Эшнең асылы бер – карашлар төрле

Соңгы ике елда безгә хастаханә юлын бик еш таптарга туры килде. Әле дә табиблар, шәфкать туташлары ярдәменнән башка яши алмыйбыз, чөнки ирем авырый. Быел июль аенда Республика клиник хастаханәсендә иремнең аягын да кистеләр. Район табибларына да, Казан табибларына да рәхмәттән башка сүзебез юк. Районыбызның изге күңелле, олы йөрәкле, үз эшенең чын остасы булган терапевтыбыз Анфиса Геннадий кызы Сурадеевага нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр төсле. Шулай ук, ачык йөзле, алтын куллы хирург Виталий Константин улы Волковка, участок табиблары И. И. Җамалиева, Л. М. Хәбибуллиналарга һәм без мөрәҗәгать иткән башка табибларга да рәхмәтлебез.

Республика клиник хастаханәсенең эрен хирургиясе бүлеге мөдирләренә һәм табиблары хакында нинди генә җылы сүзләр әйтсәм дә аз булыр төсле! Алар шифалы куллары белән генә түгел, ачык йөзләре, тәмле телләре белән дә авыруларны дәвалый. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән, аны тирәнтен белгән профессиональ табиблар кулына эләктек без. Алны-ялны белми, вакыт белән исәпләшми торган бу изге күңелле табибларны җитәкчеләре дә үз вакытында күреп, эшләрен югары бәяләсен иде. Ни өчен дигәндә, дәүләт карамагындагы хастаханәләрдә хәзер чын фидакарьләр генә эшли, чөнки аларның хезмәт хакы бик түбән.

Халыкта: «Мичкә балны бер кашык дегет боза», дигән әйтем бар. Безнең авыл фельдшерының табиблыкка ник укыганын гына аңлый алмыйм, әллә ак халатка кызыккан инде, белмәссең. Элеккеге фельдшерыбыз пенсиягә киткәннән бирле, юньле-башлы ярдәм күргәнебез юк. Телефоннан чылтыратсаң, трубкасын да алмый. Өстәвенә, елга әллә ничә тапкыр ялга китә.

Авыл кешесе гел хастаханәгә барып ята алмый бит. Уколларны медпунктка гына йөреп алыр идек. Тик 10 уколны кадату өчен, безнең фельдшер янына, ким дигәндә, бер ай йөрергә кирәк. Аның өчле-тугызлы гына эшләп йөргәнен район хастаханәсендә дә беләләр, тик нәтиҗәсе генә күренми. Бәлки, хәзер, яңа җитәкче килгәч, хәлләр үзгәрер дигән өметтә калабыз.

Әлфинур БИЛАЛОВА.

Балык Бистәсе, Балыклы Чүкәй авылы.

Эшнең асылы бер – карашлар төрле, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии