- 11.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №23 (11 июнь)
- Рубрика: Аулак өй
Күпләр яратып чишә торган «Сканвордлар» гәҗите чыга башлауга быелның июль аенда 2 ел була. Шул вакыт эчендә ул укучыларның якын дустына әверелде. Ләкин бу гәҗит турында күп кеше белеп тә бетермидер әле. Нинди гәҗит? Кайда язылырга була? Шушы һәм башка сорауларны мин әлеге басманы гамәлгә куючы Марат РӘХИМОВка бирергә булдым.
– Марат әфәнде, бүгенге көндә мәгълүмат чаралары болай да күп, яңа гәҗит оештырырга ничек курыкмыйча алындыгыз? Конкуренция көчле бит.
– Мондый идея башымда күптән бар иде инде. Гәҗитнең беренче саны ике ел элек дөнья күрде. Конкуренция бар инде ул һәм булырга тиеш тә! Чөнки шул вакытта гына үсеш, алга китеш булачак. Укучының сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Һәм, Алла боерса, «Сканвордлар» гәҗите дә үзенең укучыларын табар һәм аның тиражы тагын да артыр дип ышанасы килә!
– Марат әфәнде, гәҗит турында күбрәк сөйләгез әле. Башка гәҗитләрдән ни белән аерыла?
– Исеме үк әйтеп тора инде, «Сканвордлар» – заманча башваткычлар гәҗите! Ул – сканворд, кроссворд, ачкычворд, судоку, көлдергечләр, афоризмнар, мәкаль-әйтемнәр һәм башка бик күп кызыклы, мавыктыргыч башваткычларга иң бай басма. Гәҗит айга бер тапкыр, 16 битле булып чыга. Ярты елга язылу бәясе нибары 160 сум. Язылу индексы – 16849. Гәҗиткә язылырга санаулы көннәр калып бара, соңга калмагыз, дуслар. Язылу 25нче июньдә төгәлләнә. Теләгән кеше почта бүлекчәсенә барып языла ала. Әлегә Татарстанда гына язылу мөмкинлеге бар. Алла боерса, киләсе елдан Башкортстанда да таратырга уйлыйбыз.
– Укучылар арасында акчалы конкурслар да оештырасыз икән…
– Гәҗитнең һәр санында дөрес җавапны тапкан укучылар арасында бәйге оештырдык. Редакциягә «ачкыч сүз», ягъни дөрес җавап язылган йөзләгән хат килде инде. Дөрес җавап юллаган 10 кешенең телефонына ай саен акча салабыз. Июль аенда «Сканвордлар» гәҗите чыга башлауга 2 ел була. Шул уңайдан иң күп дөрес җавап юллаган өч язылучыга махсус приз бирергә уйлыйбыз: 1нче урын – 2000 сум; 2нче урын – 1500 сум; 3нче урын – 1000 сум.
– Марат әфәнде, сез чыгара торган «Сканвордлар» гәҗите башка гәҗитләрдән сканвордларның төрлелеге белән аерылып тора. Моңа ничек ирешәсез?
– Һәрбер серне ачып бетереп булмый инде ул. Моның өчен мин шушы сканворд, башваткычларны төзүче кешеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Бүгенге көндә Флюзә Имамова, Рәис Габдулла, Марат Гобәйдуллин белән хезмәттәшлек итәбез. Форсаттан файдаланып шуны әйтәсем килә: һәр теләгән кеше «Сканвордлар» гәҗитенә сканвордлар яки кызыклы башваткычлар төзеп җибәрә ала. Безнең адрес: 420088, Казан, а/я 157. Телефон: 8 9274307917.
Сүз уңаеннан, «Сканвордлар» гәҗитенә язылган һәр кешегә ышандырып әйтә алам: башваткычлар гәҗитенә язылганыгызга беркайчан да үкенмәссез! Бергә булыйк, бергә баш ватыйк, дуслар!
Динә ӘХМӘТОВА.

Комментарии