Нигә без элита?

Нигә без элита?

Соңгы вакытларда турында сүзләр бик еш кулланыла башлады. «Кичә бөтен Мәскәү элитасы ял итте» яки «әлеге юбилейда барлык интеллигенциясе вәкилләре дә катнашты» кебек хәбәрләр көн саен ишетелеп тора. Аларның үз дөньясы, анда читтән бер кешене дә кертмиләр, үзләренә генә хас яшәү рәвеше, кием стиле, аралашу манерасы. Бу шәхесләр тормышларында югары үрләр яулап алуга ирешәләр, һәр нәрсәдә акыллы эш итә беләләр, киләчәк адымнарын катгый контрольдә тоталар. Халык үзе аларны җәмгыятьнең иң өске катламы дип йөртә, шуңа күрә гади кеше язмышын һәрнәрсәдә аларныкы белән тәңгәл китерергә тырыша.

Тарихка күз салсак, элеккеге заманнарда элита рәтенә рыцарьлар, сугыш геройлары, философлар, галимнәр, төрле акыл ияләре, язучылар, фән белгечләре кергән. Шулай ук укый-яза белү дә шәхеснең интеллигент икәнен күрсәткән. Бүген хәлләр башкачарак тора. Халык элита дип бөтенләй моңа лаек булмаган кешеләрне саный. Кеше һәрвакытта да аларга охшарга тели. Болай итеп ул үзендә интеллигентларга гына хас булган көч һәм бәйсезлек бар дип тоя. Мәсәлән, күпчелегебез урамнарда үтеп киткән «Мерс» һәм «Бентли»ларда утыручыларга кызыгып кала. Безнең дә шундый гүзәл, баллы тормышта яшисебез килә. Андыйларның «табигатенә» якын булыр өчен алар шикелле киенәбез, ризык пешерәбез, кыйммәтле рестораннарга йөрибез (телевидениедә дә ниндидер актерларның ашарга пешерергә өйрәтүче тапшырулары күп). Тик әлеге элитаны күңелебезгә якын алып, ялгыш ясыйбыз. Сезнең берәр кайчан чын элита дип кемнәрне атап була икәнлеге турында уйлаганыгыз булдымы? Күпчелек бу исемлеккә җырчылар, бетмәс-төкәнмәс актерлар, билгеле сәясәтчеләр, миллионерларны кертер иде. Ягъни безнең өчен элита – таныш «йолдызлар». Бүген шәхеснең интеллигентлыгы аның рухи байлыгы һәм интеллекты дәрәҗәсеннән түгел, ә халык арасында никадәр танылганлыгыннан чыгып бәяләнә. Мәгълүмат чыганаклары бар җәмгыятьне уратып алган илдә, хәтта маймылдан да «йолдыз» ясап булуы беркемгә дә сер түгел. Тора-бара халык яраткан артистларының кыланмышларын, авазларын, кием стилен үзләштерә башлый. Ниндидер бер наданы исә, безнең миллионлаган хатын-кызларыбызны үз-үзләрен тотарга һәм кием сайларга өйрәтә. Тик бу аның башкалардан акыллырак һәм яхшырак икәнлеген күрсәтми әле. Адәм баласы әлеге кызыйның танылган булуыннан алдана. Шулай ук теләсә нинди данлыклы һәм бай бәдбәхет ир-атлар тарафыннан милли герой кебек кабул ителергә мөмкин, гәрчә алар үзләре үк аннан күпкә зиһенлерәк булсалар да.

Кайсы гына сәяси яки күңел ачу тапшыруларын карама, анда үзләрен «элита» дип йөртүче гакылсыз бәндәләр утыра. Барлык танылган шәхесләрнең мимикаларын кабатлыйлар, аларга кызыгалар. Ә инде әлеге долларлы наданнар башкаларны «бери от жизни все» дип чакыра икән, җәмгыятьнең упкынга тәгәрәвен көт тә тор! Үзебез дә шулай бит: берәр нинди газета яки журнал кулыбызга эләктеме, иң беренче чиратта, я җырчы, я актер белән әңгәмә эзли башлыйбыз. Тик шулвакыт үзебезгә сорау бирмибез: «Ә кем соң ул?» Бәлки, әлеге йолдызыбыз 18 яшендә уйнаштан бала табып, әнисен рәнҗетеп, аның каргышын алган бәндәдер? Яки яңа туган сабые белән хатынын ташлап, яшь җилкенчәк янына күчеп киткән азгын ирдер? Бу адәм актыклары синең өчен кумир була аламы? Аларга шулкадәр хөрмәт белән карау гаделме? Ә бит күбебез мондый гөнаһ шомлыкларын бөек шәхесләргә саныйбыз.

Шәхеснең элитадан икәнлеген аның рухи дөньясы күрсәтеп тора. Әгәр ул тормышы белән «алтын унитаз»ларга омтыла икән, димәк, әлеге кеше гади бер комбайнчы шикелле бер бәндә генә. Аскы катлам һәм югары катлам вәкилләренең кызыксынулары төрле булырга тиеш. Интеллигентларның уй-фикерләре, эчке дөньялары, омтылышлары күпчелек халыкныкыннан аерым була. Алар үзләренең акылы һәм иҗади эшләре белән мәдәниятне үстерүгә һәм аны таратуда катнашучы кешеләр. Сәясәтче үзенең улына җитәкчелек һөнәренең серләрен ача ала, тик аңа рухи дөньяның матди өлкәгә караганда әһәмиятлерәк икәнлеген аңлатмый. Кешенең үз акылында ук моның турында мәгълүмат булырга тиеш. Юк икән, димәк, ул элита түгел. Тик, кызганычка каршы, безнең бүгенге җәмгыять һәм сәясәтебез шундый кешеләр белән тулган. Алар янына үзләре кебек үк җитәкчеләр җыела. Шуңа күрә дә инде бүгенге элитага рух һәм интеллект хас түгел, монда акча хакимлек итә. Интеллигенция материаль як белән тоташа. Әлеге уй белән яшәгән хөкүмәт үзенең халкын җәберләргә дә кыенсынмый, чөнки аның максаты – дөнья байлыкларын үз кулларына алу. Бу очракта иң мөһиме – алар элита кагыйдәсе буенча яшәми.

Соңгы вакытларда кешеләр кабахәтлек күренешләреннән дә чирканмый башлады. Көн саен диярлек, гомосексуализм – элиталык һәм текәлек тамгасы, дигән пропаганда алып барыла. Шуңа да бүген «зәңгәрлеккә» кызыгучылар ешайды. Чөнки аны без интеллигенция дип йөрткән катлам үз эченә кертте (менә шуннан соң син йөр инде элитага ияреп). Шәхсән мин, әгәр телевизордан сәяси яки экономик элита турында ишетсәм, аларны чын итеп кабул итмим. Алар минем өчен, әбием әйтмешли, «симереп беткән күселәр» генә.

Татар интеллигенциясен дә шундый ук афәт камап алды. Урысча әйтмешли, «кому не лень», бер-ике тапкыр «телик»ка чыгып ала да, үзен җәмгыятьнең иң югары катламыннан дип хис итә башлый. Күпчелеге – әти-әнисе аркасында гына үзенә исем ясаган «йолдызлар». Югыйсә ул әллә кем түгел. Ярар, газетада синең белән интервью бастырдылар ди, шуннан ни? Бу әле син элита дигәнне аңлатмый. Хәтта җырчыларыбыз катнашындагы кичәләр дә ниндидер бер «тусовка»га әйләнеп бара. Шагыйрьләребез дә иҗаттан шоу-бизнес ясадылар. Татар интеллигенциясе дә юкка чыгу алдында тора. Безнең милләтебез дә матди байлыкларны сайлады. Күренекле артистларыбыз берсеннән-берсе текәрәк машиналары белән мактана, сәнгать финанс баткаклыгына чумды. Җырчылар күпме генә: «Мин күңелем, халык өчен иҗат итәм», дип шапырынсалар да, аларга ышаныч бетте. Чын-чынлап тирәнтен уйлап, акыллы фикерләр белән югары интеллектуаль дәрәҗәдә тормыш алып баручы шәхесләр калмады диярлек. Татарлар да, акча вирусына ияреп, элитасыз пычраклык дөньясына кереп бара.

Тик барыбер алар булырга тиеш. Язманы төгәлләр алдыннан, таныш-белешләремә: «Сезнең өчен бүгенге элита нәрсә ул? Нинди шәхесләр интеллигенция булырга лаеклы?» дигән сораулар бирдем.

Лилиястудент:

Минемчә, алар бай һәм «дипломлы» кешеләр. Ләкин, чынлыкта исә, бүгенге элита – наданнар оясы.

Раиләстудент:

Бүген интеллигенция акчага кызыккан һәм аңа сатылганнар төркеме!

Айдар юрист:

Әкиятчеләр, үзләренең корсакларын гына кайгыртып йөрүчеләр. Янәсе, халык өчен тырышабыз. Үзләренең тормышлары чәчәк атсын өчен генә яза һәм җырлый торган кешеләр.

Илфат Фәйзрахмановжурналист:

Бу катлаулы сорау. Элиталык – пычак белән чәнечке тотып, «культурно» ашау гына түгел. Элита, интеллигенция зәвыклылык аңкып торган катлам. Кызганыч, бүгенге элита хәрәм юл белән акча туплаган «босс»лар, алар безнең мәдәният белән идарә итә, музыканы да бу байлар «заказать» итә. Сәхнә дә, театр да шуңа күрә «ширпотреб»ка әйләнде. Ә сәхнәгә талантлары белән күтәрелмәгән (башка юлларын тапканнар) шул «босс»ларына карап җырлый, аларга рәхмәт үти (әйтә димәдем махсус). Гәрчә, «босс»лар арасында пычак белән чәнечке тота белгәннәр күп микән?!

Рифат Сәлах шагыйрь:

– Элита – ул сүзен әйтә торган, кыю булырга тиеш. Аңа язучылар, журналистлар, галимнәр керә. Татар зыялылары бар.

Фирдүс Гыймалтдинов тележурналист:

Элита төрле катламда була. Мәсәлән, сыер савучы, тракторчы, урам себерүчеләр арасында да элита бар, ягъни иң яхшылары. Тик журналистны элитага кертәләр икән, димәк, бу аның журналист булуына нокта куелу дигән сүз. Элита – ул психологик төшенчә.

Булат Җиһаншинҗырчы, композитор:

Татар интеллигенциясе бүген бетеп бара, чөнки яшьләргә кызыклы булган бар мәгълүмат урыс телендә. Бу бик начар күренеш.

Линар Закиров, КФУ студенты:

Зыялы кеше – башкалар алдында өстен торган нәселдән чыккан кеше түгел ул. Минемчә, зыялылык тумыштан бирелми, ә шәхес кебек үк гомер буе үсә, камилләшә, тамырларын киңрәк җәя. Зыялы кешене милләтпәрвәргә тиңләштерер идем. Халыкны «уятучы», киләчәген кайгыртып йөрүче адәми затка «зыялы» дигән ярлык тагарга була.

Адәм баласына тормыш алып бару өчен «өстән кушучы» кирәк. Ул үзлегеннән чыгып, хәрәкәт итә алмый. Җәмгыятьтә режиссерлар ролен «элита» башкара. Алар яшәү рәвешенә тон бирә, башкаларга дөрес тормыш итү кагыйдәләрен өйрәтә. Бүген бездә чын элита юк. Теләсә нинди ысул белән тапкан акчасын бернинди максатсыз туздыручы адәм баласы берничек интеллигенция була алмый. Күпләрнең фикере буенча безнең бүгенге «йолдыз»ларыбыз чын элитаның курчаклары гына булып торалар. Элитаны һәр кеше үзенең эчке дөньясыннан, тормышка карашларыннан, күзаллавыннан чыгып бәяли. Ялган интеллигенциягә ияреп, үзебезнең гомеребезне сазлыкка батырмаска иде.

Гафил КӘРИМОВ.

Комментарии