«Гармуным булды, гаилә хәлем дә яхшырса…»

«Гармуным булды, гаилә хәлем дә яхшырса…»

Эшенең нәтиҗәсен күреп, кем генә сөенми икән? Менә мин дә шулай. Язганнарымның кешегә бармак очы кадәрле генә файдасы булса, түбәм күккә тия инде. Газетабызның 24нче санында (2014, 18 июнь) «Бәхеткә минем хакым юкмыни?» дигән баш исеме астында эпилепсия белән авыручы Альберт Миңнуллин турында яздык. Аның, чире белән көрәшеп, баянда уйнап акча юнәтүен, тик хәзер уен коралының бик таушалганлыгын әйткән идек. Язганчы да, язгач та, нинди дә булса ярдәмем тисен иде, дип теләп тордым. Шөкер, кеше язмышына битараф калмаучылар бар икән әле. Газета чыкканның икенче көнендә үк бер укучыбыз Альбертка дип акча калдырып китте. Кем икәнен әйтмәвебезне сорады, белсеннәр дип түгел, чын күңелдән шулай эшлим, диде. Инде менә узган атнада берәү, редакциягә шалтыратып: «Язмагызның героена гармун китергән идем», – дигәч, кош тоткандай сөендем.

Альберт Миңнуллинны гармунлы иткән кеше Азнакайдан Мозафар Мансуров булып чыкты. Редакциябезгә килеп, уен коралын безгә тапшыргач: «Миңа түгел, әнигә рәхмәт инде моның өчен», – дип елмайды ул. Бактың исә, Мозафар абыйның 81 яшьлек әнисе Фатыйма апа «Безнең гәҗит»не бик яратып укып бара икән. Альберт турындагы язманы укыгач та битараф кала алмаган. «Без бик музыкаль гаилә. Өйдә музыка уен кораллары да бик күп. Әти мәрхүм баянда уйный иде. Җизни баянда, гармунда уйный. Мин үзем дә гармунда уйныйм, тик күптән тоткан юк инде. Апа да уйный, ул атказанган мәдәният хезмәткәре. Минем улым да музыка мәктәбен тәмамлады, баян классында укыды. Әни үзе җырчы да, биюче дә. Казанга укырга керергә конкурс та үткән булган. Мәрхүм бабай: «Ул нинди шайтан уены тагын?!» – дип, аны җибәрмәгән. Әнинең әле дә тавышы бар, бик матур җырлый. Элекке вакытта авылда җомга саен концерт оештыра, яшьләрне җырлата-биетә идек. Яңа елны каршы алгач, иртәнге 4-5тә баян алып чана шуарга чыгып китә, шулай урамда җырлап-биеп чана шуа идек. Хәзер уйнаган юк инде. Газетадагы язманы укыгач, әни җизнидән: «Кияү, берәр гармуныңны шул егеткә бирмибезме?» – дип сораган. Җизни инде бик теләп ризалашты», – дип сөйләде Мозафар абый. Авыру кешене сөендергән өчен Фатыйма апага да, гармунның хуҗасы – Мансуровларның кияүләре Наил Хәсәновка да, вакыт табып, китереп биргән өчен Мозафар абыйга да рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Без дигәнем редакция коллективы гына түгел. Рәхмәт әйтүчеләргә Альберт Миңнуллин да кушыла. Гармун китерделәр, дип башта телефон аша сөенеч уртаклаштык, икенче көнне уен коралын Альбертның «эше»нә – Кәҗә бистәсе метро станциясенә илтеп бирдек. «Рәхмәт, сөендердегез», – дип елмаеп каршы алды ул безне. Аның моңарчы уйнаганы баян иде. Ул ямалып беткән инде, каешлары да өзелгән. Ә Азнакайдан килгән яшел гармун, өр-яңа булмаса да, бик яхшы хәлдә. Альберт без барында ук яңа эш коралында уйнап та карады. «Бармак баянга күнеккәч, монысына ияләшергә кирәк әле. Ә бу иске баянны «пенсия»гә җибәрәсе була инде. Ташламыйм мин аларның берсен дә, җыеп куям», – ди егет.

Газетага язып чыккач, бәлки, күпмедер ярдәм булыр, дип өметләнгән ул, тик гармун ук китерерләр дип көтмәгән. Көтелмәгән сөенеч икеләтә кадерле бит ул. Альберт та шулай ди. «Гармуным булды, инде гаилә хәлен дә яхшыртасы иде. Гомер буе әни канаты астында яшәп булмас, башлы-күзле булырга телим. Минем дә үземнән соң бу дөньяда нинди дә булса эз калдырып китәсем килә бит», – дип озатып калды ул безне.

Аллаһ бер чыгу юлын күрсәтми калмас әле.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

«Гармуным булды, гаилә хәлем дә яхшырса...», 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии