Килә, килә!

1957нче еллар. Авылда ике-өч кешедә генә сепаратор бар. Минзифа әбиләрнең бәләкәй өйләрендә чират торып, эшкә соңга калмасак кына ярар иде, дип борчылып, иртүк һәркем үзенең өеннән алып килгән сөтен аерта. Колхоз эшен калдырырга, эшкә соңгарырга ярамый. Рәис белсә, харап эш! Гаиләне яшәтәсе бар бит. Әбигә ияреп – мин, әнисенә ияреп Сәлимә дә каймак аертырга йөрибез. Озаклап көтә торгач, әбигә дә чират җитте. Кул белән сепаратны әйләндергәч, күңелгә якын тавыш чыгарып, бер яктан аертылган сөт, икенче яктан каймагы агып чыга. Кызыгып карап торабыз, сепаратны әйләндереп карыйсы килә.

– Мин генә әйләндерим инде, син ял ит, – дип ялынам әбигә.

– Юк, кызым, син әйләндерсәң, каймагы килми, – ди әби. Әбине дә аңларга була, сөт болай да күп түгел, сепаратны ватып куйсаң ни булыр, болай да күпме кеше чират көтә.

Бер ялындым, ике...

– Каймагы килми, диләр бит инде сиңа, – дип, әбиләр нык кына ачуландылар.

– Килә, килә... – дип, еламсырап ишеккә юнәлдем.

Артымда ах-вах килешкән, чиләкләр шалтыраган тавышлар ишетелде.

– Ай, Ходаем, рәис килә диме? Беттек, нәрсәләр дип кенә җавап бирик, – дип, өйдәге бөтен хатын-кыз ыгы-зыгы килде. Ауган чиләкләргә, түгелгән сөтләргә карап, үземнең нинди ялгыш сүз әйткәнемне аңладым. Нишлисең, балачак...

Саймә ИСМӘГЫЙЛЕВА,

Мамадыш районы, Түбән Сон авылы

Комментарии