- 11.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №40 (9 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
1952нче ел. Миңа ун яшь. Август урталары. Җәй буе балаларны карап аргансыңдыр, ял итәрсең дип, әти мине бер атнага Казанга туганнарга илтеп куйды. Ул туганнарның балалары пионер лагерендә булып чыкты. Мин ишек алдында рус балалары белән уйнаган булып йөрим. Русча белмим, күңелсез. Бераздан сагынып елый башладым. Туган апа: «Сагыну әйбәт түгел ул, кечкенә вакытта мине дә, кунакка барган җирдән, сагынып елагач, төнлә белән ат җигеп Күлтәстән Курсага илтеп куйдылар», – дип чарасын күрергә кереште. Курсага кайтучылар юк микән дип, тимер юл аша тора торган Өсти Сабирларына киттек. Бәхеткә каршы, иртәгә кайтучылары бар икән. Мине икенче көнне вокзалга төшереп, шулар янына поездга утыртып, Арчага кайтарып җибәрделәр. Ул апаның минем хәтле бер кызы һәм әле йөри белми торган кечкенә баласы да бар иде. Арчага килеп төштек. Ул апа безне кое янына чирәмгә утыртып, үзе, элеваторга ашлык ташучы машиналар юк микән дип, белешергә китте. Ул арада теге бала кәкәй итеп буялды. Без моны коедан су алып юарга булдык. Су салкын, аның белән юарга ярамый (минем тәҗрибә зур, миннән соң тагын өч бала). Бер капканы шакыдык, җылы су кирәк дип русча әйтә белмибез. «Вода», – дидек. Ул апа безгә русча сөйләп коега күрсәтә. Булмады. Мин әйтәм теге кызга: «Арча вокзалының тышкы ягыннан бер кран чыгып тора. Анда «КИПЯТОК» дип язылган. Шуннан пассажирлар чәйнек белән су алалар. Әйдә, шунда чыгыйк тимер юллар аша, шешәгә су тутырып алып килик, салкын су белән кушып бәбине юарбыз», –дим. Ул риза булды. Ул арада булмады, бер товар поезды кузгалып, әкрен генә бара башлады. Мин әйтәм, без дә вагон астына кереп, әкрен генә барып, тимер юлның теге ягына чыгарбыз дим. Теге кызны өстерим, ул поезд астына керми. Ул арада теге апа килеп җитте. Без элеваторга барып, йөк машинасына утырып, Югары Курсага кайтып җиттек. Әле минем авылга 8 чакрым. Кулымда чуклы, шакмаклы яулыкка төйнәгән күчтәнәч: 1 кило шикәр, 1 батон. Яртысын чәй янына куймакчы идем, куйдырмадылар. Мине алга таба нишләтәләрдер, белмим. Капка төбенә чыгып утырдым. Карасам, урам буйлап көянтә-чиләк күтәреп, чишмәгә суга дип, Бәдәр апа килә, ул – минем дәү әнинең сеңлесе. Таныш кешене күреп, ничек шатланганны белсәгез?! Ул хуҗалар белән сөйләшеп, мине алып китте. Кайттык. Эштән кайтучы кешеләргә пешерергә дип, бакчага бәрәңгегә чактык. Бәдәр апа бер төпне актара, бер бәрәңге ала, аның урынына комганнан су агыза. Шулай 8 бәрәңге алдык. Вагизә апа белән Мәүҗүдә тимер юлдан эштән кайттылар, кура җиләге кебек кара җиләк алып кайтканнар. Өстәлдә кеше саен икешәр бәрәңге һәм шул җиләкләр. Ашарга башка әйбер юк. Мин уйлыйм: «Болар мине ашаталар. Шуның өчен батонның яртысын, бер уч шикәр куярга кирәк».
Ания исемле иптәш кызлары килде дә, Кесмәскә су коенырга төштек. Инде караңгы. Тегеләр суга керделәр дә, йөзеп киттеләр. Мин дә кергән идем, су мине күмә икән. Тартып чыгардылар. Аннары шул Анияләргә киттек. Кулда төенчек. Күчтәнәчнең яртысы исән әле. Аниянең абыйсы безнең Аланнан элеваторга ашлык ташый икән. Грузчик – Бәдәр апаның малае, Җәүдәт абый булып чыкты. Авылга кайтып җиттек. Безнең өй чат башында гына. Җәүдәт абый капканы шакыды. Төнге сәгать 12! Капка ачарга әти чыкты. Мин, 10 яшьлек бала, төн уртасында, 80 чакрым юл үтеп, капка төбендә басып торам. Кулда төенчек. Телефоннар юк иде шул.
P.S. Әле моның белән генә бетмәде. 1954нче ел килеп җитте. Әти ат җигеп, кечкенә сандыкка китап-дәфтәрләрне, кирәкле әйберләрне тутырып, безнең авылдан 18 чакрым ераклыктагы Казанбаш мәктәбенә илтеп куйды. Тулай торакта урын бирделәр, матрац тышлары өләштеләр. Кызлар белән бодай басуына киттек. Салам тутырып, дережабль хәтле матрацларны күтәреп кайттык. Йокларга яткач бер-беребез белән таныша башладык. Клара – Му авылыннан, Руйя – Курса Почмактан, Лемара – Югары Курсадан, Илсөяр – Аланнан. Лемара сорый: «Ул Аланның тиле кызы исәнме әле?» Мин әйтәм: «Безнең авылда бер тиле дә юк», – дим. «Бар! Сезнең авылның бер кызы мине чүт поезд астына өстерәп кертмәде», – дип шул тарихны сөйли башлады. «Ах, Лемара, бу синме?!» «Ах, Илсөяр, Бу синме?!» – дип яңадан таныштык.
Илсөяр ШӘРИПОВА.
Лаеш районы, Нармонка авылы.
Комментарии