Йөзьяшәр авыл

Йөзьяшәр авыл

21нче октябрьдә җитмешләп хуҗалыгы булган кечкенә генә Октябрь Бүләк авылы үзенең йөз еллык туган көнен бәйрәм итте. Иртәдән коеп яуган яңгырга да карамый, Октябрь Бүләк авылы чын-чынлап бәйрәм рухына күмелде ул көнне. Тантанада шушы җирлектә туып үсеп, озак еллар җитәкче урында эшләгән Әнәс Гадиев истәлегенә мемориаль такта, шулай ук авылга багышлап истәлек ташын ачу һәм табадан гына төшкән «Чагыллы Октябрь Бүләк» китабын тәкъдим итү дә бер тында үтеп китте. 
Тирә-ягын урман чорнап алган, матур табигатьле, яшеллеккә күмелеп утыручы авыл ул. Элек-электән эшкә уңган, тырыш халык яшәгән бу авылда. Ленин крестьяннарга җир бирү турындагы декретка имза куеп, җир бирелә башлагач, шушы авыл буласы урынга бик күп гаилә килеп урнаша башлаган. Авылга нинди исем бирергә, дип, халык бераз аптырап калган. Ленин исеме бирү турында да тәкъдимнәр булган, ләкин бертавыштан Октябрь Бүләк дип исемләгәннәр. Декретны имзалау октябрь аенда булганлыктан, авыл халкы моны үзләренә октябрь ае бүләге дип кабул иткән. Шул рәвешле авыл һәм анда яшәгән халык бу исемне гасыр буе бик горур йөртә. Авылның бердәм, дус, эш сөючән халкы авылны оптимизациядән дә саклап кала. Өч дистә ел элек Карамалы, Таллы Бүләк, Октябрь Бүләк авыллары бер совхозга оешып, замана җилләрен җиңә. 
Ерактан ук биредә уңган халык яшәгәне күренеп тора. Авыл уртасында ислам нуры чәчеп мәчет утыра. Бу мәчетне төзүдә авыл халкы актив катнаша. Беренчел матди ярдәмне Сирин атлы авыл агае күрсәткәнлектән, мәчетне дә аның исеме белән «Сирин мәчете» дип йөртәләр икән. Йортлар төзек, ихата-куралар аллы-гөлле төсләргә буялган, сихри бер дөньяда кебек тоясың үзеңне Октябрь Бүләк авылында. Урамда көз булса да, әле авылдагы яшеллек үзенең төсен җуймаган. Күз күреме җирдән урманнар, болыннар башлана. Әнә Сарсаз елгасы буендагы кояш нурларын үзенә тартып торучы Чагыллы калкулыгын аласыңмы, Кыргыз грәненме, Торна сазынмы, Юкәле кул яки Ташлы аланымы – һәрберсе үзенчә матур, үзенчә күңелгә якын, кадерле. Авыл кырыннан башлангыч алган көмеш сулы чишмәләре һәрберсе үз көен көйләп, салмак кына агып ята. Һәркайсының үз исеме, үз тәме. Кем кайсын ошата... Алан, Шәфигулла, Әбүзәр, Мәрдәнша, Мәмдүдә, Татулык чишмәләре... Бәлки шул шифалы суны эчеп, урман һавасы сулап үскәнгәдер, бу авылдан бик күп күренекле кешеләр чыккан. Алар арасында дәрәҗәле хәрбиләр, даны еракларга киткән нефтьчеләр, исемнәре данга күмелгән укытучылар, табиблар һәм башка бик күп һөнәр ияләре бар.
Октябрь Бүләк авылы иманлы, гыйлемле нәсел кешеләренә бай булуы белән дә районыбыз авыллары арасында аерылып тора. Шәҗәрәләр һәм изге язмаларны туплап бүгенге көндә нәсел мирасы итеп саклаучы Мөнәвир абый Зәйнуллинның хезмәтләре дә олы ихтирамга лаеклы. 
1941нче елда башланган дәһшәтле Бөек Ватан сугышына да биредән 104 ир-ат китә. Шуның 51е туган нигезләренә әйләнеп кайта алмый. Кечкенә генә татар авылы да бөек Җиңү көннәрен якынайтуга үзенең лаеклы өлешен кертә. Якташыбыз, бөек каһарман Альберт Шәйхетдинов исеме исә район гына түгел, республикага да яхшы таныш. Аның күрсәткән батырлыгы йөрәкләрдән мәңге җуелмас. Әфган, Чечен сугышларында катнашкан баһадир егетләр дә шактый биредә. Кечкенә генә авылдан чыккан хәрбиләр исемлеге генә дә дистәдән артып китә. Хөкүмәт бүләкләре, орден-медальләр ияләре булган данлыклы авылдашлар, тырыш якташлар турында да бертуктаусыз сөйләргә мөмкин булыр иде. 
Татар милләтенең үзенә генә хас йолалары, гореф-гадәтләре бар. Октябрь Бүләкнең мәдәни балкышы да башкаларныкыннан ничектер аерылып, үзенә җәлеп итеп тора. Татар режиссерлары арасында танылу алган, Русиянең «Алтын битлек» театр премиясенә лаек булган Айдар Җаббаров, Азнакай халык театры артисты Рәис Гарипов, композитор, музыка белгече Гөлназ Зарипова, җырчы Рүзилә Ганиева исемнәрен телгә алу да бу якның талантларын күзалларга ярдәм итә. 
Октябрь Бүләк авылы Чагыллы урман кочагында урнашканга, элек-электән монда яшәүчеләр урман байлыкларыннан мул файдаланган: чабатасын ясарга да, юкә мунчала әзерләргә дә, бишеген үрергә дә чималны шушыннан тапканнар. Гомер-гомергә авылның үз тегүчеләре, тукучылары, чигүче-бәйләүчеләре, пешекчеләре, аш-су осталары булган. 
Шушында яшәгән халыкның яшәү рәвеше, һәр династиянең нәсел агачы, авылның бай тарихын чагылдырган «Чагыллы Октябрь Бүләк» китабы көтеп алынган бәһасе булмас изге бүләккә тиң. Яше-карты үз нәсел-шәҗәрәсен барлап, киләчәк буыннар өчен бәяләп бетергесез бай хәзинә, килер буыннарга затлы мирас әзерләде. Саллы китап ике кило авырлыкта, бай эчтәлекле, бик күп тарихи мәгълүматлар тупланган. Әлеге китапта шушы җирлектә яшәп иҗат итүче авылдашларның иҗат җимешләре дә урын алган. 
Гомумән, Азнакай районында, райондагы авыллар тарихын чагылдырган китаплар чыгару бик күркәм традициягә әйләнеп бара. Октябрь Бүләк турындагы китап соңгы 10 елда халык тарафыннан хуплап кабул ителгән тарихи җыентыкларның 33нчесе булды. 
Инде бер теләк: күп көч куеп иҗат ителгән тарихи китаплар үз укучыларын тапсын, туган ягыбыз тарихын яшьләр дә белеп үссен! Гүзәл табигатьле, челтер чишмәле, җиләк-җимешкә бай урманлы авыл тарихына багышланган китап киләчәк буыннарга әби-бабайлардан бер ядкарь булып калсын!
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА, 
Җәүһәрия ШӘРИПОВА,
Азнакай шәһәре

Комментарии