Җиләкле-орлыклы «Тойма» ширкәтенә сәяхәт!

Җиләкле-орлыклы «Тойма» ширкәтенә сәяхәт!

Бу язмам районыбызда гына түгел, республикабызда алдынгы хуҗалыкларның берсе булган «Тойма» ширкәте коллективы, аларның фидакарь хезмәтчәннәре турында.

Авыр, болганчык заманда колхоз-совхозлар таркалып, аларның техник базасы юкка чыгарылганда үзләрендә көч табып, материаль-техник базаны булдырып, эшчән, бердәм коллектив туплап, яңа тармакка – игенче-терлекчелектән җиләк-җимеш, үлән орлыклары үстерүгә күчеп, алардан зур табыш алуга ирешеп, эшчеләрнең тормыш шартларын баетып, бу ширкәт зур уңышларга иреште.

Август аенда район ветераннар советы рәисе В. К. Иванов җитәкчелегендә 13 кешелек ветераннар делегациясе үзенең эше белән алдынгылардан саналган, Республикада абруйлы «Тойма» ширкәтенә юл тотты. Безне оешманың җитәкчесе Рәҗәп Хәнәфи улы Галиев җылы каршылады.

Әлеге ширкәтнең игенчелек, терлекчелек тармагында эшләп, 2006нчы елда оешуын, ничә гектар җире барлыгын, эш төрләрен, эшчеләр санын, табышын, матди яктан яшәү шартын искәртеп үтте.

Европа стандартларына туры китереп, әле соңгы елларда гына төзелгән җиләк-виктория үсентеләре әзерләүче теплицаларга кереп карап, эре җиләкләрен ашап, аннан ачык һавада үстерелгән виктория, кура җиләге куакларын күреп хәйран калдык.

Теплицадагы җир эшкәртү ысулы һәрдаим алмашынып тора торган заманча технологияләргә көйләнгән, янәшәдә генә бөркәүле складлар, тегермән, элеватор, киптерү җайланмалары, ашлама склады бар. Ширкәтнең эш процессы компьютерлаштырылган. Бу җәйдә 1 гектардан 50 центнер уңыш көтелә икән.

100 метрга 10 метрлы бу бөркәүле теплица комплексы 17 миллионга төшкән. Быел 13 тонна җиләк сатканнар, аңа ихтыяҗ зур. Уңыш алуга бу зур этәргеч.

Авыл җирлеге башлыгы И. Гарипов «Тойма» ширкәтенең кешеләргә күрсәткән ярдәмнәрен санады. Мохтаҗларга, ярдәм сорап килүчеләргә һәрдаим булышып, печән, салам, ашлык, төзү материаллары бирәләр. Туенбаш, Чуллы клубларына ремонт үткәргәннәр. Өлкәннәр көненә – 126 мең, Җиңү бәйрәменә – 50 мең 460 сум, ифтарга – 66 мең 823 сум, гает өчен мәчетләргә – 20 мең, янган хуҗалыкка 10 мең, клуб ремонтлауга 30 мең, үзара салымга ел саен 230 мең сум китә.

Туенбашта 142 пенсионер булса, Чуллыда 58 кеше. Тыл ветераннары – җиде, сугыш чоры балалары барлыгы 47 кеше.

Социаль хезмәткәр алты кешене карый. Тугызынчы класс чыгарылышына кыйммәтле сертификат биргәннәр.

Барлык чараларда актив катнашып, матди ярдәм күрсәтүдә, бәйрәм чараларын үз вакытында үткәрүгә үзеннән зур өлеш керткән И. Габдрахмановның да хезмәте зур хөрмәткә лаек. Ул әлеге ширкәтнең җитәкче урынбасары булып эшли.

Бу көнне ширкәт адресына рәхмәтләр күп әйтелде. Аннан үзебез дә коллектив, райондашларыбыз, ветераннар исеменнән олы рәхмәтебезне әйтеп кайту юлына чыктык.

Хуш җиләкле «Тойма» ширкәте. Киләсе очрашуларга кадәр!..

Нурислам ГАЛИЕВ,

 Кукмара шәһәре

Комментарии