- 11.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №18 (7 май)
- Рубрика: Аулак өй
Сиксәненче еллар. Әле авылларда колхозлар таралмаган, совхозларда эре мал комплекслары, меңәрләгән баш сарык, каз, тавык фермалары гөрләп эшләп килә. Берзаман фермада сарыклар югала башлаган. Ферма мөдире каракның кем икәнен белә дә бит, кулыннан тотмагач, исбатлый алмый шул. Байтак вакыттан соң, бер мәҗлестә утырганда, туган тиешле бу кешедән: «Ничек урлый идегез ул сарыкларны, бер дә эләкмәдегез?» – дип сораган. «Хи, бер дә кыен булмады ул. Җаен таптык без аның. Ошаган симезрәк сарыкны сайлап ала идек тә, башына эшләпә, йә бүрек каплап, өстенә плащ, яки иске шинель кидереп, алгы аякларын өскә күтәреп китә идек урам иңләп. Каршыга кеше-мазар очраса: «Чучка кебек эчмәсәң, тизрәк атла, сарык!» – дип сөйләшә идек. Авыл халкы ул-бу булмасын, исерекләр бәйләнмәсен дип, безне урап үтә иде», – дип, сарык урлауның яңа ысулын табуларын сөйләгән тотылмаган карак.
Н. ӘХМӘТҖАНОВ.
Чаллы шәһәре.
Комментарии