- 10.12.2023
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2023, №48 (6 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
ТАТАР КУМБАШЫ
19нчы октябрь көнне көндез Киров өлкәсенең Татар Кумбашы авылы китапханәсендә халык белән очраштым. Аларга мең еллык татар тарихы һәм әдәбияты, үземнең 40 еллык иҗатым турында сөйләдем. Сораулар да күп булды, кешеләрне дини мәсьәләләр дә кызыксындыра икән, аларга улым белән икәүләп җавап бирдек. Китапханәдә татарча китаплар әллә ни күп түгел, минем дә бер генә китабым – «Кырык сырт» кына бар иде. Шуңа күрә аларга бик сөенеп башка китапларымны да бүләк иттем.
Татар Кумбашы бик борынгы авыл икән, аңа инде 620 еллар. Авылда ике борынгы мәчет бар, аларның манаралары совет чорында да киселмәгән. Биредә 500-600 кеше яши. 9 еллык мәктәп, аңлавымча, татар теле укытыла. Балалар өйдә татарча сөйләшсә дә, урамда урысча сөйләшә икән. Әбиләргә һәм әниләргә хәзер күп нәрсәнең алардан торуын кат-кат аңлаттым – балаларының татарча белүе, сөйләшүе хәзер тулысынча алардан тора. Милләтне, телне саклап калуда башка юлыбыз юк, бигрәк тә, Татарстаннан читтә.
ИСКЕ ЙӨРЕК
Шул ук көнне кич Киров өлкәсенең Иске Йөрек авылы мәчетендә халык белән очрашу узды. Очрашуда Киров өлкәсе мөфтие Нияз хәзрәт Кашапов һәм Яңа Смәил җирле үзидарә башлыгы, Салкын Чишмә авылы имамы Рәшит Әхәтов та катнашты һәм чыгыш ясадылар.
Иске Йөрек авылы бу төбәктә иң борынгы татар авылларының берсе, язуларынча, аңа 1240 елда ук нигез салынган. Авыл тарихы турында китап та бар, аның авторы Мөнир Әһлиев. Авыл шактый зур, анда 600 кеше яши икән, 2 мәчет, музей, урта мәктәп бар, татар теле укытыла. Мин үзем дә бу авылда 2002нче елда булып, күләмле тарихи очерк язган идем. Авыл хәзер тагын да зурайган, матурайган, халык җитеш тормышта яши.
«ХУДЯКОВ УКУЛАРЫ»
Малмыжда менә инде ун ел буе «Худяков укулары» дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырыла. Бу чараны Малмыж шәһәренең төбәк тарихын өйрәнү музее үткәрә. Быел ул тарихи датага туры килде – моннан 103 ел элек, 1920нче елның 20нче октябрендә абыйлы-энеле Михаил һәм Иван Худяковлар Малмыж музеена нигез сала. Быел «Худяков укулары»на Киров өлкәсеннән генә түгел, Татарстаннан һәм Удмуртиядән дә килгәннәр иде. Бу фәнни чарада беренче тапкыр Худяковларның нәсел дәвамчылары да катнашты – Екатеринбургтан гаиләсе белән килгән Батиев Юрий Владимирович апаларының оныгы булып чыкты. Гаилә архивын өйрәнгәндә ул Худяковлар нәселенә килеп чыга һәм эзләнүләрен интернетта шул юнәлештә дәвам итә. Юрий Батиев кулында минем «Михаил Худяков и история татарского народа» дип аталган китабымны күрү аерата сөенечле булды.
Конференциядә төп чыгыш минеке иде, ул «Книга жизни Михаила Худякова» дип атала. Билгеле булганча, быел Худяковның «Очерки по истории Казанского ханства» дип аталган китабы басылып чыгуга 100 ел тула. Мин докладымда аның бу китабына җентекле анализ ясадым, Михаил Худяковка кадәр дә, аннан соң да татар тарихы турында бу дәрәҗәдә дөрес, объектив китапның язылганы булмавын әйттем. Михаил Георгиевичның чын мәгънәсендә зыялы, талантлы тарихчы булуын ассызыкладым. Форсаттан файдаланып, Малмыж музеена Михаил Худяков исемен бирергә тәкъдим иттем. Киләсе елга М.Г. Худяковның тууына 130 ел тула, музейга аның исемен бирү юбилеена зур бүләк булыр иде. Шулай ук музейга ике уникаль фото бүләк иттем, беренчесе Михаил Худяковның әтисе Георгий Павловичның фотосы, икенчесе энесе Иванның фотосы. Аларны миңа 1989нчы елда Малмыжда Худяковның якын туганы, 80 яшьлек Наталья Николаевна биргән иде, ул Варвара Георгиевнаның кызы.
Конференциядә Татарстанның Балтач Урта мәктәбеннән, гимназиядән һәм Карадуган гимназиясеннән җитәкчеләре белән бергә укучылар да катнашты, алар нәсел шәҗәрәләре турында сөйләделәр, татар халкының бөеклеген һәм талантын үз нәселләре тарихында ачып бирә алдылар.
НОКРАТ АЛАНЫНДА
21нче октябрь көнне Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәре мәчетендә халык белән очраштым. Утыз мең кеше яшәгән бу шәһәрдә яртысы татарлар икән. Шуңа күрә мәчетләре дә икәү, үзешчән сәнгать коллективлары да бар. Татарстанның Кукмара районына терәлеп торган бу шәһәр тарихта хәрби заводлары, сәүдәгәрләре, купецлары белән билгеле. Гагарин урамына урнашкан мәчеттә хатын-кызлар дүрт төркемдә дүртәр ел дини белем алалар икән, очрашуга да алар килгән иде. Мин аларга үзем турында да, милләт һәм төбәк тарихы турында да җентекләп сөйләдем. Шунысына сөендем, арада минем тарихи романнарымны укучылар да бар иде. Мәчеткә үземнең китапларымны һәм «Туган җир» журналының быелгы саннарын бүләк итеп калдырдым.
Язучы һәм тарихчы Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
Чаллы шәһәре
Комментарии