«Концерт куеп кына акча эшлим дисәң, «шабашникка» әверелергә кирәк»

«Концерт куеп кына акча эшлим дисәң, «шабашникка» әверелергә кирәк»

Үзе җырчы, үзе укытучы. Үрнәк ир һәм менә дигән әти дә әле. Өстәвенә, тәрбияче дә. Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов турында сүзем. Аның белән сәхнә тормышы, йолдызлык чире һәм башка кызыклы темаларга сүз куерттык.

«МИҢА ЙОЛДЫЗЛЫК ЧИРЕ КАГЫЛМАДЫ»

– Рәсим Низамов сәхнәдә сирәгрәк күренә хәзер, диләр.

– Күптән түгел яңа клибым чыкты, телевизордан күрсәтеп торалар. Концертларда чыгыш ясыйм. Югалдың, диләр – югалмадым! Кешегә ярап бетеп булмый. Бер гыйбрәтле хәл бар бит. Бер мужик бара икән: ишәген, хатынын, балаларын җитәкләгән дә, бөтенесе җәяү бара, ди. Боларны күргән халык: «Кара, юләр. Ишәгенә утырсалар була бит», – ди икән. Икенче кайтканда ир ишәгенә хатынын һәм балаларын утырткан. Халык: «И, мескен, барысын утырткан, үзе җәяү кайта», – ди икән. Шуның кебек халыкка ошап бетеп булмый.

– Ничә ел сәхнәдә кайныйсыз инде?

– Быел миңа – 50, иҗатыма – 25 ел. Рәсим Низамов булып сәхнәдә чыгыш ясый башлавыма 25, ә болай 30 елдан артык шушы өлкәдә кайныйм. Алай да әле җырланасы җырлар да, башкарасы эшләр дә байтак. Бу елны үткәннәрне яңарту елы дип атар идем, чөнки иҗатыма нәтиҗә ясар чак.

– Сез гастрольләр белән йөрмисез, ахры?

– Юк. Иҗатымның гөрләгән чагында да гастрольгә чыгарга ашкынмадым. Моның белән генә акча эшлим дисәң, «шабашникка» әйләнергә кирәк. Акча эшлим дип, концерт куйсаң, иҗатың югалачак. Мин иҗатны да, үземне дә югалтмыйча, урталыкны сакларга тырыштым. Сәхнә бит ул шундый әйбер. Халык алдында булу энергияне ала. Сәхнәгә чыккан саен, сиңа ничәмә-ничә күз карап тора. Ул күп хезмәт сорый торган нәрсә. Кул чапканда матур, тик халык сәхнә артындагы тормышны белеп бетерми. Ниндидер урталыкта булуны кулайрак күрәм.

– Димәк, сез йолдызлык чиреннән интекмәгәнсез?

– Юк. Бүген сәхнәгә менгәннәрнең бик сирәге генә музыка буенча югары белем алган. Мин авылдан килеп, икенче тормышка килеп кердем, тормышның асты өскә килде. Ныклап торып шушы музыканың нечкәлекләрен өйрәнә башлаганда, тырмашырга туры килде. Көллиятне тәмамлап килүчеләргә бераз җиңелрәк булды. Менә шуны аңлаганга күрә миңа йолдызлык чире берничек тә кагыла алмады. Сәхнәгә килүнең һәрбер баскычын үттем. Хәзер шәхси радиолар күп, реклама яхшы эшли. Теләсә нинди кешене популяр ясыйбыз, диләр. Ясыйсыздыр, ләкин сез җырчы ясамыйсыз. «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул», – дип язган Габдулла Тукай. Шулай, ләкин җыр сәнгать буларак югалырга тиеш түгел. Кызганыч, бүген җырның урыны түбән төште.

– Моның сәбәбе нидә соң?

– Мондый үзгәрешләр сәнгатьтә генә түгел, әдәбиятта да сизелә. Һәвәскәрлек күп. Тематикасы бар, ние бар, әмма халыкчанлык юк. Менә Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен генә алыйк. Яхшы язучылар күп, әмма Мәһдиевнең телен кабатлаганы юк. Элек шул әсәрләрне ярышып укый идек. Совет мәктәбендә укыдык. Үземнең балалардан да чыгып әйтә алам: хәзер алар мәгълүматны телефоннан күбрәк ала. Монда гаеп үзебездә дә, мәктәптә дә, укытучыда да түгел, яшәеш, чор алышынудадыр. Сәнгатьтә дә шулай ук.

«АКЧА ҖЫРЛАМЫЙ БИТ ӘЛЕ УЛ»

– Рәсим Низамов – кем ул?

– Иң беренче чиратта, мин – халык алдына җырчы булып чыккан кеше, чөнки ничә ел гомерем сәхнәдә үткән. Шул ук вакытта үземне укытучы дип тә атар идем, чөнки мин профессиям буенча укытучы да. Яши-яши тәҗрибә җыясың. Җырчы дип кенә санасам, җыр дип кенә кайгырмыйбыз бит. Тел, татар милләте өчен дә ут йотабыз. Татар халкына хезмәт итүче бер кеше дип саныйм үземне. Җырның сүзе дә бар, мәгънәсе дә, тәрбиясе дә. Димәк, әле мин – тәрбияче дә.

Сәхнәгә «Каеннар арасында» җыры белән мендем. Бу җыр турында күп сүзләр ишетергә туры килде. Җиңелчә җыр кирәк иде, ул шундый булды. Истә кала, гел җырлап йөрисең. Әмма җиңеллеккә омтылам дип, бөтенләй җиңеләергә ярамый. Җырның мәгънәсе булырга тиеш. Мәрхүм Роберт Миңнуллинга: «Роберт абый, сүгәләр бит, нишләтим?» – дип әйткәнем дә булды. «Энем, җырла, җавабын үзем бирермен», – диде. Озак та үтми:

«Син бит шигырь аңламыйсың,

 Булсаң да ил агасы.

 Каен миңа – сылу бер кыз,

 Сиңа – утын агачы», – дигән дүртьюллык иҗат итте.

«Сагындым сөйгәнемне» җыры да шушы стильдә. Ә бүген репертуарым үзгәрәк, анда үзем эзләгән, авторлар белән аралашып эшләгән җырларым күбрәк.

– Яшь барган саен репертуар үзгәрә дигән сүзме бу?

– Юк, минем һәр концертта «каеннар» белән бергә халык җыры да, башка әсәрләр дә барды. Бер концерт программасына тупладым барысын да. Сара Садыйкова әсәрләрен һаман җырлыйм. 5 ел укыган дәвердә җыелган багаж җитәрлек, чөнки көн саен икешәр сәгать вокал белән шөгыльләнә идем. Спортчылар кебек үк сәнгать белән дә шөгыльләнергә, сәхнәгә чыгарга әзерләнергә кирәк.

– Җыр кешене танытамы, әллә кеше җырнымы?

– Минем очракта икесе дә. Әле яңа җырчы буларак мин җырны, җыр мине танытты. Әгәр дә хәзер яңа җырны сәхнәгә чыгарам икән, димәк, ул җырны мин танытам.

– Ә кайсы очракта авыррак?

– Хәзер медиа чыганаклары күбрәк. Элек бер шәхси радио –«Дулкын» радиосы бар иде. Аннары әкренләп башкалары барлыкка килде. Җырыңны таныту, үзеңә дә танылу мөмкинлеге зуррак хәзер.

– Булды, җитте, бүтән сәхнәгә менмим, дигән чаклар булдымы?

– Әйткән булды, әмма бүтән әйтмәслек була идем, чөнки алай әйтергә ярамый. Алдыңа китереп куяр дигән гыйбарә бар. Аллаһ Тәгалә сиңа шундый сәләт биреп, сәхнәгә менгергән икән, димәк, юкка түгел. Син җырлый алган кадәр җырларга тиешле.

Мин Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетында укыдым. Казанга музыка укытучысы булам дигән ният белән килгән идем. Башта кереп китәргә авыр булды. Укыган дәвердә төрле бәйгеләрдә катнаштым. 1997нче елда «Татар җыры» халыкара җыр конкурсында катнашып, лауреат исеменә лаек булдым. Аннары консерваториядә укыдым. Күпме юл үтелгән һәм бу юкка түгел дип саныйм.

– Рәсим Низамов булып сәхнәдә чыгыш ясавыгызга 25 ел. Үзегезнең тамашачыгыз бар. Аларны кызыксындыру, шул биләгән урыннан тайпылмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Яхшы җыр җырларга. Аллаһка шөкер, тормыш шигарем бар: «Һәр эшнең үз профессионалы булырга тиеш». Тукай әкиятендәге кебек былтыр кысканга быел кычкырып торырга түгел. Үткәнне үткәндә калдырырга, тамашачыны зәвык, моң белән кызыксындырырга, тәрбияләргә кирәк. Җырчы кеше һәр ситуациядән дә чыгу юлын таба белергә тиеш. Кайчак сәхнәгә чыгып авыз да ачасы килмәгән чаклар була, тик аны тамашачы сизәргә тиеш түгел.

– Арттан төртүче булмаса, сәхнәгә менеп булмый хәзер, диләр...

– Акчаң булмаса, артист була алмыйсың, диләр. Акча җырламый бит әле ул. Төрткән очракта да белеп төртергә кирәк. Бу кешедә сәләт булмаса, акча белән генә ерак китеп булмый. Бүген сәхнәдә бөтенләй сәхнәдә булырга тиеш булмаганнар да бар. Мин худсовет дигән нәрсәгә күпмедер эләгеп калдым. Көненә 10шар җыр иҗат итәсеңме, 10шарны яздырасыңмы – монда берәүнең дә эше юк, аны барыбер комиссия тикшермичә бер җирдә дә яңгыратмаячаклар. Ә комиссиядә 10лап кеше, дәрәҗәле музыкантлар. Мин алты җыр яздырып, худсовет аша үткәрдем. Соңрак «Татарстан» радиосы аша гына ишеттем, алтысы да комиссия аша үткән иде. Җыр ул – тәрбия. Көйгә салынган сүзләр җыелмасы гына түгел, аның мәгънәсе булырга тиеш. Колак иң беренче чиратта сүзне ишетә, мәгънәне аңлый. Җыр – сәнгать, аның үз культурасы. Юкка гына институтта 5-6 ел укымыйлар. Монда бит җыр өйрәнмиләр, җырларга өйрәнәләр. Авызыңны ничек дөрес итеп ачарга, басымны дөрес куярга...

– Тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

– Тәнкыйть булырга тиеш дип саныйм. Ул бит гел начарлык дигән сүз түгел. Минем иҗатыма пародияләр дә күрсәтәләр. Моңа мин көлеп кенә карыйм, чөнки пародистның үз эше. Әйткәнемчә, һәркемгә дә ярап бетеп булмый.

Югары уку йортында укыганда бер укытучы миңа: «Рәсим, гади булма. Гади амебаны балык та ашамый аны», – дигән иде. Гади булу – үзеңне өстен кую дигән сүз түгел. Гадилек – ул үзе бер осталык дип әйтмим, гади булыр өчен акыл кирәк. Гадилектә – көч. Гади булырга кирәк, әмма акыллы гади булу мөһим. Интеллигент булырга кирәк. Нәрсә туры килде шуны сөйләргә түгел. Бүген сәхнәдә нәрсә телиләр шуны сөйлиләр. Сәхнә – изге урын, дип юкка әйтмәгәннәр бит. Бу сүзләрне Сара апа Садыйкова гел әйтә торган булган. Сәхнә – тәрбияли торган урын. Кызганыч, бүген ул тамадалар шау-шуына әйләнеп бара. Алга таба нәрсә булыр, белмим. Туфан абый Миңнуллинның «Утырып уйлар уйладым» дигән китабы бар. Шунда ул болай дип язган: «Миңа сәнгатьтә ике әйбер ошамый. Беренчесе – үзешчәннең профессионал дәрәҗәсендә үзенә урын дәгъвалавы, икенчесе – профессионалның үзешчән дәрәҗәсенә төшеп, халтура белән шөгыльләнүе». Менә шул.

«АШАРГА ПЕШЕРЕРГӘ ЯРАТАМ»

– Халык белмәгән шөгылегез бармы?

– Андые юк. Кызыксынуларга килгәндә, балыкка йөрергә хыялланам, тик ул хыялда гына кала бирә. Җәй җитсә – черки, кыш җитсә – салкын, димен, әмма хыялланам. Техникада казынырга яратам. Бала вакыттан ук машина астында үскән малай булгангадыр инде, чөнки әти гомер буе шофер булып эшләде. Гомумән, ир-ат эшләргә тиешле бөтен эшне эшли алам. Төзәтү, төзү, дисеңме. Ниятенә бирелеп тотынсаң, барысын эшләп була. Ир-ат кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Бу чыннан да шулай. Ир-ат хатын-кыз эшләгән эшнең барысын да эшли ала, бала гына таба алмый. Үземне белгәннән бирле гел хезмәттә үстем. Гаиләдә бердәнбер бала булгангамы, күп эшне үземә генә башкарырга туры килә иде. Утын әзерләү, бакчада казыну, су ташу... Уйнарга вакыт та калмый иде.

– Димәк, сезнең гаиләдә эш бүленеше юк?

– Юк. Мин ашарга да пешерәм. Күңелеңне биреп эшләсәң, бөтен эшне башкарырга мөмкин. Ашка иң беренче чиратта тәмләткечләр түгел, ә күңелеңне салырга кирәк. Җиренә җиткереп, тырышып башкарырга. Ир-ат пешергән аш тәмлерәк тә була әле. Юктан чыккан сүз түгел. Ир-ат айга бер, ярты елга бер пешерергә мөмкин, шуңа күрә ул бөтен җанын биреп эшли, ә хатын-кыз өчен бу көндәлек эш.

– Гаиләдә сез нинди ир?

– Вакыты белән кырыс та, вакыты белән йомшак та мин. Тиз кызамын, тиз суынамын. Мин гаилә, өй, балалар өчен яши торган әти, ир-ат, гаиләнең тотнагы. Минем белән җайлап эшләгәндә, барысын да башкарырга була. Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирәм, ә начарлыкка бары тик игътибар итмим. Яхшы эшләгән кешегә икеләтә яхшылык эшлим. Начарлык эшләсәләр, мин ул кеше белән араны өзәм.

– Гаилә белән иҗат арасында сайлау була аламы?

– Мондый сайлау алдында калган егетләрне беләм. Бергә укыган егетләр арасында да бар андыйлар. Тавышлары матур, сәхнәгә менәчәк юллары сикәлтәсез... Тик никтер берсе дә сәхнәгә менми. Шулай бер концертта күрештек тә: «Кая югалдың, ник югалдың?» – дип сорашам. «Өйләндем әле», – ди бу. Уйландым. Дөрес, гаиләң белән аңлашып яшәү мөһим, тик сайла: гаиләме, иҗатмы дигән сорау алдында калырга тиеш түгелсең. Тормыш корачак кешең сине аңларга тиеш. Аллаһка шөкер, мин хатыным белән 27 елга якын бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшибез. Шундый тәрбияне балаларыбызга да сеңдердек.

– Хатын-кызның тормыштагы роле нинди?

– Иң беренче чиратта, хатын-кыз ул – әни кеше. Һәрберебез өчен әни кадерле. Өстәвенә, ул гаилә учагын саклаучы да. Тормышта төрле хәлләр була. Хатын-кызсыз гаиләнең нуры юк. Менә шундый гаиләләр булмасын, һәр гаилә нурлы, тулы булсын. Дөньядагы барлык хатын-кызларны да бәйрәм белән котлыйм. Сәламәтлек һәм бәхеттән тыш, аларның хатын-кыз буларак дәрәҗәләрен саклауларын теләр идем.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии