- 12.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Аулак өй
Киләм әле, әни яннарыңа,
Күзләреңә багам кадерлем.
Әни булгач кына беләбез бит,
Газиз әнкәйләрнең кадерен…
Әйе, үзебез әни булгач кына, яшьлек үтте диеп искә төшерер вакытлар җиткәч кенә, әнкәйләрне, туган нигезне уйлыйбыз шул. Ә аңа кадәр тормыш аты безне куалый да куалый, бәлки язучылар, шагыйрьләр уйлап чыгарган «тормыш аты» түгелдер ул, үзебездер, үзебезнең күңелебездер?
Сабый чакта әни назын, әни җылысын тоябыз. Аларга булган яратуыбызны, әйтәсе рәхмәтебезне ясаган рәсемнәребез, язган иншаларыбыз белән белгертәбез. Мәктәп бусагасыннан атлап, туган нигезне калдырып чыгып киткәч, «кирәк!» дигән мәшәкатьләр белән әнкәйләрнең назлы күз карашларын, балкыган йөзен истән чыгарабыз. Вакытлар үтеп, әнкәйләр искә барыбер төшә, инде кайтып кергәч, назлы карашлар шул ук калса да, алар сүлпәнәйгән, йөзләрдәге нурларны җыерчыклар алмаштырган була. Әмма шулай да, бу чалымда сиңа бик газиз кеше барлыгың тоясың, ләкин уйлар башкача, җырдагыча:
Кайтабыз да китәбез,
Безне дә аңла инде, – янәсе…
Алар аңлый, алар сабыр итә. Күпне күргәнгәме, бик түзем бит ул әниләр! Ә без кайтып китүләрне һаман да сирәгәйтәбез шул. Төрле мәшәкатьләрне сылтау итеп, имеш, иртәгә яки аннары, соңыннан диеп, бер файдасызга үткәргән вакытларны зур эшкә санап, бер кайтып та китмибез бит.
Вакыт сулардай ага да ага, җыерчыклар янына берәм-берәм чәчләр агара, тешләре коела. Күпмедер вакыттан соң, юлың төшеп бер кайтсаң, ул газиз кешең танымаслык булып үзгәргән дә бит, ә чалымнар, күз карашлар, тавышлар – шул ук, синең иң кадерле, газиз – иншаларда язган, рәсемнәрдә төшергән кешең бит. Шул үзе – Әнкәй!
Кем гаепле безнең гомерләрнең шулай тиз үтүенә? Үзебез! Без әниләр янына ешрак кайтсак, һаман да бала булып калыр идек әле, яшьлек тә шунда – әни янында гына йөридер кебек, әниләребез күңелләребезгә тутыгырга, тупасланырга ирек бирмәс иде кебек. Күңелдә булса, вакыты да табылыр, капкасы да ачылыр иде, әнкәйләребезнең ризалыгыннан да мәхрүм булмас идек.
Көзге яңгырлы көннәрнең берсендә тән температурам күтәрелеп хастаханәгә яттым. Тернәкләнеп килгәндә, яныма бер урыс әбисен салдылар. Хәле бик авыр, көч-хәл белән, үрмәләп диярлек, билгеләнгән ятакка килеп ауды да ике көн күзен дә ачмады ул. Балалары төрле яклардан җыелышып кайтып җиттеләр. Алар белән сүзебез гел әниләре турында гына иде: «Әниебезнең кабартмасын ашарга һәр атнада җыелабыз, әти яккан мунча кайтара безне авылга!» – диләр алар. Барлык эшләрен, мәшәкатьләрен ташлап, «кабартма», «мунча» дигән булып ата-ананың хәлен белү гадәткә кергән бу гаиләдә.
Татарларда була торган Сабан туйлар, каз өмәләре белән гаиләне бер бөтен итеп җыйган, матур яшәгән халкым бүген таркалып бара. Мин горурланып, татар халкы башка милләт вәкилләреннән, нәкъ менә өлкәннәргә игътибарлыгы, ихтирамлыгы белән аерылып тора дип уйлап, сөенеп, горурланып йөри идем. Юк икән. Әнә бит: «безне дә аңла инде» диеп шалтыравык, моңсыз бер җырга күчкәннәр. Татарларда да үсә төшкәч, тупсалардан аерылып кеше булгач, ата-анага булган хөрмәт, ихтирам кими бара икән. Нәрсә соң бу? Тәрбияме, әллә заманага сылтыйкмы? Ни генә әйтсәк тә, уйланыйк, җәмәгать, соңга калмыйк!
Яңа 2014нче елга аяк басканда, бәхет, саулык белән бергә, күңелләребезнең изге булуын да телик. Изгелек итү – кешелекне хөрмәт итү, ата-анага бурычыбызны онытмау бит. Үкенмәслек итеп яшик!
Гөлнур ВАСЫЙЛОВА.
Мамадыш районы.
Комментарии