Бер очрашу – үзе бер гомер

Бер очрашу – үзе бер гомер

2020нче ел – тарихи даталарга бай ел. ТАССРның –100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Моңа өстәп, Кукмара районы төзелүгә 90 ел. Истәлекле вакыйгалар уңаеннан Өлге авыл китапханәсендә «Бер очрашу – үзе бер гомер» дигән темага телдән журнал кичәсе үткәрелде. Шушы истәлекле даталар өчесе дә районыбыз, авыл җирлеге белән тыгыз бәйләнгән.

Журналның «Күңел моңым синдә, туган як!» дип аталган беренче бите Кукмара районы оешуның 90 еллыгына багышлана. 90 ел дип әйтсәк тә, аның тарихы берничә гасырны үз эченә алган. Башта ул кечкенә генә авыл булган. Еллар үткән саен 124 авылны, 1 эшчеләр бистәсен берләштергән, барлыгы 149 мең гектар чәчүлек җире булган Кукмарабыз хәзер күрше районнар өчен генә түгел, шөкер, бөтен республикага үрнәк һәм мактаныч. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов республика тарихында беренче мәртәбә сөт саву буенча рекордлы күрсәткечләр өчен районга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденын тапшырды. Бу безнең өчен бик зур җиңү! Өлге авылына килсәк, ул районда иң төзек, йортлары матур, китапханә, клубы, балалар бакчасы гөрләп эшләп килгән авыл. Боларда 1979-1993нче елларда рәис булып эшләгән Шәһимәрданов Шаһимәрдән Хәсьян улының өлеше зур. Ул үзенең 37 елдан артык гомерен колхоз-совхозларны үстерү эшенә багышлый. Ул эшләгән елларда авылда балалар бакчасы, мәдәният йорты, мәктәп, йортлар төзелә. Авылларга газ кертелә. Бүгенге чараның кунагы Шәһимәрдән Хәсьян улы: «Бер генә кеше берни дә эшли алмый, күмәкләшеп, бергәләшеп эшләгәнгә күрә без алда булдык. Сезнең белән иңгә иң куеп эшләвем белән мин бәхетле», – дип, авылдашларына олы рәхмәтен белдерде.

Журналыбызның икенче бите Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Җиңү көне якынайган саен хатирәләр дә яңара. Инде ветераннарыбыз сафы да нык сирәгәйде. Шулай да Манзарас авылы җирлеге башка авылларга караганда бу яктан бәхетлерәк дип әйтергә була. Чөнки, кайсыбер авылларда сугыш ветераннары инде бөтенләй калмаган. Ә бу җирлектә сугышның тере шаһитләре – Салихова Хатирә апа, Салихов Мөбәракҗан абый, Мөхәммәдиев Гайфи абыйлар исән-сау, балалары тәрбиясендә яшәп яталар. Бүгенге кичәнең төп герое – II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, Ленинград оборонасы өчен, Жуков медальләре иясе Хатирә апа Салихова. Ул – Ленинград блокадасының бар авырлыгын үз җилкәсендә татыган батыр сугышчы. Хатирә апа Өлге авылының гына түгел, районыбызның да тере легендасы. 1942нче елда Хатирә апаның да кулына повестка тоттыралар. Арчада комиссия үткәч, аларны туп-туры Мәскәүгә җибәрәләр. Биредә радистлыкка өйрәтәләр, Химки шәһәрендә хәрби әзерлек була. 1943нче елның гыйнварында, төнлә, Ладош күле буенча җәяүләп 60 км ара үтеп, алар Ленинград шәһәренә керә. Ә шәһәрдә аларны камалыш, ачлык, пуля һәм бомба «яңгыры» көтә. Ул аэростатчылар частенда хезмәт итә. 24 татар кызы була алар. Киров исемендәге заводны аэростатлар ярдәмендә немец самолетларыннан саклыйлар. 900 көнгә сузылган Ленинград камалышының яртысына шаһит булган кызны һәр адымда үлем сагалый. Дошманга нәфрәт, җиңәсе килү теләге тешне кысып түзәргә көч бирә. Батыр кыз дошманнарны җиңеп, туган ягына әйләнеп кайта. Героебыз сәхнә түренә менгәндә һәрберебез зур горурлык хисе кичергәндер. Хатирә апа авыр сугыш елларын, ачлык, ялангачлык турында, күп мәртәбәләр үлем белән очрашуын һәм исән-имин туган авылына әйләнеп кайтуын сөйләде. Хатирә апа әле дә районыбыз тормышы белән кайнап яши. Быел Кукмарада узган «Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика фестиваленең зона турында «Өченче буын героинясы» номинациясендә катнашып җиңү яулады. Район мәдәният йортында «Сугышта хатын-кыз йөзе түгел» проекты кысаларында булып узган чарада катнашты. Хатирә апага 96 яшь. Алар ире – сугыш ветераны Салихов Мөбәракҗан абый белән 65 ел бергә пар канат булып яшиләр.

Изображение удалено.Изображение удалено.ТАССР төзелү – Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле чор. Шул уңайдан журналыбызның өченче бите «Татарстаным, синең белән горурланам!» дип атала. Бу битебезнең кунагы – Җиһаншина Вәсилә Каим кызы. Аны районда белмәгән кеше юктыр. Үзенең 32 ел гомерен балаларны укыту-тәрбия эшенә багышлаган кеше. Пионер Вәсилә, комсомол Вәсилә, пионервожатый Вәсилә, тәрбия эшләре буенча иң оста оештыручы Вәсилә – Пычак урта мәктәбенең җанлы тарихы. Бу чарада Вәсилә Каим кызы үзенең укучылары белән шаулы, данлы мәктәп елларын искә төшерде.

Бүгенге матур тормышыбыз өчен без аларга бурычлы. Бу чарада күпләр яшьлек елларын, истәлекле хатирәләрен яңарткандыр. Күңелләргә җылылык, рухи азык өстәүче, эчкерсез аралашу-очрашу булды бу.

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасының методик-библиография бүлеге җитәкчесе

Рушания ИЗМАЙЛОВА

Комментарии