- 11.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №18 (7 май)
- Рубрика: Аулак өй
Бу язганнарымны укыгач, мине 100 кешенең 99ы сүгеп атса да, гаҗәпләнмәм. Шулай да, язганнарым дөреслеккә туры килә. Сүзем – реклама турында. Чынлап та, реклама – минем өчен бик кирәк нәрсә. Мисал өчен, плитәгә аш куйдым, ә телевизордан бик матур концерт яки кино бара ди. Беренче реклама вакытында ашның туртасын алып, газны бераз кысып куям. Икенче рекламада, аш ташып утырмыймы икән дип, карап киләм. Өченчесендә исә бәрәңге әрчеп куям, аннары суганны… Шулай итеп, аш пешеп тә чыга. Кер юганда да шулай эшләп була. Реклама вакытында шалтыратып, таныш-белешеңнең хәлен белү дә зыян итми. Эшеңне дә эшлисең, кино-концертыңны да карыйсың, һич югы диваныңнан торып, бүлмә буйлап бер әйләнеп килергә мөмкин.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА.
Сарман районы, Җәлил бистәсе.
Комментарии