Чикмән белән каплап куярга!

Кайда ничектер, безнең Шәледә һәр гаиләнең нәсел кушаматы бар. Кушамат бер сәбәпсез генә бирелми, аның үзенә күрә сәбәпләре күп була.

Кышы да, язы да бик озак килү сәбәпле, мал-туарына кышлык печәне бик аз гына калган Мостафа абзыйның уфтанып, ут йотып йөргән чагы. Берничә кешедән әҗәткә печән бирүләрен сорап караса да, берәү дә ярдәм кулы сузмый. Чөнки үзләрендә дә шул ук хәл.

Янган йөрәген басар өчен Мостафа абзый күршесе Миңлевәли абый янына керә. Икесе дә Бөек Ватан сугышы ветераны.

– Без синең белән фронтта барлы-юклы терлекләребезне ачтан үтерер өчен сугыштыкмыни соң? – ди Миңлевәли абзый. – Кәвәл болынында колхозның яңа гына башланган богылы бар. Җәнекәй Габдулхай абыйдан җигә торган атын сорап торып, шуннан бер йөк печән төяп кайт.

– Тотсалар? – дип куркуга кала Мостафа абый. – Сугышка кадәр елны кул арбасы белән генә печән алып кайткан өчен дә дүрт авылдашны бишәр елга утыртканнарын оныттыңмыни?

– Син бит сугышта разведкада йөргән, Германиягә кадәр барып җиткән кеше! – дип куәтли аны күршесе. – Курыкма! Тәвәккәллек 90 процент очракта уңышка китерә. Әле тагын печәнен йолкып чыгара торган җайланмасын да сорап тор! Аның белән эш итүе бик җайлы, тиешенчә куллансаң, богылдан печән алганы да беленми. Иптәшкә үзем дә барырмын.

Язгы томанлы караңгы төннең берсендә Җәнекәй Габдулхаеның җиңүле аты Кәвәл болынына юнәлә. Бер ат йөге печәнне арбага төяп бетергәндә генә болытлар арасыннан түм-түгәрәк ай килеп чыгып, бөтен дөньяны балкыта.

– Паникага бирелмик, – дип тынычландыра күршесен Миңлевәли абый. – Менә күрерсең, беркем дә күрмәс.

– Шулаен шулай да, тик кулымнан килсә, печәнне бушатып бетергәнче бу айны менә шушы чикмәнем белән каплап кына торыр идем, – ди Мостафа абзый.

Төнлә колхоздан алып кайткан шушы бер йөк печән Мостафа абзыйның терлекләренә бер айга җитә. Ул-бу булмый. Ә менә аның «айны чикмәнең белән томалап куйсаң иде», дигән сүзе күршесе Миңлебай абзыйның «тырышлыгы белән» авылда мәзәккә әверелә. Мостафа абзыйга Чикмән кушаматы берегеп кала.

Алар икесе дә күптән мәрхүм инде, тик менә Чикмән кушаматы Мостафа абзыйның улларында, оныкларында һаман да яши әле. Алар бу кушаматка һич тә кимсенмиләр.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авылы

Комментарии