Милли каһарман!

Милли каһарман!

Агымдагы елның 8нче гыйнвары – Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе, Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге* президиумы әгъзасы, аның актив эшчәнлеге катнашында төзелгән «Миргазиян» мәчетенең оештыручысы, җәмәгать эшлеклесе Рәүф әфәнде Абдулла улы Ибраһимовның 80 яшьлек юбилей көне. Милли җанлылыгы булган милләттәшләребез арасында аны белмәгән кеше юктыр дип уйлыйм.

Рәүф әфәнде туксанынчы елларда башланып киткән эшчәнлеген хәзерге көннәрдә дә дәвам итә. Конституциядә бирелгән миллилек хокукларыбызның үтәлешен таләп итеп, төрле югарылыктагы җитәкчеләргә, депутатларга, президентларга милләтнең зарларын белдереп язып тора. Миллилегебезне яклап оештырылган җыелышларны алып баручы буларак, кулындагы микрофон аша җыелган халыкка кирәкле мәгълүматны җиткереп тора.

«Звезда Поволжья» газетасының һәр санында диярлек аның репликалары һәм көн кадагына туры килгән мәкаләләре бастырыла. Халыкчан карашлы «Безнең гәҗит»тә дә аның миллилегебезне яклап язган кыю фикерле мәкаләләрен укып торабыз. Хәзерге вакытта Аксакаллар атнага бер мәртәбә очрашып, миллилегебезгә багышланган җыелышлар булып тора.

Кызганыч, безнең булдыклы, милли җанлы шәхесләребезгә хөрмәт күрсәтеп, аларның хезмәтләрен бәяләп, юбилей кичәләрен хөкүмәт югарылыгында билгеләп үткәрүләр каралмаган. Бер тиен хезмәт хакы алмыйча, миллилегебезне яклап хәзерге көннәргә кадәр эшләп торган, суверенитет алуда иң зур тырышлык куйган милли хәрәкәт вәкилләрен кыерсытып яшәү гаҗәп хәл түгелмени?

Без, Татарстан Аксакаллар Шурасы әгъзалары һәм милли хәрәкәттә катнашучылар, булдыклы һәм зур хөрмәткә лаек җитәкчебез – Рәүф Абдулла улы Ибраһимовны 80 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән тәбриклибез, исәнлек-саулык теләп, Рузалия ханым белән тигезлектә, күңел тынычлыгында шатланып яшәп, якыннарының хөрмәтендә булып, алдагы көннәрдә дә милләтебезгә хезмәт итеп яши торган хәерле гомер теләп калабыз.

Милли хәрәкәт вәкилләре исеменнән Рәфкать ИБРАҺИМОВ

*Юстиция министрлыгы тарафыннан эшчәнлеге туктатылган оешма

Комментарии