Уяну

Уяну

Без – авылда туып-үсеп, аннары егет һәм кыз чакта шәһәргә чыгып таю бәхетенә ирешеп, инде күптән чит җирләрдә үз куышын, үз гаиләсен булдыра алган сала балалары. Туган-үскән туфракка бик аз вакытка гына кунакка кайтабыз. Билгеле инде, кунакка кайткач, авылдашлар сораша башлый. Ник шулай озак кайтмый тордың? Кайда йөрдең? Кая юкка чыктың син, малай? Без инде, үз чиратыбызда, тормыш мәшәкатьләрен дәлилләп:

– Эш бит эш, гаилә, акча… – дип аклана башлыйбыз.

Мин менә үзем дә Арча районының Сөрде авылында туып-үсеп, аннары утыз яшемә тикле туган авылымда яшәдем. Гаилә коргач, район үзәгенә килеп төпләндем, чөнки эш урыным шушында. Гаиләле булгач, кырык километрны гел йөреп булмый. Аннары бер-бер артлы ике балам туды, ипотека, фатир дип чабасы булды. Туган авылым якында гына булса да, мәкалә башында санап киткән сәбәпләр туган авылыма еш кайтып йөрергә ирек бирмәде. Җитмәсә каты чир урынга егып салды, кабаттан аякка басу озакка сузылды.

Әйе, акланырга теләгән өчен сәбәпләр җитәрлек. Шулай аклана-аклана, авыл бәйрәмнәренә дә кайтырга җай чыкмады. Менә быел андый чарага эләгү бәхетенә ирешә алдым. Арчада район күләмендә урам концертлары ел да үткәрелеп килә, үземнең туган авылымда да шундый концертларны ике урам үткәргән булган, чират мин туып-үскән халык телендәге «аргы як урамы»на чират җиткән икән. Әлеге чарага мине дә чакырдылар.

Кичен сигез яшьлек кызымны җитәкләп, авыл клубына килеп кердем. Бу вакытта тамашачылар залында бер генә буш урын да калмаган иде инде. Кая анда… басып торырга да урын юк. Концерт карарга дип, авылдашларым гына түгел, барлык тирә-як авыл халкы да килгән икән.

Шуны да әйтим әле, клуб үзе кечкенә дә түгел, Советлар Союзы вакытында Сөрде авылы дүрт авылга идарә үзәге булып торды, шуңа күрә сиксәненче еллар уртасына авыл клубын зур итеп төзеп калганнар иде. Зур сәхнәле, тамашачылар өчен шулай ук зур залы бар. Мондый авыл клублары бик сирәк хәзер.

Сценариен «Аю» ширкәтендә өлкән хисапчы булып эшләүче классташым Гүзәлия Фазылҗанова әзерләгән концерт, өзелми-нитми, тоташ өч сәгать ярым барды. Кемнең аргы як урамы данын яклап чыгыш ясыйсы килде, барысына да сүз бирелде. Урамдашлар, сәхнәгә чыгып, үз һөнәрләрен күрсәттеләр, шулай ук кечкенә генә тамаша миниатюраларын куйдылар. Әлеге кәмит миниатюраларның үзәгендә Сөрде авылының беркайчан да тик тора белмәс кешесе Илгизәр абый Шәңгәрәев булды. Инде алтмышны тутырып килгән Илгизәр абый каян барысына җитешә ала да кайдан шуның кадәр энергия ала икән диярсең. Чираттагы тамашасыннан соң тирләп-пешеп һава алырга дип чыкканда, мин:

– Илгизәр абый, каян шуның кадәр халык җыела хәзер, мондый хәл күптәннәнме инде? – дип сорап куйдым.

– И энем, бусы аның чүп кенә, менә син Сабан туена кайт быел, шунда барысын да күрерсең. Сабантуйдан соң әле кичке уеннар да булачак, – дип җавап бирде миңа Илгизәр абый,

Авыл халкы Сабантуй көнне кояш баегач үткәрә торган кичке уенның инде егерме елдан артык булганы юк.

– Ел саен Сабантуй бетүгә, өйләргә таралып, үз хуҗалыкларыбызда бикләнеп шашлык кыздырып утыру туйдырды, булды җитте, бәйрәм ямен җибәреп күпме яшәргә була. Безнең бердәм, бер халык булып, бергәләшеп бәйрәм итәсебез килә, – дип, башка авылдашлар да әйтеп куйды.

Быел, әле ун көнлек кенә сабыем белән кызымны һәм хатынымны әби белән бабайда калдырдым да, ун яшьлек улымны алып, туган авылыма Сабантуй бәйрәменә кайттым.

Бәйрәм гомере буе клуб мөдире булып эшләгән Гөлнара апа Вәлиева әзерләгән концерт номерлары белән башланып китте. Гөлнара апа мондый чаралар вакытында авыл һәвәскәрләренә читтә калырга ирек бирми. Арча ягы бит без, туган авылымда да талантлар җитәрлек, Аллага шөкер. Ярышларда да олысы-кечесе катнашты. Кайчак көч сынашырга килен янына каенана чыкты, кызы янына әнисе, улы янына әтисе. Яшьләр никадәр өлгер булмасын, киленнәр үзләреннән артта калган каенаналарын көтеп торып алга уздырдылар, кызлар – әниләрен, уллары – әтиләрен. Шулай ук таныш булмаган кешеләр дә, ярышта олы белән кече туры килсә, яшьләр «Олыларны хөрмәт итәргә кирәк» дигәнне онытмадылар. Бу, әлбәттә, зур сөенеч, димәк, без әле хәзер дә гасырлардан-гасырларга күчеп килгән ата-баба тәрбиясен югалтмый саклап киләбез һәм онытырга җыенмыйбыз да.

Мәйданның уртасында әлеге дә баягы Илгизәр абый булды, аның осталыгы белән бәйрәм бик күңелле үтте. Шулай ук мәйдан батырлары өчен дә бүләкләр авыл халкы, Ягъфәр Сафиуллин җитәкчелегендәге «Аю» ширкәте, шулай ук авыл җирлеге үзидарә җитәкчесе Наил Габделбакыевич тарафыннан мулдан әзерләнгән иде, мәйданга чыгып көч сынашканнарның берсе дә буш кул белән калмады. Шулай ук беренче тапкыр бүрәнә өстендә утырып капчык сугышында яшүсмерләр арасында дүртенче урынны алган улым да.

Ә инде кояш баегач, авыл халкы клуб каршындагы кичке уенга җыела башлады. Кичке уен бары кечкенә генә бер түгәрәк булып башланып киткән иде. Халык уенга җыела торды, уен түгәрәге, зурая-зурая, икегә әйләнде, аннары өч түгәрәк хасил булды, дүрт. Халык арткан саен, түгәрәкләр саны да арта барды. Кичке уенны Илгизәр абый белән, бәйрәм өчен махсус тавыш аппаратлары алып кайткан бертуган энем Газинур, уен-көлке, җыр белән, матур такмаклар әйтеп алып бардылар.

– Син Зиннур, авылда бераз торасыңмы әле? – дип сорау бирде миңа шунда Гөлнара апа.

– Иртәгә Арчада Сабан туе бит, сәхнәдә шигырьләремне укыячакмын, – дип җавап бирдем мин.

– Кайта алсаң ике көннән кайт, балалар Сабан туе үткәрәчәкбез. Узган елда да булган иде ул. Чын Сабантуй бәйрәменең иң кызыгы, иң күңеллесе балалар белән була.

Балалар Сабан туе Илгизәр абый инициативасы белән үткәрелә икән. Илгизәр абый, җитешмәгән җирең бер дә юк синең, шуңа күрә авылдашлар сиңа олы хөрмәт белән карый да инде.

Төнге авыл урамы буйлап атлап кайтканда, мин авылдашларның чын нигезендә озак йоклаганнан соң кабаттан уянуы турында уйланып кайттым.

– Булды, җитте үз ояңда гына бикләнеп яшәргә, без бит халык, без бердәм, дустанә яшәргә тиеш. Без – гасырларны башны югары тотып узган татар милләте, – диде бүген якташларым.

Йәгез кем анда, милләт бетте, милләт юк, син изелгән, тапталган халык, дип, минем авылдашларымны хурламакчы була. Бу мәгънәсез сүзләргә каршы Сибгать ага Хәкимов сүзләре белән җавап бирәм:

Бер горурлык хисе яна миндә,

Эчтән бәреп яна битләрдә.

Сөйләр идем аны дөньядагы

Барлык-барлык парламентларда.

Әйе, мин горурланам сезнең белән, авылдашларым, эшчән халык булганыгыз өчен, тормыш авырлыкларын башны югары тотып үтә алганыгыз өчен. Милләтегезгә тугры калып яшәгәнегез өчен, ачык күңел белән бәйрәм итә белгәнегез өчен.

Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ,

Арча районы, Сөрде авылы

Уяну, 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии