Мәүлидәме, «Хәмдүш»ме?

Мөнәсәбәтләр китап кебек: аны язар өчен еллар кирәк, ә яндырырга мизгел дә җитә.

 Максим ГОРЬКИЙ 

Әле кичә генә дә түгел, менә бүген иртән булган кебек, безнең Мәүлидә белән авыл советында язылышып, туебызның беренче көнен үткәргәнгә нәкъ бүген, 6нчы мартта, 30 ел. Без өйләнешкәч бераз авыл клубында эшләп алдык та, бәхет эзләп диимме, озын берлек артыннанмы, гомумән, Себергә чыгып киттек. Шунда улыбыз Роберт туды. Без анда озак тормадык, бер ел тирәсе генә. Улыбызның Себердә туасы булганга барылгандыр инде, дип юрадык соңыннан. Анда «болок» дигән вакытлы торакта яшәдек. Менә шул вакытта телевизордан Беренче канал Камал театрының Туфан Миңнуллиның пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен күрсәтте. Андый ерак, чит җирдә күз яшьләре китерерлек дәрәҗәдә якын була икән телевизордан туган телеңдә нәрсәдер ишетү һәм күрү. Ә монда нәрсәдер генә түгел, атаклы спектакльне тулысынча күрсәтәләр... Инде элек күргән булсак та, спектакльне бирелеп, ләззәтләнеп карадык. Актерларның уйнавы турында әйтеп тә торасы юк. Ә менә Рәшидә Җиһаншина тудырган Хәмдебану образы миңа аеруча көчле тәэсир итте. Аның ул образны бирүе генә түгел, Шәүкәт аганың (Әлмәндәр картның) Хәмдебануга булган җылы мөнәсәбәте искиткеч ышандырырлык итеп бирелде. Шул көннән башлап үзем дә сизмәстән, Мәүлидәгә Хәмдебану дип эндәшә башладым. Тик теләсә кайсы вакытта түгел, ихлас күңелдән йомшак итеп эндәшәсе килгәндә генә. Көннәр, еллар үтә бирделәр, Хәмдебану акрын гына «Хәмдүш»кә әверелде, тагын берничә ел үткәч бөтенләй «Дүш»кә калды. Мәүлидә үзе дә бу яңа исемнәренә бик тиз ияләшә барды. Бүген аңа үз исеме белән эндәшкәнемне яратып бетерми, чөнки үз исеме белән эндәшәм икән, димәк, мин нәрсәдәндер канәгать түгел... Әлбәттә, «Дүш», ешрак яңгырый, кайбер якын дуслар да миңа ияреп аңа шулай эндәшәләр. Ә Зәйнәп Фәрхетдинова үзенчә итеп, «Мәлдүш», дип эндәшә, Мәүлидә моңа үпкәләми.

Чынлап та гаиләләрдә бер-берсенә үз исемнәре белән түгел, ниндидер күңелләренә хуш килгән башка исемнәр, чәчәкләр, җиләк-җимешләр исемен әйтеп эндәшү киң таралган. Миңа калса бу бик әйбәт нәрсә, кеше ниндидер матур кушамат белән эндәшә икән үзенең җәмәгатенә, димәк, аның аңа карата булган хисләре ихлас, димәк алар арасында мәхәббәт бар!

«Хәмдүшемә» 

Тормыш дигән озын юлның

Инде үттек яртысын.

Офыктагы йолдызларның

Син бит, җаным, яктысы.

Синнән якын, синнән татлы,

Ышан, бары – улыбыз.

Шушы юлдан барган чакта

Кулда булсын кулыбыз.

Алтын, көмеш, асыл ташлар,

Кирәк түгел, кызыкмыйм.

Синдә минем барлык байлык,

Яшәү мәгънәм – кабатлыйм,

Инде бергә шактый күрдек,

Дошман байтак тырышты.

Бернигә дә карамыйча,

Бергә гиздек тормышны.

Хаталарның һәммәсен дә

Берәм-берәм юк иттем.

Ходай мине дөрес аңлап,

Киләчәкне мул итсен.

Синең йөрәк дөрләп яна

Чынлап тоям яктысын.

Ике йөрәк бергә тибеп,

Мәңге-мәңге балкысын!

Менә шундый шигырь язган идем заманында. Бу тормышта бар нәрсә дә мәхәббәттән башлансын, мәхәббәттә булсын һәм мәхәббәт белән дәвам итсен!

Татарстанның атказанган артисты Илсур МОРТАЗА,

Казан шәһәре

Комментарии