәреп белде. “Салган” көнне сыер сөтен арттыра, ә әтәч хәмер эчсә, йомырка күбәя. Сыер кыюланып китеп, колхоз кырының уртасына керә икән дә тамагы туймыйча, һич чыгуны белми, ди. Ә көтүче, мескен, азаплана. Әтәч исә батыраеп, күрше тавыкларын алып кайта. Алары, рәхмәт йөзеннән, безгә йомырка сала. Әмма бу эшнең зыяны да булды. Тавыклар безнең ишегалдында йөреп, бар җирнең астын өскә китереп, тырнап бетерде. Хәтта өй нигезе дә калмады. Карчык, мин әйтәм, фундаментны ныгытырга цемент кирәк, бер-ике капчык кына алыйк. Аның сүзләреннән исә бюджетында цемент алу өчен акча каралмавы ачыкланды. Бушлай табарга кушты ул миңа. Кайда барын да аңлатты. “Әнә складлар янында нәрсәдер төзиләр, цементны белән ташыйлар”, – диде. Үзе алдан төшәсен белгәч, карышмадым – иярергә булдым.

Иң элек, кеше танымаслык булып киенергә кирәк икән. Мин маташкан арада хатын әзер дә булды. Аның “маскировкасын” күргәч: “Әстәгъфирулла”, – дими түзә алмадым. Өстендә әбисеннән калган бишмәт, башында мәктәптә укыганда кигән йонлач башлык, аягында чабата. Җитмәсә, билен бәйләгән дә табагач кыстырган.

– Соң, мин әйтәм, табагач нигә кирәк?

– Ул караңгыда мылтык булып күренә, – ди.

– Чабата нәрсә булып күренә?

– Ул мотоцикл кебек эз калдыра. Цементны мотоциклда урлап киткәннәр дип уйласыннар. Ә ул бездә юк.

Үзе исә миңа ертык противогаз кидерде, аркага иске бүрек тыкты. Янәсе, бөкре дип уйласыннар.

Төн. Күзгә төртсәң дә, бернәрсә күренми. Хатын алдан бара. Артыннан абына-сөртенә мин сөйрәләм. Һәрбер куак астында утыра төсле тоела үземә. Җен-пәриләр дә әллә-кайда түгелдер, шушы алабута астында гына утырадыр. Ашык-пошык шулар өстенә бассаң…

Әгәр исән-сау кайтсам, берәр начар гадәтемнән арынырга кирәк, дим эчтән генә. Мәсәлән, башка сүгенмәскә. Юк, булмас, ут, газ, суга артканда сүгенми чыдап калып булмас. Ярар, Жириновский чыгыш ясаганда, бәхәсләшмәм, “кукиш” кына күрсәтермен…

Цемент янәшәсенә килеп җитүебез булды, каршыбызга бозау хәтле эт килеп чыкты. Беттек, икебезне дә тотып ашый икән, дим. Хатын кесәсеннән нидер чыгарды да эткә ташлады. Тегесе авызына капты да койрыгын болгый-болгый китеп тә барды. Менә сиңа мә! Безнең заманда каравылчы этләр дә ала икән ләбаса!

Тиз генә капчыкка цемент тутырдык та кайтырга чыктык. Мин алдан атлыйм, хатын арттан “мотоцикл эзе” ясап бара. Ишегалдына кайтып аугач, хатын: “Бар өйгә керә тор, авыз-борыныңны чайка. Авызыңда цемент катып китсә, иртән бисмиллаңны әйтә алмассың”, – ди.

Әче таңнан торып, гадәттәгечә, иртән бара торган җиргә килсәм, акшар белән “ремонт” дип язылган. Мин мондый хәлне Казанга баргач кына күрә идем. Анда бик кирәк йомышың белән кайсы гына бәдрәфкә йөгереп килмә, һәрберсенең ишегенә ремонт дип язылган була. Явыз Иван җимереп киткәннән бирле төзәтеп бетерә алмыйлар, ахры.

Эшнең нидә икәнен хатыным аңлатып бирде. Цемент капчыкларын шунда яшергән икән. “Арттан этләр белән эзләп килсәләр, андагы истән баштан этләре, аннары үзләре чыгып качар”, – ди кеткелдәп. Менә, ичмасам, баш үзендә!

Әмма тырышуларыбыз бар да юкка булды. Бәдрәфне ачып җибәрсәк, цементтан җилләр искән. Сөйрәп барган эз буенча киткәч, чүплеккә барып чыктык. Цементыбызны пөхтә генә итеп шунда таратканнар. Өстенә тавык тизәге сибеп, яшерергә дә иренмәгәннәр. Шулай аптырашып бер-беребезгә карап торганда, әни килеп чыкты.

– Таптыгызмы цементыгызны? Мин илтеп ташладым аны. Нәселебезгә хәрам килешми, шуны белегез. Кәфенлеккә җыйган акчага үзем алып бирәм аны сезгә.

– Ә андый-мондый хәл була калса нишләрбез?

– Андый-мондый булмый торырмын. Әле барыбер “Тормыш сабаклары” сериалын карап бетерәсем бар. Путинның да тагын Президент булып сайлану-сайланмавын беләсе килә. Сыеры да бозауламаган…

Менә сиңа мә, тагын бер камыт җилкәгә. Командир хатын гына җитмәгән, әле монда “главнокомандующий” да бар икән…

Фазыл ЙОСЫПОВ.

Яшел Үзән районы, Карамалы Тау авылы.

Шайтан туе

Кайтып киләм Колхоз базарыннан,

Зыян күреп карак кулыннан.

Эчтән генә сүгәм каракларны,

Язганнар дип иман юлыннан.

Акмай алган идем берәвеннән,

Чиста ризык керсен дип эчемә.

Алдаган бит гөнаһ шомлыгы,

Туңмай тыккан икән эченә.

Берәүләре динне кәсеп иткән,

Икенчесе казна кармалый.

Өченчесе сәүдә белән мәшгуль,

Акча каеру ягын чамалый.

Ни кызганыч, адым саен алдау.

Бәндә белми нәрсә кылганын.

Барысы өчен җавап тотар көн –

Ахырзаман якын булганын.

Зәйтүнә ӘБРАРОВА.

Ютазы районы, Урыссу бистәсе.

Карак

Галимҗан Гатифә әби янына еш керә: хуҗалык эшләрендә ярдәм итә, кибет бикле вакытта бурычка ипи, тоз, шырпы кебек кирәк-ярак алып чыга. Менә бүген бурычка акча сорарга керде. Йорт ачык, әмма әби күренми. Инде чыгып китәм дигәндә генә, Галимҗанның башына: “Акчасы кайда микән соң карчыкның”, – дигән уй килде. Акчаны озак эзләргә туры килмәде – ястык астында гына иде. Галимҗан озак уйлап тормастан, бар акчаны кесәсенә салып куйды. Шулчак Гатифә әби кергән тавыш ишетелде, Галимҗан карават астына качты. “Аллаһыга шөкер, бакчам гөрләп тора. Яңгырдан соң барысы да үсеп китте. Соңга калдырмыйча колорадо коңгызына агу сибәргә кирәк булыр. Тагын Галимҗанга әйтергә туры килер инде. Ә утарга улым кайтып җитәргә тиеш. Бигрәкләр акыллы, миһербанлы шушы Галимҗан. Үз балам кебек яратам, якын итәм егетне”, – дигән сүзләре егеткә аермачык ишетелеп торды.

Бераздан Гатифә әби намазлыкка басты. Галимҗан тын да алырга куркып, әбинең моңлы тавыш белән намаз укыганын тыңлап ятты. Үз исеме ишетелү аны янә сискәндереп җибәрде. “Галимҗан улыма да тулы иман, тынычлык насыйп ит, Раббым. Төрле бәла-казадан, зәхмәттән сакла. Хак юлда – юлында булырга насыйп ит. Белеп һәм белми кылган гөнаһларын ярлыка. Алдагы көннәреңдә мөмкин кадәр гөнаһлардан сакланып, исерткеч эчемлекләр кулланмыйча яшәтсә иде”, – дип сорады карчык.

Галимҗан кымшанырга да куркып ятуын дәвам итте. Шулчак, ничектер, баш авыртуы да онытылды. “Махмырдан газап чигәм дип, карак була яздым. эчеп, хәрам кылып яшим бит мин бу дөньяда. Мәрхүм әти-әнием дә төшемә бик күңелсез керде. Алар да минем өчен борчылып тынычлык тапмыйдыр. Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәсе булыр бит”, – дип уйлады егет һәм аңа ничектер куркыныч булып китте.

Гатифә әбинең чыгып киткәнен көтеп ятты да акчаны кире урынына куеп, тизрәк өенә атлады.

Рәисә МИФТАХОВА.

Әгерҗе районы, Мордва авылы.

Габделхәй булса да ярый

Фатыйма әбинең кызы Фирая бала табарга җыена. Гөнаһ шомлыгына каршы, авыл акушеркасы район үзәгенә китеп барган икән. Авылда бала таптырырлык бер генә да калмаган, барысы да кыр эшендә.

Фирая бик каты тулгаклый башлый. Бу хәлгә аптырап карап торган Фатыйма әбинең түземлеге бетә һәм өйдә тыз-быз чабышып йөрүче балаларга: “Хайваннар фельдшеры Габделхәй булса да ярый. Барыгыз, тизрәк алып килегез үзен”, – ди.

Габделхәйгә кендек әбисе булырга Ходай язмаган икән. Бала ансыз гына дөньяга аваз сала. Фатыйма әби дә җиңел сулыш алып куя.

Хатын-кызга да суярга ярый

Күршеләр тавыгы боегып йөри. “Җәфаланып йөрмәсен инде!” – дип аны суйдырырга ир кеше эзлиләр. Бер генә ир кеше дә күзгә чалынмый. Ахирәте Әсмабикә аңа:

– Ике бот арасына таяк кыстырып куйгач, хатын-кызга да суярга ярый! – ди.

Шулай итеп, ул күршесен ансат кына тынычландыра. Ирдәүкә Мәчтүрә аның тавыгын “эх” дигәнче башкарып та куя.

Әсрар ҺИДИЯТОВ.

Апас районы, Дүртиле авылы.

Уены-чыны бергә…

Балалар да акча эшли

Беркөнне урамга чыктым да күрше малайның велосипедта йөргәнен күзәтеп торам. Быел беренче сыйныфка укырга керә, диләр.

– Күрше, велосипедыңны биреп тор әле, мин дә әйләнеп килим,– дидем аңа.

– Юк, – ди теге.

– Нишләп бирмисең инде, йөрисе килә бит, – дим.

Озак уйлап тормады күршем:

– Акча түләсәң бирәм, – диде дә китеп барды.

Башта аптырап калдым, аннан рәхәтләнеп көлдем. Безгә: “Сез урамда уйнаганда, кешеләргә яхшылык эшләп, ким дигәндә, 3 рәхмәт ишетергә тиешсез”, – ди торган иде әти-әни. Менә шунда безнең бала вакыт белән хәзергеләр арасында нинди зур аерма барлыгын белдем.

Марат ХИСМӘТОВ.

районы.

Кем зуррак үскән?

Әтисе Зөлфиягә:

– Кызым, менә сиңа яңа карават. Син зур үстең, иртәгәдән яслегә барасың, бүтән әниең янында йокламыйсың, – диде.

Ә Зөлфия озак уйлап тормыйча:

– Әти, син дә зур үскән бит, нигә әни белән йоклыйсың соң? – дигән.

Гөлфирә БАҺАУТДИНОВА.

Яшел Үзән районы, Күгәй авылы.

Комментарии