Тузганак әсирлегендә 

Тузганак әсирлегендә 

Фикерләрнең тәңгәл килүе игелеклелек нәтиҗәсендә һәм дәлилләргә каршы хасил була.

Николай ВЕКШИН

Менә инде Сабан туйларына да санаулы көннәр калып бара. Һава шартлары да җайланды бугай, җәй җитте дисәң дә була. Безнең Татарстан – зур туристлык үзәге. Әлбәттә, килүче кунакларның күпчелеге канәгать булып китә безнең Казаныбызны, башка тарихи урыннарны күрүдән. Тик аларны бер нәрсә борчый – тузганаклар! Чынлап та, без үскәндә алар ул кадәр күп түгел иде. Әллә авыл хуҗалыгы чынлап торып эшләгәнгә, әллә аларны үстермәс өчен чара күргәнгә? Әлеге тузганак белән көрәшү бүгенге көндә бөтенләй каралмаган бугай. Чәчәк аткан вакытта матур да соң ул, кайнатмасы да шактый тәмле (файдалы диләр). Тик менә мамыгын туздыра башлагач, күңелле хәл түгел. Игътибар иткән булсагыз, тузганак бөтен җирне яулап алды бугай инде. Аннан соң икенче урында агулы балтырган (борщевик) гына тора. Кайсы яктан карасаң да күңелсез хәл, республикабызның хозурлыгы белән сокланырга килгән кунакларны мамык өермәсе белән каршы алабыз. Шәхсән үземә дә күңелле түгел шул кадәр мамык очып йөрүе. Миңа атна саен туристлар белән аралашырга туры килә. «Шәһәрегез матур, халкыгыз күркәм, кунакчыл, бөтенесе килешле, тик менә шул тузганаклар бөтен нәрсәнең ямен җибәрә!» – диләр. Ни өчен сүзне Сабан туеннан башладым – Сабан туе үтәсе җирләрне дә әлеге тузганак баскан бит! Ә бу бәйрәмгә елдан-ел күп кунаклар килә, хәтта чит илләрдән дә! Безнең җитәкчеләрнең борыннарына кермиме икән әлеге мамык?! Бәлки минем бу борчылуым «кысыр хәсрәттер»? Шулай да вак-төяктән бер бөтен җыела! Хәер, кеше дигән төшенчәнең үзкыйммәте бер тиен дә тормаган дәвердә нәрсәгә өметләнәм соң мин?! Минем бу язманы укыгач, кычкырып көлүчеләр күп булыр, әмма шулай да уйланырга урын бар! Кая барабыз соң без? Инде әлеге Сабан туе бәйрәме дә күптән протокол бәйрәменә әверелде. Авыл хуҗалыгы юк, Сабан туе әлегә бар... Рәхәтләнеп җирдә эшләп, иген игеп бәйрәм үткәрмәгәч, нинди бәйрәм булсын инде ул?!

Бәлки мин бу юлларны язарга да тиеш булмаганмындыр, чөнки бу, диварга ташлаган вак таш кебек кенә. Алай да мине аңлаучы бер-ике генә кеше табылса да, димәк, мин ялгыз түгел... Тузганак әсирлегендә булса да, барыгызга да күңелле бәйрәмнәр телим, бәлки берәрсендә күрешербез дә әле. 

Илсур МОРТАЗА,

Татарстанның атказанган артисты

Комментарии