Булганнан бар да була

Булганнан бар да була

Талант кайчан һәм ничек ачылып китә? Бәлки, ул аңа тумыштан бирелгәндер? Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән бәлки аның геннарына ук салынгандыр. Һәр яктан да сәләтле кешеләр бик күп булмый. Сүзем «Безнең гәҗит» укучыларына Рузалия Ибраһим тәхәллүсе белән яхшы таныш булган Рузалия Насыйбулла турында. Ул – газетаның актив хәбәрчесе, ун елдан артык аның тирән эчтәлекле хикәяләре, шигырьләре басылып килә.

Рузалия – Тукай якташы. Арча районы Иске Йорт авылында туып үсә. 1949нчы елның 1нче октябрендә туган, тәпи йөреп киткәннән үк бик чая, үткен бу кызның танылган укытучы һәм язучы булып китүен берәү дә тәгаенли алмагандыр. Ул үзенчәлекле гаиләдә тәрбияләнә. Әнисе Нәзирә Сөләйманова – башлангыч класслар укытучысы һәм мәктәп мөдире, әтисе Ибраһим Сөләйманов – колхозчы. Бу гаиләдә алты бала. Рузалия – биш малайга бер кыз. Әти-әниләре хезмәт сөючән, тырыш, җыр-биюгә, музыкага һәвәс кешеләр. Ибраһим абый да, уллары да гармунда оста уйныйлар. Алардан калышырга теләмәгән кыз гармунда да, баянда да оста уйнарга өйрәнә. Кечкенәдән сәхнәдән төшми: матур итеп җырлый, төрле милләт халыклары биюләрен башкара, нәфис сүз остасы. Районда узган конкурсларда, фестивальләрдә катнаша. Өчиле сигезьеллык мәктәбендә укыганда «Яшь ленинчы» газетасына, «Ялкын» журналына мәкаләләр яза. Субаш Аты мәктәбен медаль белән тәмамлый. Читтән торып Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Яңа Кишет сигезьеллык һәм Ташкичү урта мәктәпләрендә эшли. Ташкичү мәктәбендә 12 ел җитәкче вазыйфасын башкара. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы. 2004нче елдан лаеклы ялда. 2008-2012нче елларда Яңа Кенәрдәге «Өмет» социаль тернәкләндерү үзәгендә хезмәт терапиясе белгече, сәнгать җитәкчесе булып эшли. Оештыру сәләте дә бик көчле, кул эшләренә дә оста.

Лаеклы ялда булса да, авыл, район тормышында активлык күрсәтүче шәхес. 2004нче елдан Ташкичү җирле үзидарәсендә ветераннар советы рәисе, 2008нче елдан Ташкичү мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Өммегөлсем» фольклор ансамбле җитәкчесе. Күп тапкырлар ветераннарның «Балкыш» фестивале лауреаты. «Арча муниципаль район каршындагы казанышлары өчен», «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» медальләре һәм «Татарстан республикасы ветераннар хәрәкәтендәге актив хезмәтләре өчен» Почет билгесе белән бүләкләнде. Соңгы елларда әдәбият өлкәсендә дә үзен танытты. 2017нче елда «Гомер тәгәрмәчләре» исемле китабы дөнья күрде. Китапны бик яратып, кызыксынып укыдылар. Бу китапта ул үзенең тормышын, үзе яшәгән авылларның тарихын, хезмәт юлын яктырткан. «Минем иҗатым» дигән бүлектә аның вакытлы матбугатта басылып чыккан мәкаләләре, хикәя-шигырьләре урын алган.

2018нче елда Рузалия Ибраһимның Социалистик Хезмәт Герое, Яңа Кенәр урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан ветеран укытучы Стелла Габдрахманова турында «Акланган өметләр» дип аталган китабы чыкты. Республикада бердәнбер герой укытучының авыр бала чагын, тормыш юлын тасвирлап, укытучының педагогик эшчәнлеген яктырткан ул анда. Стелла Зәки кызы – легендар шәхес. Районыбыз, республикабыз горурлыгы. Китапка кереш сүзне Арча районы башлыгы Илшат Нуриев язган. Китап Стелла Зәки кызының 85 яшенә чыгарылды.

2020нче елда актив авторның тагын бер китабы – «Гомерләр заяга узмаган» дип исемләнгәне дөнья күрде. Аның герое – бөтен гомерен мәдәнияткә багышлаган Иске Ашыт авылы кызы Әминова Раузалина Фатих кызы – сугыш чоры баласы.

2021нче елда Рузалия Насыйбуллинаның мәдәният хезмәткәрләре, педагоглар өчен «Мирас булып калсын» дигән китабы басылды. Татар халкының мәдәниятен үстерү, борынгы йолаларны саклап калу, гореф-гадәтләрне яңарту максатыннан бу китапка фольклор коллективлар өчен борынгы бәйрәмнәрнең эшкәртмәләре тупланган.

Рузалия ханым үзен драматург буларак та сынап карады. 2019нчы елда аның «Әнием кайтачак» мелодрамасы авыл сәхнәсендә куелды.

2021нче елда басылып чыккан «Күңелем хәзинәсе» дип аталган китабында авторның соңгы елларда иҗат ителгән хикәяләре, шигырьләре һәм Татарстан матбугатында дөнья күргән мәкаләләре тупланган.

2022нче елда «Дини бәйрәмнәр һәм кичәләр» дип аталган тагын бер китабы басылды. Бу китап ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан әзерләнгән. Ул дин өлкәсендә хезмәт куючыларга, мәдәният хезмәткәрләренә, мөгаллимнәргә ислам динен үстерүдә зур ярдәм итәр дип уйлыйм.

Һәвәскәр язучы һәрвакыт эзләнүдә, уйлануда. Бер повесть яза башлаган, «Үксез йорт» дип аталган мелодрама яза. «Безнең гәҗит»тә мәкаләләрең күренми башлады», – дигәч, «Эшем күп», – дип җавап бирде.

Рузалия Ибраһимның әдәби эшчәнлеге хакында, һич тә икеләнмичә, уңышлы иҗат, дияргә нигез бар. Төп коралы – халыкчан теле. Аның китаплары бер сулышта укыла. Тормышны сизгер тоемлап, аны үз йөрәге аша уздырып, үзенчәлекле образлар тудыра ала.

Рузалия ире Камил белән өч бала тәрбияләп үстерде. Кызы Раилә дә әнисе юлыннан китте – Яңа Кенәр урта мәктәбендә укытучы. Уллары Раил – төзелеш инженеры, Арча шәһәрендә яши. Кече уллары Рөстәм – авыл хуҗалыгы белгече, Казанда гомер итә. Ә Рузалия белән Камил икесе генә Мәмсә авылында гомер кичерә. Оныкларының яраткан әби-бабайсы алар.

Рузалия Ибраһим кызына иҗатында зур уңышлар һәм саулык-сәламәтлек телим. Китап яратучыларны үзенең саллы, гади, халыкчан әсәрләре белән куандырып торсын.

Арча районы, Яңа Кенәр авылы ветераннар советы рәисе

Габделбәр САБИРОВ

Комментарии