«Безнең хәлебез укучыдан тора»

«Безнең хәлебез укучыдан тора»

Бер гасырлык «Сөембикә»… Шул гомер эчендә үзенең милли матурлыгын һәм тыйнаклыгын да саклаган, шул ук вакытта замана белән бер аяктан да атлый. 100 яшен октябрьдә үк тутырса да, туган көнен май аенда, II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы кысаларында гына билгеләп үтте басма. Юбилейны үткәрмиләр икән дигән сүзләрдән соң аеруча көтеп алынган бәйрәм булды ул. «Онытылган» туган көн турында имеш-мимешләр, бәйрәм мәшәкатьләре, журналның киләчәккә планнары – баш мөхәррир Ләйсән Рәфикъ кызы ЮНЫСОВА белән шул хакта әңгәмә кордык.

– «Сөембикә»нең юбилеен уздырмыйлар, аның өчен акча бирелмәгән икән, дигән сүз чыккан иде…

– Декабрь республика өчен фаҗигале булды. Шундый чакта бәйрәм үткәреп йөрү килешмәс иде. Шуңа күрә узган елның соңгы аенда узасы бәйрәм майга күчте. Күчерүнең тагын бер сәбәбе – II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы. Шул форум вакытында юбилей матуррак узар, дип уйладык. Анда бөтен кыйтгадан хатын-кызлар җыелды. Юбилей чарасын журнал редакциясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы оештырды, безнең чыгымнар исә иганәчеләр тарафыннан капланды.

– «Казан утлары», «Ватаным Татарстан»ның 95 еллык юбилейлары бик затлы узды. Дөрес, «Сөембикә»нең юбилее да алардан калышмады, Камал театрының зур залында үтте. Тик анда чикләнгән аудитория генә иде, аларның да күпчелеге форумга килгән ханым-туташлар. 100 еллык туган көн масштаб ягыннан кечерәк булды. Ни өчен сезне шулай аерып калдырдылар икән?

– Акча ягы кысан булса да, масштаб ягыннан юбилеебыз кечерәк булды димәс идем. Киресенчә, кичә югары дәрәҗәдә узды! Юбилей тантанасын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты, ул хатын-кызларыбызның татар телендә нәшер ителүче бердәнбер басмасы булган «Сөембикә» журналын бик югары бәяләде, беренче Президент Минтимер Шәймиевнең дә котлавын ирештерде. Татарстан Президенты каршындагы мәдәнияткә ярдәм итү фондыннан Илбашыбызның Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәровның котлау сүзләре белән бергә редакциягә 50 мең сумлык сертификат тапшырдылар. Дәүләт җитәкчелеге тарафыннан игътибар бөтенләй күрсәтелмәде дип әйтү дөрес булмас. Юбилей чараларын финанслауга килгәндә… Дәүләт ни өчен бу чыгымнарга бармагандыр, анысына мин җавап бирә алмыйм. Акча бармы-юкмы, «Сөембикә»нең 100 еллыгын үткәрми ярамый иде. Без, шуны аңлап, мөмкинлекләрен табып, бөтен дөньяга бәйрәм ясап, түгәрәк датаны хур булмаслык итеп билгеләп үтә алдык… Татар матбугаты гомер-гомергә милли җанлы меценатлар ярдәме белән яшәгән. Шунысы сөендерде: алар аз булсалар да, бетмәгән икән. «Сөембикә»нең ролен, тарихтагы вазифасын аңлаучы кешеләребез бүген дә бар, һәм безгә ярдәм кулын алар сузды да инде.

Безнең бәйрәмгә каян гына килмәделәр?! Финляндия, Кытай, Франция, Бельгия, Австралиядән, БДБ илләреннән, Русия төбәкләреннән… Кыскасы, юбилейга бөтен дөньядан асыл хатын-кызларыбыз, безне яратучылар җыелды. Алар өчен «Сөембикә» – бик дәрәҗәле басма.

– Ә үзебезнең республика халкы «Сөембикә»гә, сезнеңчә, нинди мөнәсәбәттә?

Бүген республикабызда йөз ел элек татар халкын мәгърифәтле итү максаты белән барлыкка килгән, гасыр дәвамында милләтебезне берләштереп торган журналның мәгънәсен, бәясен, кадерен аңлап бетермиләр кебек. Әлбәттә, укыган кеше укый. Журнал ошамый, дип зарланучы юк. Бөтен ягы да килгән, дигән фикерләр генә ишетәбез, Аллаһка шөкер. «Сөембикә» кулдан-кулга йөри, бер язылган кешедән ун кеше алып укый, күршедән, китапханәдән алып торалар – кире кайтканда таушалып беткән була, диләр. Бу сөендерә дә, көендерә дә. Бер яктан, безнең укучыларыбыз тиражыбыздан кимендә биш тапкыр күбрәк. Икенче яктан, һәр кеше үзе язылып укыса, ул безгә, йөз еллык тарихта да исән калган басмабызның киләчәк көне дә имин булачак, дигән өмет бирер иде. Чөнки безне яшәтү ул дәүләт яки редакция эше түгел, ул – халык эше. Халыкка кирәк булган очракта гына басма яши.

– Бүген күпчелек татар матбагаларының баш мөхәррирләре зар елый. Беренчедән, телибезме без моны, юкмы, татарча газета-журналларны укучылар сирәгәя. Икенчедән, быел язылу бәяләре дә бермә-бер артты…

– Безнең журнал аена бер тапкыр гына килә, шуңа күрә язылу бәясе күпкә түгел, 45 сумга гына артты. Татарстан буенча ярты елга язылу 366 сум тора – «Сөембикә» кебек затлы журнал өчен бу кыйммәт бәя түгел инде. Читтә яшәүче милләттәшләребез өчен кыйбатрак чыга менә – ара ерагайган саен, почта чыгымнары зуррак. Зар елап утырудан мәгънә юк, безне яратучылар безнең белән калыр, дип ышанасы килә. Тик кайбер районнарда почта тиешенчә эшләп бетермиме, халыкның үзенең кызыксынуы юкмы, журналны белмәгән-күрмәгән, кулына да тотып карамаган кешеләр күп. Эш журналның сыйфатында да, аның бәясендә дә түгел, бәлки, почта хезмәткәрләре күрсәтми, тәкъдим итми торгандыр. Коллективыбыз бәләкәй, һәр авылга барып, һәр өйгә кереп, журналыбызны күрсәтеп чыгарга мөмкинлегебез юк. Андый агентлар ялларга акча да юк. Почтальоннарга һәм халыкның кызыксынучанлыгына гына ышанырга туры килә.

– 2013нче елда журналның язылучылар географиясе бик киң булган, хәтта Калининградта, Сахалинда, Байкал аръягында да басманы яздырып укучылар теркәлгән. 100 яшен тутырган матбаганың укучылары тагын кайларда бар?

– Географиябез, дөрестән дә, бик киң. Хәзер безне БДБ илләрендә дә алдыра башладылар. СССР таркалгач, алар белән элемтәләр өзелеп торган. Әле хәзер дә яңадан язылып була икәнлеген белеп бетермиләр, шулай да җепләр ялгана башлады инде. Казахстан, Кыргызстан, Украинада язылучыларыбыз бар. Бу инде яңа буын. Аларның күбесе бүген татарча укый да белми. Ләкин шулар арасында да берән-сәрән укучыларыбыз барлыкка килүе, интернет алга киткән заманда да журналны укучы яшьләр булуы өмет уята.

– Быелгы тираж буенча фаразларыгыз нинди?

– Узган ел тиражыбыз 9500 иде. Бу безнең кебек социаль басма өчен әйбәт. Быел да шул тирә сакланырбыз, дигән өметтә калабыз. Без кыйблабызны югалтмыйча, заманчарак булып үзгәрә алдык, «Сөембикә» белән калган укучыларыбызның өметләрен акладык, киңкырлы аудиториябезнең мәнфәгатьләрен күздә тотып эшләргә өйрәндек.

Бай хатыннарны гына язасыз, дигән фикер дөрес түгел – геройларыбыз төрле катлаулардан, араларында уңышка ирешкән хәлле ханымнар очрый икән, сөенәсе генә – безнең татар хатын-кызлары бит алар да! Язмалар аларны мактауга гына корылмаган – башкаларга да уңыш серләрен өйрәтү, бүгенге көндә югалып калмау юлларын күрсәтү.

Бүген без редакция чыгымнарын соңгы чиккә чаклы кыстык, һәр тиенне санап тотабыз. Шулай эшләгәндә дә, дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чыгымнарның яртысын гына капларга җитә. Реклама татар басмаларына бик бармый, түләүле тышлыклар да коткара алмый. Төп керемебез – язылу һәм сатудан керә торган, ягъни үзебез эшләп тапкан акча. Безнең хәлебез укучыдан тора. Язылучыларыбыз артса, хәлебез дә яхшырыр, ерак араларга командировкаларга да ешрак йөри башлар идек.

– Парадокс килеп чыга: сезнең хәл укучылардан тора, шул ук вакытта абунәчеләр белән турыдан-туры очрашып аралашырга, журнал белән якыннанрак таныштырырга мөмкинлегегез юк…

– Шулай килеп чыга шул. «Азат хатын» һәр татар өендә булган кебек, «Сөембикә» дә һәр гаиләнең, һәр татар хатынының кадерле басмасы, сердәше, таянычы булып калырга тиеш…

– Хәзер, халыкка якынаю йөзеннән, күпчелек басмалар әкренләп «саргая» башлады. Кара акыл белән генә исәпләп карыйк әле: сезнең журналдагы язмаларның ничә проценты «сары»?

– Бездә, гомумән, «сарылык» юк! Чөнки безгә «саргаерга» ярамый. «Сөембикә» – ул милли басмаларның йөзек кашы. Тарих алдында да, милләт алдында да дәрәҗәбезне, бүгенге планканы төшерергә ярамый.

«Сөембикә» көнүзәк социаль темаларга кагыла. Без ниндидер гыйбрәтле хәлләрне, фаҗигаләрне бирсәк тә, кызган факт бирәбез, дип түгел, җәмгыятьне шундый хәлләрдән аралау, коточкыч очракларны булдырмау, киңәшләр бирү максатыннан язабыз. Дәрәҗәбез шундый. Шуңа күрә укучыны җәлеп итә, ләкин йөзебезгә туры килми торган нинди генә факт булса да, аны төшереп калдырырга мәҗбүрбез. Максатыбыз – матур үрнәкләрне күрсәтү, гыйбрәтле хәлләр аша кешене саклау, кисәтү. Күп тираж теләсәк тә, «сары» алымнарны куллана алмыйбыз. «Сөембикә»не киләчәк буынга дәрәҗәле килеш тапшырырга тиешбез.

– 100 еллык этапны үттегез. Хәзер журнал өчен ниндидер яңа чор башланачакмы, үзгәрешләр көтеләме?

– Без кыйблабызга тугры калачакбыз. Интернет юнәлеш кушылып китәр, дип ышанабыз. Электрон һәм кәгазь вариантлар кабатланмый, киресенчә, бер-берсен тулыландыра торган булыр, дип уйлыйбыз. Электрон вариантта язылу мөмкинлеге исә читтә яшәүче милләттәшләргә безне алдыруны җиңеләйтер дип уйлыйбыз. Үзгәрешләргә килгәндә, яңа сәхифәләр эш барышында өстәлә бара. Заман ул актуаль темаларны үзе бирә, хатын-кызларыбызның йөзе үзгәрә. Димәк, журналыбыз да алар белән бергә үзгәрәчәк, үсәчәк.

– Ләйсән ханым, сезнең өчен сөенечле вакыйгалар юбилей белән генә чикләнми бит әле. Быел «Бәллүр каләм»ле булдыгыз. Бу уңышыгыз белән чын күңелдән тәбриклибез! «Бәллүр каләм» алу өчен баш мөхәррир нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Котлавыгызга рәхмәт! Быел минем өчен тагын бер юбилей бит әле – килүемә биш ел булды. «Бәллүр каләм» шул уңайдан бүләк тә булды инде.

Мин хатын-кызлар коллективы белән җитәкчелек итәргә килдем. Бу – бик үзенчәлекле туплама. Журналдагы хатын-кызларның һәркайсы исемле, һәркайсы шәхес, йолдыз. Мәдинә Авзалова, Роза Камалетдинова, Асия Юнысова, Эльмира Закирова, Гөлнур Сафиуллина – республикабызның иң көчле каләмле журналистларыннан. Алар янында инде яңа исемнәр дә кабынды – Ландыш Әбүдәрова, Лилия Гәрәева, Сөмбел Гаффарова… Җаваплы сәркатибебез Лариса Маликова да, корректорыбыз Фирдәвес Исмәгыйлева да, гамәли хезмәткәребез Нәфисә Әскәрова да, «Авыл кызы», «Бергә – гомергә» кебек матур илкүләм проектларыбызны оештыручы Рәмзия Кашапова да – үз эшләренең осталары. Шуларны бер командага туплау, бер йодрык итеп эшләтә алу минем өчен зур эш булды. Бүген һәркем аерым йолдыз булып түгел, бөтенебез бергә «Сөембикә» йолдызлыгы булып балкыйбыз.

Коллективны тиешле шартларда яшәтү, бүгенге базар диңгезендә журналны төпкә җибәрмичә тоту, ил-көн күзенә чыгару – җиңел эш түгел. Басманың дәрәҗәсен төшермичә, тагын да кызыклырак итү, укучыны югалтмыйча, яңа биеклеккә күтәрелү – үзе үк зур уңыш. Болар бөтенесе җитәкче кешегә бәя. Бу абруйлы басмага җитәкчелек итәргә куелу минем өчен зур җаваплылык булды, ул җаваплылык хисен көн саен тоеп яшим.

Әлеге бүләккә үземне үзем тәкъдим итмәдем, артыннан йөрмәдем. Юбилей эшләре белән йөгереп йөреп, аңышмый да калдым, дисәң дә була. Хезмәттәшләремнең, каләмдәшләремнең хөрмәтен, мәхәббәтен яулаганмын икән, минем өчен шуннан да зуррак бәя була алмый. Безнең гаиләдә бу инде өченче «Бәллүр каләм»: әтиемдә дә, әниемдә дә бар. Алар икесе дә республикабызда танылган, исемле журналистлар. Мин, аларның йөзенә кызыллык китермичә, алар өйрәткәнчә, эшемне җиренә җиткереп башкарып, династияне лаеклы дәвам итәм, дигән сүз дә әле бу.

Сөмбел СӘЙФИ.

Комментарии