Сагындырасыз, мәктәп еллары!

Сагындырасыз, мәктәп еллары!

Якты язлар сезне хәтерләтеп,

Сагындырып кире кайталар.

Кайда икән сезнең кулларыгыз,

Өй эшләре язган такталар?!

Ягымлы, игелекле, шул ук вакытта таләпчән дә була белгән укытучыларым белән узган күңелле мәктәп елларын сагынып сөйләргә генә калды. Торган саен ныграк сагындыра кыңгыраулы мәктәп еллары. Дәрестәге шуклыклар, укытучы биргән сорауга җавап бирмәс өчен төрле сылтаулар табуыбызның яхшы гамәл булмавын үзем укытучы булып эшләгән елларда гына ахырга кадәр төшендем. Никадәр сабырлык кирәк бит.

1991нче елның 1нче сентябрендә безне мәктәп бусагасыннан елмаеп, аналарча кайгыртучанлык күрсәтеп, «Исәнме, улларым, кызларым!» – дип, беренче укытучым Кәүсәрия Вәлиәхмәт кызы каршы алды. Әлифбаны минутка укырга такта янына чыгуым истә. Укып китәм, «и хәрефен күрсәм, төртеләм дә калам. Шул чагында Сез минем яныма килеп, кабаттан аңлаткан идегез. Нишләтәсең, авыррак бирелде шул «и» хәрефе миңа.

Азат Ирек улын 3нче сыйныфта безгә сыйныф җитәкчесе итеп куйдылар. Хезмәт дәресләренең берсендә и елаган идем дә соң! Өслегенә кәгазь кисәкләрен суга чылатып ябыштырып, уенчык ясарга тиеш идек. Чыкмый гына бит Сез әйткәнчә. «Абый, булышыгыз инде», – дигәнемне ишетмисез генә! Әллә чират җитмәде – белмим, яныма килеп, бер миңа (!) ярдәм кулын сузмадыгыз. Әллә гарьлегемнән, әллә кимсенеп бик озак еладым шул чакта.

Югары сыйныфларда бигрәк шук идек без. Хәтерлисезме, Раушания апа, геометрик фигураларның «кабыргаларын» санарга куштыгыз. Чират партадашым Илфатка да җитте. Ул торды да, күлмәген күтәреп, үз кабыргаларын санарга тотынды. Безгә кушылып, үзегез дә рәхәтләнеп көлгән идегез.

Фәрит абый, ничек тырышып өйрәттегез безгә химияне. Юк, аңламый идем мин әлеге фәнне.

Әлфия апаның астрономия дәресләре ничек күңелле үтә иде! Бер дәрестә ул безгә Җидегән, Чүмеч йолдызлар турында сөйләде. «Кич белән урамга чыгып карасагыз, аларны һичшиксез күрерсез», – дигәч, көттем дә соң тизрәк кояш баюын! Ул чакларда безгә укытучы әйткән сүз закон иде. Кич белән урамга чыгарга бары тик 9-11нче сыйныфларга гына рөхсәт ителә. Анысы да шимбә көнне кичке унга кадәр генә. Астрономиядән йолдызларны өйрәнгән көннәрдә шимбәне көтеп тормый идек инде, кич җитүгә, җыелышып, авыл урамнарын әйләнергә чыгабыз. Кизүгә чыккан укытучыларыбызга җавап әзер: «Астрономиядән йолдызлар турындагы бүлекне үтәбез. Әлфия апа безгә йолдызларны күзәтергә кушты».

Рөстәм абый, Сезнең җәмгыять белемендә, дустым Раилә белән, безнең артта утыручы игезәк егетләр белән гәпләшеп алырга ярата идек. Шул вакытта игътибар белән укытучыны тыңларга кирәклеген аңламаганбыз.

Сыйныф җитәкчебез Диләрә апабыз турында күп язарга мөмкин булыр иде. Һәр вакыйганы белеп торучы, шатлык-кайгыңны уртаклашучы, дөрес киңәшләр бирүче дә иде ул. Чыгарылыш кичәсендә Сезнең: «Алдагы көндә арагызда укуын дәвам итә алмаучылар булса, уфтанмагыз. Бәхет ул укуга бәйләнмәгән. Дөрес юлдан гына тайпылмагыз. Һәрчак Кеше булып калыгыз!» – дип әйткән сүзләрегез һәрчак истә булды.

2002нче елда Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбен без 22 бала тәмамлаган идек. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, һәрберебез дә исән-сау, бу тормышта һәркем үз урынын тапты дип саныйм.

Минем язган язмаларымны төзәткәләп, киңәшләре белән иҗатка дәртләндереп торучы татар теле һәм әдәбияты укытучыларым Гөлүсә апа Кыямова белән Тәнзилә апа Закирова, егетләребезне балта, агач эшенә өйрәткән Марат абый Шәмсевәлиев, без – кызларны аш-су серләренә төшендергән, тегәргә-чигәргә өйрәткән Саймә апа Җәләлова, спортка мәхәббәт уяткан физкультура укытучыбыз Рәфыйк абый Шәрәфиевнең дәресләрен, ата-аналарча кайгыртучанлыкларын сагынып, зур хөрмәт һәм горурлык белән искә алам.

Хөрмәтле остазларым! Киләчәктә зур уңышлар, сабырлык юлдаш булсын сезгә. Һәр укучыгызның олы рәхмәтен һәм ихтирамын тоеп яшәргә насыйп булсын!

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия лауреаты,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Комментарии