«Татар яшьләренең оялмыйча татар телендә сөйләшүләрен күрәсем килә»

«Татар яшьләренең оялмыйча татар телендә сөйләшүләрен күрәсем килә»

Күпләр өчен 2020нче ел уңышсыз узса да, Мәскәү татарлары Штабы өчен бу ел шатлыклы вакыйгаларга бай булды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгына күңелле чаралар да үткәрде, татар алфавитын, күренекле шәхесләрнең туган көннәрен үз эченә алган файдалы өстәл календарен дә чыгарды… Бу елда алардан нәрсә көтәргә? Мәскәү татарлары Штабының тарихы, киләчәге һәм бүгенгесе турында Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев белән сөйләштек.

– Рөстәм әфәнде, Мәскәүдәге «Татар штабы»ның инде 20 елдан артык тарихы бар. Ишетеп белсә дә, аның нәрсә икәнен тәгаен аңламый халык. Төп максатыгыз нидә?

– Балачагым Минзәлә районында үтте. 1997нче елны Мәскәү шәһәренә күчендем, аңа кадәр Фикрәт Табиев белән таныш идем. Ул, белгәнегезчә, күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе иде. Аның төп максаты – Казан һәм Мәскәү татарларын бергә җыеп, таныштыру, дуслаштыру булды. Шуны чынга ашыру өчен «ДЛ-16» исемле клуб оештырды («Клуб деловых людей», – Авт.). Ләкин бу клубта милли сорау күтәрелмәде, ә минем өчен татар телен пропагандалау, аны үстерү, тарату мөһим булды һәм без «ДЛ-16» клубы алдында «Татар штабы» оештырдык. Штабның ике максаты бар. Иң мөһим максат – Мәскәүдә татар телен популярлаштыру, татар милләтен саклау. Икенчесе – Фикрәт Әхмәтҗановичтан калган максат. Ул: «Татарстан кадрлары башкалардан аерылып тора. Алар тырыш, максатчан», – дип әйтә иде. Шуңа күрә Казан кадрларын берләштереп үстерергә тырышты. Аның эшен без хәзер дә дәвам итәбез.

– Татар телен популярлаштырабыз, дисез. Моның өчен нинди чаралар үткәрелә соң?

– «Татар штабы» – күңел ачуга корылган проект түгел, башкалардан аерылып тора. Без төрле кызыклы очрашулар оештырабыз, яшьләрне «Аулак өй»гә дәшәбез. Яшьләр йөри. Менә аларның күңелендә татар милләтенә карата мәхәббәт уятырга, үз гореф-гадәтләрен онытмаска этәрергә тырышабыз. Кеше – тәрбия продукты. Тәрбия ана сөте белән сабый дөньяга тугач ук керә. Ә без шул тәрбияне тирәнәйтергә телибез. Яшьләр җаваплылык турында онытмасын иде. Алар бит туачак балалары алдында җавап тотарга тиеш булачак. Очрашуларда без кич буе татар, татар дип сөйләшәбез. Татар теленнән башка дә яшәп була, дигән тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килә. Әмма безнең татар телен үстерүнең башка чарасы юк. Минем татар яшьләренең оялмыйча, бер-берсе белән татар телендә сөйләшүләрен күрәсем килә. Менә алар урамда кычкырып татарча сөйләшсен, аларга карап: «Болар татарлар бит», – дип әйтсеннәр.

– Мәскәү урамында татарча кычкырып сөйләшү куркыныч булмасмы? Узган ел Омск шәһәрендә татарча сөйләшкән өчен бер ханымның башына суктылар бит.

Юк, мондый хәл була алмый. Мәскәүдә андыйлар юк. Безнең башка суксалар да, без татарча сөйләшәчәкбез. Тагын сугалар икән – тагын татарча сөйләшәбез! Без татарча сөйләшергә, татар җырларын башкарырга тиеш.

– Ә нигә штаб дип аталдыгыз? Штаб качып-посып яту урыны түгелме?

Штабкөрәш дигән сүз. Без тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклау өчен көрәшәбез. Бу бит – тарих. Шулай ук без татар милләтенең бердәмлеген саклау өчен көрәшергә тиеш. Казан татарлары да, мишәрләр дә, керәшеннәр дә – без барыбыз да бердәм татар милләте. Без бүген бердәм булырга тиеш, чөнки безне бай тарихыбыз һәм киләчәгебез берләштерә. Максатларыбыз да, бурычларыбыз да бер.

– Штабка теләге булган һәркем килә аламы, әллә татарлар гынамы?

– Әлбәттә, татар яшьләренә шатланабыз. Шулай ук без Кырым татарлары белән дә дус. Моннан тыш, без оештырган очрашуларга башка төрки халыклар да килә. Мәсәлән, нугайлар, кумыклар, карачайлылар, әзәрбайҗаннар, уйгырлар һәм башкалар. Без башка милләт вәкилләренә дә шат. Ләкин алар кичә барышында яңгыраган татар җырларын тыңларга, татарның гореф-гадәтләре турында сөйләшергә тиеш булачак. Тел һәм милләт турында сөйләшүдән тыш, тематик лекцияләр дә оештырыла. Әйтик, татар милли ризыкларын табынга куябыз. Шул рәвешле яшьләрне табын әзерләргә, кунакчыл булырга өйрәтәбез. Яшьләр арасында лекция тыңлап, өчпочмак пешерергә өйрәнүчеләр дә бар.

– 2018нче елгы бер интервьюгызда сез: «Штабның бер хыялы бар: Мәскәү янында бер коттедж бистәсе салу. Татар мәктәбе, татар балалар бакчасы, татар фитнес залы һ.б. белән…» дигәнсез. 3 ел үтте, хыялыгызга таба берәр адым ясалдымы?

– Ул хыялда гына калыр… Без бу турыда гел искә төшереп, үзара сөйләшәбез. Ни кызганыч, булып чыкмады. Безгә татарларның бердәм булып яшәүләре кирәк. Менә татар яшьләре тулай торакларда бергә торсын. Фатир алган очракта да, туганнары белән бер йорттан сатып алсын. Мәскәүдә бу мөһим нәрсә. Без халык санын алуда татарларның чын санын булдырырга телибез. Күпләр Штабны милләтчелектә гаепли. Юк, без милләтчелеккә чакырмыйбыз, барлык милләтләр дә дус яшәсен, бердәм булсын. Әмма татарлар кыяфәте, сөйләме, киенү, үз-үзен тоту рәвеше белән дә аерылып тора. Шул сыйфатларын югалтмасыннар һәм югары үрләргә ирешсеннәр иде. Безгә, татарларга, тормышыбызның барлык өлкәләрендә лаеклы кешеләр булу, актив шәхесләр, кунакчыл хуҗалар, мәдәни кешеләр, югары класслы профессионаллар һәм белгечләр булу мөһим. Үз-үзеңне үстерү һәм камилләштерү һәрберебезнең тормыш кагыйдәсе булырга тиеш, татарлар мөмкин кадәр күбрәк югары үрләргә ирешсен, җәмгыятьтә югары вазыйфаларны биләсен, аннары татар милләтенә ярдәм итүчегә әверелсен. Бер генә кеше бөтен милләтне коткара алмый, шуны онытмасак иде.

– Алдагы көндә сездән нинди проектлар көтәргә?

– Планнар зурдан. Иң көтелгәне – китап чыгару. Без күптән көтелгән китап бастырабыз. «Милли йортыбызны саклыйк» дип аталган әлеге китап – хәзерге заман татарларының татар халкы турында уйланулары. Без төрле һөнәр ияләре һәм төрле яшьтәге кешеләр арасыннан 60тан артык шәхесне сайлап алдык. Аларның бернинди уртаклыгы юк, әмма аларның барысын да татар халкының байлыгын, телен, тарихын саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә дигән теләк берләштерә. Алар – тел, мәдәният һәм сәнгатьне саклау белән бәйле барлык мөһим проблемаларны һәм татар тарихын яхшы белүчеләр. Алар – галимнәр, язучылар, тарихчылар, дипломатлар, актерлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре. Аларның һәркайсы китап өчен туган халкына мөрәҗәгать язды, барган эшләре турында үз фикерләрен белдерде, үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Китапны башта 5000 данә чыгарырбыз дигән идек, хәзер исә аның саны 10000гә җитте. Русия төбәкләрендә дә зур кызыксыну уятты. Быел безнең бурыч – халык санын алу вакытында бер генә татарны да югалтмау һәм Русия Федерациясе халыклары арасында сан буенча икенче урынны саклап калу.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии