« Дүрт меңнән артык төп агач утыртты»

« Дүрт меңнән артык төп агач утыртты»

Аның агачлары әле һаман шаулый. Алай гына да түгел, тирә-юньгә ямь дә өсти, хатирәләрне дә саклый. Соңгыларына без дә иярдек.

Раушан Баязит улы Гәрәев дигән исемне Арча халкы яхшы белә. Күпләргә бу кеше белән күрешү бәхете дә елмайган. Аның ярдәм кулы сузмаган вакыты сирәктер. Кулдан ярдәм итә алмаса, җылы сүзе белән булышырга ашыккан ул. Район саклык банкы идарәчесе булып эшләгән Раушан абый турында шулай дип искә алалар. «Ул әле дә яныбызда сыман», – дип авыр сулап куя балалары. Аның бакыйлыкка күчкәненә инде 15 ел вакыт узган, ә кылган гамәлләре, әйткән һәр сүзе һаман колакта яңгырый, ди алар...

– Без ике малай үстек. Энекәшем бар, хәзер инде үз гаиләләребез белән яшибез. Әти исән булса, алты оныгын сөеп туя алмас иде. Кызганыч, берсен генә, минем улым Таһирны гына күреп кала алды ул, – дип хәтер йомгагын сүтә Раушан абыйның өлкән улы Руслан. – Таһир тәпи киткәч тә, аны үзе белән эшкә ияртеп йөри башлады. Берничә тапкыр банкка да алып төште. Бу малайга белем бирәм, банк эшенең бөтен серләрен ачам, документ белән эшләргә өйрәтәм дип хыялланды. Өлгермәде генә.

Руслан да әтисе юлыннан киткән. Җитәкче кеше. Районның иминиятләштерү компаниясен җитәкли. Бөтен уңышларында да әтисе тәрбиясен һәм аның ярдәмен күрә ул.

– Әтине кырыс түгел иде дип әйтә алмыйм, андый ягы бар иде. Кырыс та, әмма чамасын да белә иде. Бүгенге тормышта кырыс булмасаң, бернигә ирешеп булмас. Гаиләдә дә бу сыйфатыңны күрсәтеп алу кирәк, бигрәк тә ике малаең булганда (көлә. – Авт.). Аның шул ягын ярата идек. Әйе, бәлки, яшьрәк чакта үпкәләгән чаклар булгандыр, әмма шуның белән ул безне тормыш авырлыклары алдында сынмаска өйрәтте, – дип дәвам итте ул.

Раушан абый кеше буларак та, җитәкче буларак та якты истәлек калдырган, урман да утырткан шәхес әле. Арча ягыннан Бирәзә тавына җиткәндә уң якта бүген безне Раушан Гәрәев утырткан нарат, каен, чыршылар сәламли.

– Безнең әти табигатьне бик ярата иде. Мөмкинлек туган саен чаңгы шуар иде. Агач утыртырга да яратты. Йорт салгач, авыш урынны тигезләтеп агач утыртты. Шланг сузып су сиптек, икенче елларны әти һәм энем Рөстәм белән үсеп китә алмаганнары урынына яңаларын утырттык. Әти: «Киләчәктә биредә бик матур урман үсәчәк, олы юл буе ул районның көзгесе булыр, район кешеләре, үтеп йөрүчеләр өчен табигатьнең матур бер почмагы булыр», – дип әйтә иде.

Раушан абый табигатькә – агач, ә малайларына – гадел тәрбия бүләк иткән. Аның гел әйтә торган сүзен төнлә уятып сораса да белә Руслан: «Улым, бөтен кешене дә тигез итеп күр. Кешене алдамагыз, авыр булса да турысын әйтегез». Балачактан ук шул сыйфатлар белән бергә хезмәткә дә өйрәткән ул балаларын.

– Иртән исемлек биреп калдырыр иде. Ә исемлектә – бүген эшләнергә тиешле эшләр. Шуларны башкармыйча клубка чыгу турында уйлама да, – дип көлеп искә ала Руслан. – Әти өч йорт салды, дүрт меңнән артык төп агач утыртты. Монысы Арча районында гына. Башка чит җирләрдә утыртканнары да бар. Әле күршеләргә дә агач утыртыгыз дип йөри иде. Җомга һәм шимбә күпләр өчен ял көне булса, без ул көннәрдә агач утыртуда идек. Ул чакта нәрсәгә инде шуның кадәр агач дип уйласак, хәзер төшенәбез. Бу матурлык кына түгел, һәр агач төбе – хатирә. Ә аларның һәрберсе истә. Көрәкне болай тотарга кирәк, дөрес тотмыйсыз, дип өйрәтте. Эшләп үстек, эштән курку безгә хас түгел.

Руслан үзе дә табигатькә битараф түгел. Бүген төп нигездә, әтисе йортында гомер итә, хатыны белән өч бала тәрбияли. Әниләре дә һәрчак яннарында. Чистарту, бакча эшләрен яратам, ди ул. Крыжовник, алмагач кебек агачларны ул да утырта. Ләкин хикмәт агач утыртуда түгел. Иң мөһиме, әтисе тәрбиясен әле дә куллана ул.

– Мин банкта эшләгәндә беркайчан да кешене борып чыгармадым, аннан йөз чөймәдем, кулымнан килгәнчә булышырга тырыштым. Эшли башлаганда гына ялгышлыклар, кечкенә хаталар китә иде. Ул әллә ни зур проблема да түгел иде кебек, әмма шул кечкенә генә хата өчен дә әти мине бөтен хезмәткәрләр каршысында эт итеп сүгәр иде. Өйгә кайткач: «Мин моны сиңа аерым карашта бу дип әйтмәсеннәр өчен генә түгел, эшеңдә бүтән хаталар җибәрмәсен өчен эшлим», – дия торган иде.

Раушан абый кәнәфиендә утырып, идарә итү эшен генә алып бармый. Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк әлеге егетнең күңелендә җырлау, концертларда катнашу теләге гел яши. Ул кечкенәдән бик моңлы, матур итеп җырлый, гармунда уйный. Танышларының, дусларының туйларын алып баручы да була. Бу кызыксынуларын эшли башлагач та ташламый.

«Көтәсеңдер син мине, кайтыр дип,

Тезелешеп кошлар кайтканда»...

Әлеге җыр юллары «Кичер мине, әнкәй, гафу ит» җырыннан. Бу җырны Раушан абый да үзенә генә хас моң һәм осталык белән башкарган. Истәлеккә дип яздырып та калдырган әле.

– Раушан малае булуым белән горурланам. «Еще как» горурланам. Күрше районнарга барсам да, берәр кеше белән сөйләшеп китсәм дә: «Әтиеңне беләм бит мин. Ул миңа иң авыр вакытымда ярдәм кулы сузган кеше», – дип искә төшерәләр. «Тракторчы булып эшләп йөргән чакта малайны өйләндерергә акча бирде. Процентларын да күбәйтмәде, елын да озайтты. Туен да үткәрдек, бүләк тә алып бирә алдым. 10 мең түгел, 30 мең итеп түлә, бер дә борчылма, дип биреп чыгарды бит», – дип сөйлиләр. Кешенең күңелендә синең әтиең турында шундый җылы истәлекләр саклангач, аның чыннан да яхшы кеше булганлыгына инанасың, – дип елмаеп сөйләде Руслан.

Раушан абый 52 яшендә начар авыртудан үлә. Әмма беркайчан да тормышыннан зарланмый ул. Казанда больницада ята, әмма күңеле белән һаман өенә ашкына. 15 ел элек 28нче октябрь, шимбә көнне, бөтен киемен җыеп, өенә кайту бәхете дә елмая аңа. «Әҗәле тарткандыр. Үз аягы белән мунчага да керде, чабынып чыкты. Үләр алдыннан тәһарәт алган кебек булды. Әни әле ул ярата торган аш та пешергән иде. Зур тәлинкә белән аны да ашады, кичке 7ләр тирәсендә хәле китеп, җан да бирде», – дип искә төшерә малайлары.

Раушан абыйның тагын бер васыяте – туганнарның кадерен белү һәм алар белән араны өзмәү. Бу сүзләргә күптәннән колак салып яши Гәрәевлар гаиләсе. Русланның энесе Рөстәм үзенең гаиләсе белән Казанда яшәсә дә, һәр атна төп нигезгә кайтып бергә җыелырга онытмыйлар. Бер генә очрашу да Раушан абыйны искә алмыйча узмый. Хәер, аларга агачларга бер күз салу да җитә: алар җил искән саен шаулап, әтиләренең һәрчак янда икәннәрен искә төшерә бит.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии