Бәхеткә юл

Бәхеткә юл

Без Казанда бик актив эшләп килүче «Картаямыни йөрәк» дигән клубка йөрибез. Клубыбызның җитәкчесе Зөләйха ханым Яруллина кешеләргә бик игътибарлы, эш өчен янып-көеп йөрүче лидер.

Сәнгать җитәкчебез Сания Закирова да бик тынгысыз кеше. Өлкәннәрнең гомер көзләрен күңелле, файдалы итеп уздыру өчен күп төрле чаралар оештыра алар. Әле менә 24нче март көнне Дәүләт музее залында Әлфия Закированың «Бәхеткә юл» дигән китабын клубташларга һәм килгән кунакларга тәкъдим итү булды. Бәхеткә юл!? Ул кайдан башлана, аңа ничек ирешергә? Әлфия ханым бәхеткә бик урау юллар аша килә. Ул аны үзенең шигырьләре, язмалары аша сөйли. Бәйрәмнең сценариен Сания ханым үзе язган һәм үзе үк алып та барды.

Бу китап Әлфиянең үзе, тормышы, яшәеше, аның эше турында. Ләкин ул «бу бит минем дә тормышым» дип кабул ителә, чөнки без бер төбәктә туып-үскәнбез, бер чорда яшибез. Бу китапта безнең тарих, «атасыз буын»нарның язмышы. Нык буын, сынмаган-сыгылмаган, хезмәт сөюче буын.

Шул буынның бер вәкиле буларак, Әлфиянең балачагы да, яшьлеге дә авыр тормышта уза. Бер әнигә – 5 бала, барысына да бик тырышырга кирәк була. Тырыша Әлфия! Эшли-укый, укый-эшли, үз авылында беренче булып югары белем ала. Лаеклы ялга чыкканчы укытучы булып эшли. Үзе язганча, «җырчы-укытучы». Әлфия ханым бик матур җырлый да.

Яшьлек уза. Үз тормышын корып, иргә иркәләнеп кенә дә яши алмый Әлфия. Аңа аналар өчен иң ачы хәсрәт – баласын югалтуны да татырга туры килә. Күп тә үтми ире дә бакыйлыкка күчә. Менә шушы кайгы-хәсрәтләр аның күңелендә шигырь булып туалар да инде. Әлфия ханым бу вакытта авылда яши әле. Зур йорт, зур каралты зур хезмәт тә сорый, ә ул берүзе. Әйе, кызы – Гүзәле бар аның. Ул кияүдә, Казанда яши. Күп уйлана Әлфия һәм катгый карарга килә: Казанга күченергә! Тәвәккәллек, үҗәтлек, тырышлык аның юлдашларына әверелә. Авылдагы йорт-җирен сата, Казанда балаларына якын гына җирдә фатир сатып ала. Менә инде 15 ел шәһәрдә яши ул. Баштагы елларда нужа аны озатып йөрсә дә, хәзер дустыбыз бик рәхәтләнеп, тормышына куанып, тәм-ямь табып яши.

Казанда аның өчен яңа, иҗади тормыш башлана. «Картаямыни йөрәк» клубына йөри башлый ул. Әйткәнемчә, бу клубта талантлар ачыла. Авылда хезмәт итеп алган «Хезмәт ветераны» медале, «Өлкән методист укытучы», «Профтехбелем бирү отличнигы» исемнәренә «Балкыш» фестивале дипломы, «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруының «Мактау кәгазе», «Башваткыч»та алган беренче урын өстәлә.

Гомер уза икән. Шушы ук залда (Дәүләт милли музее) Әлфия Бәдегытдин кызының 70 яшьлек юбилеен зурлап уздырган идек. Ул вакытта Әлфия ханым: «Казанга килеп, бу кадәр дусларым булыр, мондый хөрмәткә лаек булырмын, дип башыма да килмәгән иде», – дип, җитәкчеләребезгә, дусларына рәхмәт укыды. Аны юбилее белән «Безнең гәҗит» тә котлаган иде.

Ниһаять, Әлфиянең иң зур хыялы да тормышка ашты: китабы басылып чыкты. Китап «Мәхмүтләр» нәшриятында 2018нче елның соңгы айларында гына дөнья күрде. Бу китапта Әлфия Бәдегытдиновнаның 50 ел туплаган шигырьләре, мәкалә-язмалары – зур хезмәтнең нәтиҗәсе.

Бәхеткә юл… Бик тә зур төшенчә. Әлбәттә, ул илгә-көнгә, сәясәткә, вәзгыятькә, дингә, туган телгә бәйле. Бу темаларга китапта шактый урын бирелгән. Ничек кенә булмасын, эшләгән эшләре, кылган гамәлләре, туганнары, дуслары, балалары белән бергә бәхеткә дөрес юлны сайлаган Әлфия һәм беркайчан да шуннан тайпылмаган.

Изображение удалено.«Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтле мин. Бар гомергә тиеш бәхетләр картлыгыма калган икән, диеп куанып яшим… Ә дуслардан гомер буе уңдым», – дип яза ул. Шулай шул, дуслар янәшәсендә яшәү күңеллерәк, җиңелрәк. Тугрылыклы дуслар ярдәме белән бу иҗади бәйрәм гомергә истә калырлык вакыйга булды. «Шушы клуб мине күтәрде, олылады, хөрмәтләде. Шушы клубта мин гомер буе җыелган хыялларымны тормышка ашырам», – дип, клубташларына, Зөләйха һәм Сания ханымнарга рәхмәтләрен җиткерде Әлфия Закирова.

Клара ӘҮХӘДИЕВА,

Казан шәһәре

Сабыр ит!

Сабырлык сорадым Ходаемнан,

Сабыр иттем ниләр күрсәм дә.

Авырлыклар өелеп килә торды,

Җиңеллекләр көтеп йөрсәм дә.

Балачагым булмады да кебек,

Сугыш арты ятимнәре без.

Үз-үземне белә башлаганнан

Тормыш йөген тарттык бертигез.

Укып, кеше булып яшәр өчен,

Күпме көчләр сарыф ителде.

Ачлы-туклы укып-эшләп йөреп,

Яшь гомерләр сизми үтелде.

Барын-юктан башлап, тормыш корып

Черәштек без гомер итәргә.

Ниләр генә үтсә дә бу баштан,

Намус чиста «анда» китәргә.

Тирән буразналар салып үтте,

Сары сагыш минем йөземә.

Бөтен авыл сабырлыгы сыйды,

Диңгез төсле зәңгәр күземә.

Күп кайгылар кичердем мин,

Сабыр төбе диеп «саф алтын».

Ходай үзе белеп бирде миңа,

Саф алтыннарның хакын.

Сабыр иткән өчен менә хәзер

Бирәсеңдер Ходам рәхәтне.

Шөкерана кылам көн дә сиңа,

Биргәнеңә чиксез рәхмәтле.

Теләгәнем ашый-эчә алам,

Кия алам мин ни теләсәм.

Көч барында әле эшли алам,

Ял да итәм тазалык бирсәң.

Ихтыяҗым минем зурдан түгел,

Шөкер итәм өс-баш бөтенгә.

Тамагым тук, өем җылы бүген –

Ни кирәк соң миндәй әбигә?

Картлыгыма минем калган икән

Бар гомергә тиеш бәхетләр.

Балаларым игелеген күрәм,

Шул түгелме олы тәхетләр?

Рәхмәтеңнән ташламачы, Ходам!

Илгә-җиргә иминлекләр бир.

Бәхет-тәүфыйкъ сорыйм халкым өчен,

Имансызга иман Син иңдер.

«Сабырлык бир!» – диеп сорамагыз,

Кайгы бирер сабыр итәргә.

«Иман иңдер» – диеп теләү кирәк,

Иман кирәк гомер көтәргә.

Әлфия ЗАКИРОВА,

Казан шәһәре

Комментарии