Кемгә бәйрәм, кемгә – Сабантуй, кемгәдер – мәшәкатьле эш көне

Кемгә бәйрәм, кемгә – Сабантуй, кемгәдер – мәшәкатьле эш көне

Коронавирус пандемиясе булуга карамастан, 4нче июль көнне татар халкы үзенең милли бәйрәмен – Сабан туен бәйрәм итте. Ат чабышын да карады, көрәшчеләр өчен дә җан атты, чын татар җырларын да ишетте… Дөрес, боларның барысын да телевизор экраны аша эшләде ул.

«ГАДИ ХАЛЫК БӘЙРӘМЕ ТҮГЕЛ ЛӘ…»

Президент карары нигезендә Казанда Сабан туен үткәрү рөхсәт ителмәде. Аның каравы, республика территориясендә урнашкан авыллар бу мөмкинлеккә ия иде. Ләкин бу очракта авыл башлыгы халык белән килешеп эш итәргә тиеш булды. Вирустан куркучылар саны күбрәк, күрәсең: бер генә авылда да гадәти Сабантуй билгеләп үтелмәгән. Хәер, авыл халкының вазгыятьтә барган вакыйгалар агымында үз авылларында кеше җыеп, бәйрәм итеп ятасы килмәс. Аннары, элеккеге кебек кызыклы һәм җанлы, чын милли рухта үткәрелә торган бәйрәм күптән онытылган инде.

– Бу бәйрәмне яратмыйм да, көтмим дә. Балаларга гына кызык ул хәзер, – дип сүзен башлады Әтнә районында яшәүче Илсөя апа Хөсәенова. – Балалар да бәйрәм карарга түгел, мәйдан читендә тезелеп киткән кибет киштәләрен күзләргә генә чыга. Гади халык өчен үткәрелә торган бәйрәм түгел лә инде. Бу ел шуны дәлилләде дә: безнең кебек гади халыкка бәйрәм ни, туй ни – берни үзгәрмәде. Ә түрәләрнең кесәләренә сукмый калмагандыр әле.

Илсөя апа бу көнне рәхәтләнеп ял иткән. Якшәмбе көн булгач, Казаннан кызы, кияве һәм оныгы кайткан. «Бергәләп шашлык пешердек, чөкердәшеп чәй эчтек, бик күңелле булды», дип искә алды ул бу көнне.

Кукмара районы Адай авылында клуб мөдире булып эшләүче Фәния апа Хәбибуллина да бу көнне файдалы үткәргән. Җиләк пешкән чорда бөтен эшне ташлап, рәхәтләнеп җиләк җыйган:

– Халкыбызның милли бәйрәме, Сабан туе онлайн форматта үтте. Моны дөрес карар булды дип уйлыйм. Быел бәйрәмне алай зарыгып көтүче дә булмады. Бүгенге вазгыятьтә шуннан да акыллырак карар кабул ителә алмый, әлбәттә, – дигән фикере белән бүлеште Фәния ханым. – Җир җиләге өлгергән вакыт. Җиләк җыеп кайттык та, аны чистарту үзе бер Сабантуй булды. Онлайн форматтагы Сабан туен карый-карый, җир җиләген чистарттык. Кич белән эшләрне төгәлләп, капка төбенә чыккач, гармун көйләрен ишетергә мөмкин иде. Авылның өлкән буыны бу бәйрәмне гармун көйләре, миллилек белән бәйли бит – шуңа да онытмый. Бергәләшеп мул итеп печән, миллек әзерли, җыеп алып кайткан җиләкләрне рәткә китереп, кош-корт һәм мал-туарны карап, сау-сәламәт булганыбызга сөенеп яши инде авыл халкы. Илләребез тыныч булсын, авырулар артта калсын иде дигән теләктә без һәрвакыт. Алла боерса, Сабан туе да булыр, гөрләтеп уздырырбыз да. Иң мөһиме – барчабыз да исән-сау булыйк.

«БУ ФИКЕРНЕ ИРЕМ ТӘКЪДИМ ИТТЕ»

Күпләр булганыннан канәгать калып, диванга кырын ятып, телевизордан онлайн-Сабантуйны күзәтсә, Биектау районы Ямаширмә авылында Гөлнара Газимова гаиләсе белән «гаилә Сабан туен» уздырган.

Гөлнара ханым хәзерге вакытта Казанда яши. Әмма авылда уза торган Сабантуйларны яратып көтеп ала торганнардан.

– Быелгы Сабантуйның онлайн форматта узачагы турында ишеттем, ләкин бу яңалык безнең гаилә өчен кызык булмады. Балалар бу бәйрәмне ел саен көтеп ала. Быел авылларда да булмый дигәч, ирем: «Әйдә, үзебез оештырыйк», – дип бәйрәм үткәрергә тәкъдим итте. Бик күңелле булды.

Гөлнара апаның күп туганнары Ямаширмәдә яши. Шуңа да бәйрәмне нәкъ шул авылда оештырырга булганнар. Туганнары белән җыелып, өстәл әзерләгәннәр. Балалар өчен дә, үзләре өчен дә кызыклы уеннар оештырганнар. Монда йомырка салынган кашык кабып йөгерү дә, капчыкта сикерү дә, таяк һәм аркан тартышу да, кул көрәше дә булган. Аннан бигрәк, балалар көрәшен дә оештырганнар. Бу көнне әле алар озак исләрендә йөртер. Авыл Сабантуйларында уенга керер өчен чират торырга кирәк. Сиңа чират килеп җиткәнче, ул уенның бетүе дә мөмкин. Ә гаилә бәйрәмендә бернинди чират та юк: теләгән кадәр ярышырга, йөгерергә, көч сынашырга мөмкин. «Алар өчен оештырган бәйрәм олылар өчен дә күңелле узды. Көлешеп искә алырлык бер вакыйга бит», – ди Гөлнара апа.

Тели икән җиләген дә җыя, тели икән йоклый, бик теләсә үзе үк бәйрәмен дә уздыра безнең халык. Кыскасы, үз күңелен үзе күрергә ияләшкән инде ул. Шуңа күрә иң авыр елларда да күңел ачарга көч һәм вакыт тапкан халыкның бәйрәм ямен таҗлы вирус кына боза алмый.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии