«Авылга кайткан саен елап киләм»

«Авылга кайткан саен елап киләм»

«Безнең гәҗит» – үзенең авторлары белән мактана ала торган газета. Яшерен-батырын түгел, атнасына кочак-кочак хат алабыз. Шуларның күбесе – даими авторларыбыздан. Бу исемлектә Казанда яшәүче Рафаэль абый Бәйрәмов та бар.

Әтнә районы, Казак Үртәме авылында туып үскән әлеге авторыбыз 8нче февральдә 80 яшен тутырды. Шул уңайдан аның белән күрешеп, сөйләшеп алдык.

– Бәхетле картлыгымны кичерәм. Янымда – хатыным Гөлнур. Аның белән иңне-иңгә куеп яшәвебезгә дә 55нче ел китте. Берсеннән-берсе акыллы өч кыз үстердек, – дип башлады Рафаэль абый сүзен. – Оныкларга да бай без – алтау алар!

Сигезенче дистәсенә елмаеп атлый әңгәмәдәшем. Үзенә карап, бер дә 80 яшь бирмәссең, яшь егетләрдәй чибәр, акыллы, җитез ул. Әле шаярып кына: «Яшь чакта матур идем мин. Менә хәрби хезмәттә төшкән фотом бу», – дип көлдереп тә куя.

– Күпләр миңа: «Яшь күренәсең», – диләр. Ни өчен дисеңме? Һаман хәрәкәттә мин. Кыш айларында чаңгыда йөрим. Элегрәк урманга кадәр бара идем, ләкин хәзер аяк туңа. Җәйне бакчада үткәрәбез. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Узган ел биш-алты тавык та тоттык. Шулар белән мәш килдек. Селкенәбез, кыскасы. Өйдә диван саклап ятсаң, булмый ул.

– Балачакка, авылга кайтып килик әле, Рафаэль абый...

– Безнең авылдан Әтнәгә 15 чакрым. Авылыбыз Марий Иле чигенә үк урнашкан иде. Бәләкәйрәк чакта авылда 100ләп хуҗалык булгандыр, хәзер 15-20 генә йорт күреп күңелем әрни. Авылга кайткан саен елап киләм, шундый нечкә күңелле инде мин, – дип тамак төбенә тыгылган төерен йотты ул. – Безнең авылда башлангыч мәктәп кенә иде, Күлле Киме авылына барып укыдык. Без кечерәк чакта дүрт чакрым җәяү йөри идек. Кыш көне салынган сукмак бер дә күмелмәс иде. Бүген күрше авылга укырга бер бала йөри ди...

Балачагым хәтеремә бик авыр вакыт булып кереп калды. Мин гаиләдә бишенче, иң кечкенә бала идем. Сугыштан соңгы еллар... Тормыш шундый булырга тиештер дигән уй белән яшәдек. Юклык заманы: ашарга ризык, кияргә кием юк. Салкыннан туңып утырган чаклар да күп булды. Урманнар безгә ерак, анда барып җитә алсаң да, агачның бер ботагын да бирмиләр. Иске-москы кием белән йөрдем. Әле кияргә кием булмаганлыктан, бишектә дә озак тотканнар. Үземне белүгә тәрәзә төбендә утырдым, чөнки урамга чыгарга киемем юк иде.

Әтисез үстем. Ул амбарда эшләгән, август аенда сугышка чакыру килгән. Әти амбарда эшләр бар дигәч, ноябрь аенда гына алып киткәннәр үзен. Бер ай дигәндә, декабрь ахырында инде өйгә кайгы килә – өчпочмаклы хат. Әни авыл советына йөгерә: «Минем ирем үләргә тиеш түгел, ул китте генә бит әле», – ди. Авылда нәрсә белсеннәр соң. Әти үлгәч, бер айдан соң мин туганмын. Авыр булды, ашарга юк иде. Март аена ашарга бәрәңге калмый иде. Авыл буенча бәрәңге кабыгы сорап йөри торган идек. Аны да бушка бирмиләр иде.

...Мин башлангыч мәктәптә «5»ле билгесенә генә укыдым. Күрше авылга йөри башлагач, «4»леләрем дә күренә башлады. 7нче класстан соң, «3»легә төштем, чөнки эшли башлаган идем. Алай да, мәктәптә төшеп калганнардан булмадым. 10ны бетергәч, бер ел колхозда эшләп алдым. Комбайннар җыйган ашлыкны үлчәп, амбарга җибәрүче булып эшләдем. Бу эштән җибәрәселәре килмәде. Колхозда эшләгәндә миңа мөнәсәбәт үзгәрде, ярдәм итүчеләр күбәйде. Бер мунча бурасы алып, шунда тора башладык, әмма авылдан китү теләге белән яшәдем. Колхозлар безнең бозауны үз кулына төшерде, соңыннан сыер да юк булды. Авылда эш бар, әмма түләү юк иде, шуңа күрә язылып, Төмән өлкәсенә эшкә киттем. Ярты ел анда эшләп кайтканнан соң, 1933нче елгы абыем янына, Украинага шахтага эшкә киттем.

Өч ел Львов шәһәрендә хезмәт иттем. Хәрби хезмәттә дә үземне күрсәтәсем килде. Анда да спорт белән шөгыльләндем, үземне жәлләмәдем. Чаңгыда да җилдердем, гимнаст та булдым. Украиналылар таза бит алар, ә мин ябык, шуңа күрә чаңгыда да «выжт» итеп узып китә идем.

Казанга кайтып урнашу җиңел булмады. Монда аяк тыгарга урын юк иде. Трампаркка эшкә урнаштым, трамвайлар төзәттем. Тулай торактан бер бүлмә бирделәр. Алай да, акчасы күбрәк булыр дип, троллейбус йөртүчесенә укып чыктым. Алты ай укыдым да, эшкә урнаштым. Тик тиздән машина йөртү таныклыгын алдылар... Бозлавык көн иде ул. Троллейбусны тиз генә туктатып булмый бит, кызылга чыктым. Моны милиция күргән, шулай итеп эшсез калдырдылар. Яңадан электрик булып эшли башладым. Хатыным Гөлнур белән очраштык.

– Аның белән ничек таныштыгыз соң?

– Рафаэльнең апасының кайнанасы бар иде. Ул мине бик ярата иде. Шул: «Безнең бик уңган киявебез бар», – дия торган иде, – дип сүзгә кушылды Гөлнур апа. – «Мин әле кияүгә чыгарга җыенмыйм, әтиләр йорт сала шуларга булышасы бар башта», – дидем. Рафаэль барыбер артымнан йөреп, үзенекен итте. «Әти-әниләргә бергә булышырбыз», – диде. Ике елга кадәр очрашып йөргәннән соң, кавыштык. Тормыш итәргә җайлы кеше булды, балаларны бик яратты. Каравайда йорт салып шунда торганда, бөтен урам балалары өй каршына җыела иде. Рафаэль бөтен карны өеп, зур тау ясый иде. Аннан фатирга күченгәндә бөтен күршеләр күңелсезләнеп калды.

Рафаэль абый белән Гөлнур апаның эш стажы икесенә бергә 100 ел. Рафаэль абый 66 ел гомерен эшкә багышлаган. Электрик булып эшләгәннән соң, Гөлнур апа янына «Оргсинтез»га слесарь булып урнашкан. Аннары 19нчы училищеда, 5нче татар гимназиясендә дә хезмәт куйган әле.

– Кулыгызга каләмне беренче тапкыр кайчан алдыгыз? Газета битләрендә шактый язмаларыгыз урын алып өлгерде инде.

– 90нчы еллардан соң яза башладым мин. Ул чакта гел мактарга кирәк иде, мактап яза идек. Шуннан кеше эчендәгесен бушата башлады, мин дә иярдем. Бүген дә язарлык әйберләр күп. Иң борчыганы – безнең балачак. Ник шундый заманда яшәдек икән дип уйланам. Бу сорауга җавап булмас икәнен дә аңлыйм, чөнки җавап бирә алганнар күптән үлеп бетте.

– 80гә җитеп тә, чынга ашмаган хыялларыгыз калдымы әле?

– Бәләкәй чакта гармунда уйнарга өйрәнәсем килде. 24 яшьтә бу хыялымны тормышка ашырдым: гармун сатып алдым һәм уйнарга өйрәндем. 27дә велосипед, 55 яшемдә машина алдым. Иң яхшы хатынлы булдым. Иң уңган кызлар үстердек. Хәзер оныклар да гаилә кора башлады. Аллаһка шөкер, бөтен теләгәнем тормышка ашты.

Матур картлык кичерә Рафаэль абый. Юк, карт дип әйтеп булмый әле аны. Көләч йөзле, ак кеше ул. Тормышны ярата, булганына шөкер итә белүче дә. Үзе шундый булганга күрә, янына шундыйларны җыйган да. Әнә, Гөлнур апа үзенә багышлап нинди шигырь дә иҗат иткән:

– Өч кызым, алты оныгым, өч киявем бар, ә ирем бер генә бөртек, – ди ул көлеп.

Син бит минем кара карлыгачым,

Һаваларда очкан бөркетем.

Син бит минем кара каргам,

Киләчәккә булган өметем.

РЕДАКЦИЯДӘН. Рафаэль абый Бәйрәмовны матур юбилее белән тәбрик итәбез! Сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм хөрлеге, балалары, оныкларының бәхетенә куанып, җәмәгате Гөлнур апа белән тигезлектә гомер итүен телибез. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын! Газета укучыларын үзегезнең матур язмаларыгыз белән сөендереп торыгыз!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии