- 11.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №39 (6 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Моннан ярты гасыр элек республикабызда Алабуга каласы дип йөртелә торган кечкенә район үзәгендә педагогика институты ачылуга, Татарстанның төрле почмакларыннан егет һәм кызлар агыла башлады. Ни өчен дигәндә, барып-кайту өчен ара якын, икенчедән, Казан, Уфа, Мәскәү ише кәттә мәркәз дә түгел бит. Димәк, яшәү өчен чыгым зур булмаячак. Ни арада ишетеп өлгергәннәр диген: бирегә ерак Себер тайгаларыннан да, күрше республикалардан да, мул тормышлы Украинадан да килеп җиткәннәр!
Ә яһүдләр турында әйтеп тә торасы юк – үзләре сан ягыннан бик аз булуга карамастан, бөтен СССРда алар аяк басмаган бер генә уку йортын да таба алмассың! Ул елларда дәүләт стипендиясе “бик яхшы”, “яхшы” билгеләренә укучыларга гына бирелә иде. Әмма югары уку йортында белем эстәгән өчен, үзебез дәүләткә 300 сум түләргә тиеш булдык. Ул чорда хезмәт хакы 45-60 сум тәшкил итә. Колхозчы көне буена эшләп, бер хезмәт көне ала. Белем алу өчен акча түләү турындагы квитанцияләрем әле һаман да саклана. Шушы сәбәпләр аркасында безгә, татар авылларыннан җыелган балаларга, рус агай телендә белем алу һәм стипендиягә эләгү өчен, бу фани дөнья мәшәкатьләреннән бөтенләй ваз кичеп, шул фәннәргә ябырылып, тырышырга туры килде. Бигрәк тә физика-математика факультетында белем алучылар җәфа чикте. Күз алдына китерегез әле: авыл мәктәпләрендә физика, астрономия, арифметика, алгебра, геометрия, тригонометрия, сызым сәнгате, агач һәм тимер эшкәртү остазы, автомашина һәм трактор төзелешләрен өйрәтүләрне әйдәкләүче – мәктәптә укытыла торган 15 фәннең син унысын укытырга тиешле булып чыгасың түгелме? Бүген без укыган факультет 3 өлешкә аерылды: физика, математика һәм гомуми техника факультеты. Болар өстенә җәйге каникул вакытында комсомол комитеты үзеңне 15 көнгә кайсы булса да колхозга эшкә җибәрә. Һәр сентябрь айлары тулаем бөтен студентлар колхозларга урып-җыю эшләренә билгеләнде. Үзем бер елны тракторчы ярдәмчесе булып эшләдем. Шулай итеп, без, яшьләр, тормышыбызның иң гүзәл чорын дөньяви ихтыяҗлардан мәҗбүри рәвештә баш тартып, фәннәрнең нигезен теш-тырнак белән кимереп – 5 елны ихтыярый-мәҗбүри тоткынлыкта үткәрергә тиеш булдык. Нәкъ Әбугалисина үз энесе белән мәгарәдән беркая да чыкмаган төсле белем эстәп ятасың. Өстәвенә, (безнең бәхеткә) рухи-мәдәни ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерергә мөмкинлекләр юк иде. Шәһәрдә бер генә кинотеатр эшләде, театр, ресторан ише күңел ачу үзәкләре бөтенләй юк. Баштагы елларда туклану өчен икмәк, колбаса, конфет-прәннек ише ашамлыклар сатып алу мөмкинлеге аз булды. Тора-бара бу хәл яхшырып китте. Безнең бәхеттән, Н.С.Хрущев 1956 елда уку өчен түләүне бетерде һәм “начар” булмаган очракта, стипендия бирүне кертте. Аның бу яңалыгын барыбыз да хупладык һәм әле дә рәхмәтләр әйтеп яшибез.
Менә шулай фәннәргә ябырылып ятучы студентларыбыз гаилә тормышыннан читләшә башлады. Үзебез кызлар гына укыган епархиаль училище бинасында укый идек һәм алар яшәгән кельялар безгә бик яхшы торак булып хезмәт итте. Бер бүлмәдә егермеләп инде акыл утыртырга өлгергән егет урнаштык. Кичләр кызык-мызык хәлләрне сөйләшеп, вакыт ничек узганын сизми дә кала идек. Нәкъ революциягә кадәрге монахлар кебек. Югары белемгә ия булып, кулга диплом алгач, авыл мәктәпләренә таралышып эш башлагач та, һаман буйдак булып йөрүчеләр нәкъ шул физматлар булды да. Ни өчен дигәндә, авыл җирендә фатир юк, ашханәләр ачылмый, синең кулыңа фатир урынына яшел өчлек тоттырыла да эшлисең килсә – эшлә, килми икән, теләсә кая кит. Шуларның берсе Фазлый да чемоданын күтәреп, димломын тотып, бер авылга эшкә килә. Фатир булмагач, бер гаиләгә өстәмә кашык булып урнаша. Хуҗаларның табынына-ризыгына риза була. Икенче елны ук аны уку-укыту бүлегенә мөдир итәләр. Бу мәктәпнең мөдирен район мәгариф бүлегенә башлык итеп куйгач, безнең Фазлыебыз мәктәпнең иң югары тоткасына әверелә. Көн артыннан көн уза бара, төрле проблемалар туа тора. Шуларны үтәп йөри торгач, үзеңнең шәхси эшең бөтенләй истән чыга: фермадан укучыларга сөт алып кайту, мәктәпкә һәм укытучыларга ягулык – утын өчен диләнкә алып, аны турату, һәммәсенең капка төбенә китереп бушату, болар өстенә һәр мөгаллимнең дә ничек эшләвен контрольдә тоту… Гаилә, тору мәсьәләсе әллә кайларда онытылып кала, аны ничек башларга да белгән юк! Башка факультетны тәмамлаучылар бу мәсьәләне бик ансат хәл итә. Чөнки алар һәркөн кыз-кыркын белән кайнашып яши: лекцияләрдә дә бергә, практик дәресләрдә дә бергә булгач, алар бер-берсе белән таныша, гаилә хәлләрен, ата-аналарын – барысы турында яхшы мәгълүматта торалар. Шуның өчен гаилә кору өчен алдан ук үзләренә тиң иптәшне сайлап куялар. Ә физматлар? Физмат егетләре тирәсенә кызлар якынлаша башласа, бөтенләй ташлап качалар. Я хаталанып куюың мөмкин, я булмаса зиһенеңә зыян килеп, башыңдагы меңәрләгән формулаларыңны тәмам бутап бетерүең ихтимал…
Күрше авылда мөдир вазифасын зур тәҗрибәле чуаш егете Владимир алып бара иде. Шуңа күрә теге яки бу четерекле мәсьәләне хәл итү өчен, Фазлыебыз аның аның янында еш була башлады. Владимир да иптәшенең өлкән яшькә җитеп тә һаман буйдак булып йөрүенә разый түгел, җае чыкканда һәрвакыт: “Үзем өйләндерми булмас, малай, сине тәки утырып каласың бит”, – дип төрттергәли уены-чыны белән бергә. Бу сүзләргә Фазлый авызын ерып бер сүз дә катмый карап кына тыңлап тора бирә…
Көзге кыр эшләре тәмамланып килә, мәктәпләрдә укуларның беренче чиреге бетте, совет чорының иң олуг бәйрәме – Октябрь бәйрәме көннәре. Фазлый тагын дустына барып чыга. Владимирның эш бүлмәсендә гәпләшәләр, бераз хәмер дә кабалар болар. Икәвенең дә кәефләре күтәренке, кайгы-хәсрәтләренең беразга онытылган мизгелләре. Шулчак Володя катгый карарга килеп әйтеп сала: “Җитте, егет, сиңа! Мин сине бүген өйләндерәм! Болай йөри торгач, берәр аламага юлыгып, ялгышып, зур хата да эшләп ташлавың ихтимал. Синең өчен үзем генә түгел, хатыным да бик кайгыра башлады. Райондагы башлык та безнең дуслыкны белеп ярдәм кулын сузуны үтенә”, – ди дә коридордан кизү торучыны чакыра.
– Миңа хәзер үк Венераны, Розаны, Лилияне һәм Татьянаны чакырыгыз әле. Эш планнары белән килсеннәр.
Озакламый Венерабыз ишек шакып керә.
– Рөхсәтме? Менә минем эш планнарым.
– Көзге эшләрдә озак йөрү сәбәпле, программаны үтәү өчен өстәмә чаралар уйларга туры килер. Район идарәсе өчен белешмәләр тутырып утырам.
Мөгаллимә чыгып китү белән, аның кайдан килүен, ата-анасының тормыш хәлләрен кыскача аңлата. Карт кияүдән булачак кәләшнең ошау-ошамавын сораша, тегесе дәшми.
Тиздән яшь белгечләр Роза, аның артыннан Лилия дә килеп җитә. Әмма кыз сайлаучының кырт кисеп, “менә монысы!” дип әйтергә җөрьәте җитми.
Менә соңгы кандидат – Татьяна керә. Мөнир аның планын тикшерә башлый.
– Кара әле, бөтенләй онытып җибәргәнмен икән бит, кичә физика бүлмәсендә аккумуляторны зарядкага куйган идем бит мин! – дип сикереп тора да бүлмәдән чыгып китә мөдир.
План дәфтәре ачык килеш өстәл өстендә кала. Ишектән чыгуга, кесәдән ачкычны алып бүлмәне бикли дә өенә юл тота.
Бик соң гына килә ул яңадан мәктәпкә.
– Өйдәге кунаклар белән мәш килеп, сезнең турыда бөтенләй онытып җибәргәнмен икән, гафу итегез инде, – дип аклана башлый.
– Булды, агайне, без килештек, – ди шул чакта безнең Фазлыебыз. Әнә шул көннән башлап, башлы-күзле яшәп китә болар. Үзенең башы җитмәгән, ошбу олуг гамәлне башкарганы өчен Фазлыебыз ахирәте Владимирга гел рәхмәт сүзләрен яудырып кына тора иде. Әмма шәраб артында теге бәйрәм көнендә кызлар сайлау мизгелен исенә төшереп:
– Эх, Володя! Чибәррәге калды бит үкенечкә! – дип, кабатлый торган була, рәхмәт сүзенә үкенеч сүзләрен өстәп.
Хак сүзләр! Дөрестән дә, гүзәлләрнең гүзәлләре әрәм калдылар шул. Үз гомер юлын тәбәнәк буйлы, юан гәүдәле керәшен кызы белән үткәрергә мәҗбүр булды, бичара…
Рамил ӘБДЕЛМӘНЕВ.
Шәңгәлче.
Үзгәрешләр булырмы?
Бу ел Укытучы елы дип игълан ителгәч, “БГ” битләрендә әледән-әле төрле проблемалар күтәреләчәген көткән идем. Укытучыларның вакыты бик тыгыз икәнен белсәм дә, һаман көтәм әле. Чирмешән районыннан булган Лилия Локманованың язмасын (3 март, 2010 ел) укыдым. Ярыйсы гына проблемаларны кузгаткан ул. Сүз Иске Кади авылы турында бара. Анда мин 1 класстан 8нчегә кадәр эксперименталь программа буенча рус теле укыттым. Үзем милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институты каршында аспирантурада укый идем. Укучыларга алдан ук кисәтеп куйдым: институтка кергәндә сезнең язма эшегезнең билгесен “ялгышып”, акчалырак иптәшегезгә куюлары мөмкин. Һәм бер кыз белән нәкъ шулай килеп чыккан да. Мәктәптә гел “5”легә яза торган Рәзинә Шәңгәрәева (Җамалиева) институт коридорында эленгән исемлектә язма эштән “2”ле билгесе куелганын күргән. Шок дәрәҗәсенә җиткән кыз, аны-моны уйлап тормыйча, еларга тотынган. Аннан, мәктәптә укытучысының әйткән сүзләре исенә төшкәч, тиз генә деканатка кереп, үзенең язма эшен сорап ала. Анда хаталар юклыгын күреп шатлана. Ә сәркатип берни булмагандай: “Ә, бу бит сезнең күршегезнең язма эше белән буталып, ялгыш куелган. Аны төзәтеп кую – бер минутлык эш кенә”, – ди. Белми микәнни алар бер минутлык ялгыш аркасында икенче кешенең тормыш юлы фаҗига белән тәмамланырга мөмкин икәнен?
Рәзинә, әлбәттә, укуны яхшы гына тәмамлаган, күп еллар укучыларга нигезле белем биргән, “Халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек булган, алдынгы укытучылар рәтенә басарлык уңышларга ирешкән. Җәмәгать эшләрендә һәрвакыт актив катнаша. Ул үз эшенә шул дәрәҗәдә күнеккән ки, авыр һәм ялыктыргыч хезмәт икәнен сизми дә. Ә без укытканда, читтән карап, эшебезгә бәя биргән.
Без эш белән мавыгып, уңышларга шатланып, хезмәтебезнең никадәр авыр икәнен дә сизмичә, юк-бар хезмәт хакына да күтәренке күңел белән йөрдек.
Соңгы елларда укытучыларның югары педагогик белеме булган килеш тә сату-алу һәм башка эшләргә таралуына гадәти күренеш дип карарга өйрәндек. Кемгәдер үзен матди яктан тәэмин итү әһәмиятлерәк тоелса, икенчеләр рухи яктан тулырак тормыш белән яшәүгә өстенлек бирә.
Лилия мәкаләсендә укытучыларга шартлар тудырылып җиткерелмәвен әйткән. Ул үзенчә хаклы: иң сәләтле абитуриентларның укытучылыкка барырга ашкынып тормавы аркасында, укучыларның да белем дәрәҗәсе күп очракта “ташка үлчим” диярлек кенә. Аларның акча түләп керүеннән нинди белгеч чыкканын күз алдына китерү кыен түгел. Эшкә дә таныш-белеш аркылы урнашалар.
Быел ил күләмендә Укытучы елы дип игълан ителгән икән, беренче чиратта, укытучыларны әзерләү проблемасын алгы планга куярга кирәктер. Педагогика вузларында студентлар стипендиясен арттыру белән бергә укытучыларның матди шартларын яхшыртуны тормышка ашырсалар, укытучы һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр артыр, мәктәпләргә тирән белемле кадрлар килсә, укучыларның уку сәләте яхшырыр иде.
Хәмзә ӘХМӘТОВ.
Нурлат шәһәре.
Комментарии