Китапларда милләт язмышы

Китапларда милләт язмышы

Быел Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тула. Шул уңайдан Татарстан китап нәшрияты «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә, республикабыз районнары буйлап «Китап бәйрәме» дип аталган әдәби-мәдәни чаралар циклы үткәрә башлады.

Чираттагы шундый матур очрашуларның берсе 21нче июньдә Кукмара районында, «Галактика» балалар иҗат йорты бинасында районыбызның үзәк китапханәсе җитәкчелегендә үтте.

Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен кыйммәте арта гына барган бу кыйммәт – әдәби хәзинә.

Матур әдәбият, чыккан китапларның сыйфаты һәм саны телнең дә, халыкның да яшәешен аермачык күрсәтеп тора. Татарстан китап нәшрияты әдәбиятыбызга 100 ел хезмәт итеп килә, милләтебезне һәм ана телебезне саклый. Бер гасыр вакыт эчендә биредә меңәрләгән исемдәге китап дөнья күргән, нәшрият хезмәткәрләренең күбесе язучылар булган. Шушы өлкәдә зур хезмәт куючы берничә язучы-шагыйрьләребез безнең белән, үз укучылары, әдәбият сөючеләр белән очрашуга килде. Очрашуда олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, матур күңел һәм моңлы йөрәк ияләре шагыйрь-язучыларыбыз: якташыбыз, шагыйрә, прозаик, филология фәннәре кандидаты, Гаяз Исхакый, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рифә Рахман, язучы-прозаик, драматург, шагыйрь, әдәбиятчы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш һәм Фатих Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Галимҗан Гыйльманов; шагыйрь, Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге бүләге иясе Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рифат Сәлах катнашты.

Алар безне үз иҗатлары белән, Татарстан китап нәшриятының бүгенге эшчәнлеге, тарихы һәм киләчәккә планнары белән таныштырдылар, үз әсәрләрен укыдылар. Шагыйрь җанын аңлыйм дисәң, аның шигырьләрен укы, диләр бит. Чыннан да, аларның әсәрләрен үз авызларыннан ишетү, алар белән якыннан аралашу тамашачыны, бигрәк тә балаларны битараф калдырмады. Кунакларга бер-бер артлы сораулар яуды, теләкләр яңгырады, бүләкләр бирелде.

Кичәне китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы матур, эчтәлекле итеп алып барды, хезмәттәшләребез Фирдәүсә Галимова, Зөлфия Габдуллина башкаруындагы моңлы җырлар аңа ямь өстәде.

Шундый иҗат әһелләре белән күзгә-күз очрашып, иҗат эшчәнлекләре белән китаптан яки интернеттан түгел, бәлки үзләре сөйләгәннән белү, шигырьләрен тыңлау, аралашу, фикерләрен белү – безнең өчен аеруча кадерле булды. Кичә тәмамлангач та очрашуга килгән кунаклар Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган китаплар белән танышты, авторлар имзасы салынган китаплар сатып алды. Бу очрашу күңелләрдә җылы хисләр, якты тәэсирләр калдырды.

Китапханәче Лилия САТТАРОВА,

Кукмара районы

Комментарии