«Халыкка җиңел укыла торган әсәрләр кирәк»

«Халыкка җиңел укыла торган әсәрләр кирәк»

Кәгазь китап укылмыйча, киштәдә тузан җыеп яткан чорда китап чыгару – зур мактауга лаеклы гамәл. Әмма «Казан утлары» журналы бу эшкә алынган. 2нче сентябрь көнне ул җәмәгатьчелеккә Рафис Корбанның «Тәүбә көне» китабын тәкъдим итте.

Әлеге басма – «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан унбишенче китап. Аңа Рафис Корбанның «Тәүбә көне» һәм «Бер уч туфрак» повестьлары кергән. Аларда хәзерге заманда кешеләрнең рухи тормышына кагылышлы гыйбрәтле хәлләр тасвирлана.

Үзләре үк кәгазь китап укылмый дисәләр дә, һәр чыгарылган китап уңыш алып киләчәгенә ышана язучылар. Басылып чыккан бер генә китапның да эзсез калганы юк анысы. Киң җәмәгатьчелеккә таралу уңышына ирешмәсә дә, күпчелек аны барыбер кулдан-кулга алып укып чыгарга өлгерә. Ә «Тәүбә көне» мондый гына уңышка ирешер, дигән фикердә әдипләр. Укыр өчен уңайлы булган кесә китабы форматы да аны юлда, ял иткән арада укып бетерергә мөмкинлек бирәчәк.

– Ай саен диярлек без бер китап чыгарып барабыз. Мондый хәлнең моңарчы булганы юк иде. Ул тулысынча «Татмедиа» хисабына эшләнә, шуңа күрә авторлар өчен бу бик куанычлы хәл. Иң мөһиме, бу безнең өчен бизнес та. Китаплар киштәләрдә ятмый – 2-3 ай эчендә аларның уртача 70 проценты сатыла бара. Беренче чыкканнары кибетләрдә калмады инде. Без башта китапларны ике мең нөсхә белән чыгарган булсак, соңыннан өч меңгә җиткердек, – ди «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Ике әсәрнең дә сюжеты гади. Шырпы яндырып эзлисе юк: тормышта охшаш вакыйгалар булып тора. Берни дә уйлап чыгарылмаган. Әсәрдәге геройларга аваздаш кешеләрне һәркем үзенең әйләнә-тирәсеннән эзләп таба алыр. Шуңадыр да, әсәрләр буенча кино да төшерергә мөмкин дигән фикерләр бихисап иде.

«Тәүбә көне» повестен язу идеясе Рафис Корбанда ун ел элек, язучы Галимҗан Гыйльманов кичергән бер маҗараны ишеткәч барлыкка килгән.

– Галимҗан Гыйльманов миңа бер кызыклы тарих, үзе белән булган хәлне сөйләде. Әсәргә шул сюжет кереп китте, ләкин аның герое Галимҗан түгел, ә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән хезмәткәр. Бүген авылны үстерәбез дип, авылга тискәре хезмәт итүчеләр күбәйде. Шушы теманы күтәреп әсәр язасым килде, – ди ул.

«Тәүбә көне» повестеның төп герое – Ислам. Яше инде 60тан узса да, хатынына хыянәт итү һәм кеше алдап мал-мөлкәт җыюны үз иткән әлеге ир-ат көннәрдән бер көнне Лаеш районы Имәнкискә авылы янындагы сулыкка кереп адаша. Ул елга уртасында фәкать үзе генә кала. Үләм дигән курку хисе аны начар гамәлләрен искә алырга һәм тәүбә кылырга чакыра.

«... Иксез-чиксез су дәрьясы белән бергә-бер калган Ислам үзенең бу дөнья, тирә-як табигать, кешеләр, гаиләсе, ата-анасы алдында кылган гөнаһлары, гаепләре турында уйланудан гаҗиз иде. Су тоткынлыгыннан котылуның бернинди дә юлын, әмәлен таба алмау аны гаять зур афәт, үлемнән курку хәсрәте белән күзгә-күз китереп терәде. Моңа кадәр әле аның мондый курку хисе кичергәне юк иде...», – дип яза Рафис Корбан.

– Хәзер язучылар бер-берсенең китабын укымый. Бәлки, без кеше укымаслык әсәрләр язабыздыр. Әдәби әсәрнең, иң беренче чиратта драматургиясе, тормыш киеренкелеге булырга тиеш. Ул көчлерәк булган саен, мәгънә халыкка тизрәк барып җитә. Мин Рафиснең әсәрен су эчкән кебек укып чыктым, чөнки анда тормыш киеренкелеге, фаҗигале драматургия бар. Аны кеше йотлыгып укыячак, – диде драматург Рәдиф Сәгъди.

Рафис Корбан – киңкырлы шәхес. Ул татар әдәбиятына балалар шагыйре булып керсә дә, хәзер үзен актив язучы итеп тә танытырга өлгерде. Елына дүрт китап чыгара, һаман яза, иҗат итә. Үзе исә бу турыда оялып кына:

– Мин беркайчан да карьера ясау, кемнәндер аерылып тору турында хыялланмадым. Минем өчен иң мөһиме – эшемнең җиренә җиткереп башкарылуы. Мин, нигездә, биш төп өлкәдә эшләдем: гәзит-журнал редакцияләре, радиокомитет, курчак театры, китап нәшрияты һәм язучылар берлеге. Мин аларның һәркайсында бер тапкыр эштән киткәч тә, өчәр тапкыр кире кайтып эшләдем. Бер эштән дә ишекне каты ябып чыгып китмәдем, һәрберсендә эш күрсәттем, кире кайтканда, юк, сине бүтән эшкә алмыйбыз, дигән җитәкче булмады. Мин хәтта университеттан да өч курс укыганнан соң китеп бардым һәм дүрт эш урынын алмаштыргач, яңадан урнашып, читтән торып укып бетердем. Алган белгечлегем – журналист һәм бу өлкәдә дә группадашларым арасында үземне иң нәтиҗәле эш күрсәткән кеше булдым дип исәплим. Эштән эшкә күчеп йөрүемдә туры сүзлелегемнең бернинди зыяны да булмады.

Язучылар берлеге корылтайларындагы язучыларны күреп беләбез: аларның чуты-саны юк, язучылар үзләре дә белми. 300дән артык бугай, дигән җөмлә белән генә чикләнә. Ләкин төртеп күрсәтерлек, менә моның әсәрләре яхшы дип әйтерлекләре бар. Аларын санар өчен кулдагы бармаклар да җитә, дигән фикердә Рафис әфәнде.

– «Казан утлары»нда актив басылучыларны шул исемлеккә кертеп булыр. Мин эшләгәндә Язучылар берлегендә барлыгы 337 язучы бар иде. Хәзер дә шул чама. Шуларның 35-40ы актив яза. Тик язылганнар кешене җәлеп итәргә тиеш, – дип саный язучы. – Халыкка җиңел, гадәти вакыйгалар кирәк. Алар уйдырмага, ниндидер яхшылыкка-фәләнгә ышанмый хәзер.

Халык җиңеллеккә ияләнде. Кино караган сыман барысы да күз алдына килеп баса икән, бу язучының әсәре яхшы, ди алар. Артык фәлсәфәгә бирелмичә, бүгенге заман, үткән һәм киләчәк турында гади телдә сөйләп һәм шуларны кеше тормышы яссылыгында күрсәтә алган язучы һичшиксез уңышка ирешәчәк. Рафис Корбан шундый уңышка таба бер адымын ясаган да инде.

Белешмә. Рафис Корбан – язучы, шагыйрь, драматург. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии