- 10.12.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №49 (6 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Федераль каналларда күренгән якташларыбыз ничек яшәп ята?
Арып-талып эштән кайтканнан соң, тамак туйдыргач, телевизор каршына килеп утырудан да рәхәт нәрсә юктыр кеше тормышында. Ә экранда якташыңның йөзен күрсәң, икеләтә шатланасың. Ник шатланмаска ди, ул бит синең туган җиреңнең йөзен таныта!
Татарстан сәләтле һәм үз дигәненә ирешә торган кешеләргә бай. Бәлки, шуңадыр алар республика белән генә чикләнеп калмыйча, Бөтенрусия күләмендә үткәрелгән чараларда еш катнаша. Ә кемнәрдер хәтта телевизор экраннарын да яулый. Танылган телепроектларда катнашкан якташларыбыз ничек яшәп ята, тапшырудан соң аларның тормышы ничек үзгәргән – шуны барладык.
СӘЙДӘ МӨХӘММӘТҖАНОВА
«Голос. Дети» – миллионлаган тамашачы күңелен җәлеп итәргә өлгергән проект. Биредә җыр-моңга сәләтле 7-14 яшьлек балалар көч сынаша. Проектның телевизордан әйләнүче рекламасын күргәч, кемнең генә анда катнашып карыйсы килми икән?! Казан кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанова да – шундыйлардан. «Голос. Дети» проекты турында рекламадан күреп белдем, – ди ул. – Гаиләм белән киңәшләшеп, үземне сынап карарга булдым».
Сәйдә «Голос. Дети» проектының икенче сезонында катнашты (2014нче ел). Беренче чыгуында ук «Су буйлап» җыры белән тамашачы һәм жюри күңелен яуларга өлгерде. Озын толымлы, озын керфекле мөлаем татар кызы җитәкчесе Пелагея белән берлектә проектның күп этапларын үтте һәм менә – 3нче урын аныкы! Татар кызлары бер җирдә дә сынатмый бит!
«Бу проект минем тормышымны бик үзгәртте. Бар җирдә – урамда, поездда, самолетта – таный башладылар. Билгеле, башта бу минем өчен сәер иде. Хәзер ияләшә төштем инде. Ә бүген исә мине төрле проектларга, татар эстрадасы артистлары белән берлектә чыгыш ясарга чакырып торалар. Чит илдә яшәүче милләттәшләр дә даими чакыра. Быел Америкада, Финляндиядә, Испаниядә булдым. Испаниядәге балалар лагеренда җыр буенча дәрес үткәрдем», – ди бүген 10нчы класста укучы Сәйдә.
АЛЕКСАНДР ЗАҺИДУЛЛИН
Ә менә Александр Заһидуллин Мәскәүне биюе белән яулый. ТНТ каналында күрсәтелә торган «Танцы» проекты яшьләр арасында бик популяр. Һәр бии белгән кеше (кайвакыт бии белмәгәне дә) бу проектка ашкына. Александр проектка үз алдына максат куеп бара. Хәер, максаты булмаса, ул «Танцы»га ике ел рәттән килмәс иде бит. 3нче сезонда Александр үзенчәлекле биюе белән тамашачы һәм жюри күңелен яулап, икенче турга үтә. Чираттагы турга үтә алмаса да, кәеф төшерергә ашыкмый: 4нче сезонда яңадан таныш сәхнәдә тыпырдата. «Биюче биегәндә нәрсә кичергәнен бары тик үзе генә белә, – ди ул. Жюри әгъзаларыннан: «Син проектта!» дигән сүзне ишеткәч, каз тәннәре чыкты – моны сүз белән генә аңлатып булмый».
Александр 4нче сезонда да зур уңышка ирешә алмаса да, бу масштаблы проектта катнашуы белән горурлана. «Танцы» проектыннан соң күпләр минем тормышым, шөгыльләрем белән кызыксына башлады. Русиянең төрле почмакларында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә дуслык тәкъдим итәләр, проектка үтү серләрен сөйләвемне үтенәләр», – ди егет.
Бүген Александр Заһидуллин бию буенча төрле мастер-класслар оештыра. Димәк, проект аңа үз урынын һәм чыннан да яраткан эше белән шөгыльләнү мөмкинлеген ачкан.
АЙДАР СӨЛӘЙМАНОВ
Зәй егете Айдар Сөләйманов 4 яшеннән бирле җырлый, «Созвездие-Йолдызлык» конкурсында берничә ел рәттән югары урыннар яулый. Һәм 2015нче елда «Россия-1» телеканалы оештырган «Главная сцена» проектында катнаша.
Проектта катнашканда кичергән хисләре турында ачылып сөйләде Айдар: «Курку хисе белән һәр конкурста да очрашырга туры килә, гомумән, сәхнәгә чыкканда гел дулкынлану хисен тоям. Станиславский әйтмешли «Кем дулкынланмый, шул чын йөзен, чын күңелен күрсәтә алмый». Бәлки, шул хис якташыбызга зур уңышка ирешергә булышкандыр да. Өч елга якын вакыт үтсә дә, Айдарның «Главная сцена» проектында башкарган романсы һаман да колакта яңгырый. Шушы уңыш түгелме?!
Проекттан соң Айдар Сөләйманов бөтен дөнья буенча гастрольләргә йөри башлый, дөнья сәхнәләрендә татарча романслар да башкара.
АРЫСЛАН СИБГАТУЛЛИН
Зур апа-абыйлар Мәскәүдә «кунак» булып йөргәндә, кечкенәләр генә Казанда утырырга тиешме? Әлбәттә, юк! Әнә Казан егете – 4 яшьлек Арыслан Сибгатуллин да башта «Беренче канал»да «Пусть говорят», аннары «Лучше всех» тапшыруларында катнашып кайтты. Арыслан башкаруындагы «Священная война» җыры интернетта таралды, шуннан күреп алып, әлеге тапшыруларны оештыручылар аны үзләре чакырып алды. Максим Галкин алып барган «Лучше всех» тапшыруында Арыслан сәнгатьле итеп шигырь сөйләвен дә күрсәтте – Гамлет монологын башкарып таң калдырды.
Малайның әнисе Гүзәл һәр тапшыру вакытында улы өчен борчылып, җан атып торды. «Арыслан һәр алынган эшенә – шигырь булсынмы ул, җырмы – бик яратып әзерләнә. Бала булгач, аның да мультфильм карыйсы, уйныйсы килә, билгеле, әмма ул тотынган эшенә бик җаваплы карый. «Лучше всех» тапшыруына Гамлет монологын да өч көндә ятлады», – дип сөйләде Гүзәл Сибгатуллина.
Бүген Арыслан үзенең яраткан шөгылен – җыр җырлау һәм шигырь сөйләвен дәвам итә. Аны төрле чараларга чакырып торалар. Мәсәлән, 23нче апрельдә Тукай һәйкәле янында узган Шигырь бәйрәмендә «И туган тел»не сөйләде, «Тантана» театраль премиясен тапшыру тантанасында катнашты. Ә әле күптән түгел генә Казан яшь тамашачы театрын 85 еллыгы белән тәбрикләү чарасында катнашты. Кем белә, бәлки, 15-20 елдан Арыслан Сибгатуллин дигән милләттәшебез безне дөньякүләм җиңүләре белән дә сөендерер.
АЙРАТ ФАЗЫЛҖАНОВ
Табиб һөнәрен үзләштергән Казан егете Айрат Фазылҗанов та Мәскәү сәхнәсенә күтәрелергә өлгергән икән. Бию белән кызыксынучы егет 2007нче елда «Беренче канал»да «Минута славы» тапшыруында катнашуга ирешә.
«Бу проектка кадәр дә үзебезнең Татарстанда һәм чит илләрдә чыгышлар ясап йөри идем. Зөфәр Хәйретдинов, Фердинанд Сәләхов, Рафаэль Латыйпов концертларында да биергә туры килде. Әмма «Минута славы» тапшыруында катнашу теләге гел күңел түремдә йөрде», – ди Айрат.
Айрат Фазылҗанов бүген дә биюне онытмый, төрледән-төрле концертларда катнашып килә. Чит илләргә дә концертлар белән йөри. «Минута славы» проекты тормышыма зур йогынты ясады: мине һәркем таный һәм төрле шоуларга чакыра башладылар. Бу исемлеккә Русия шәһәрләре генә түгел, чит илләр дә керә», – ди Айрат үзе.
ВАСИЛИЙ ЗАХАРОВ
Татарстан җыр-моң, бию, шигырь сөйләүчеләр белән генә данлыклы түгел. Башка төрле сәләтлеләребез дә җитәрлек. Казанда яшәүче Василий Захаров та шундыйлардан. «Россия-1» телеканалындагы «Удивительные люди» тапшыруында катнашып, искиткеч хәтергә ия кеше буларак танылды ул.
«Хәтерләү сәләтен яхшырту тренинглары үткәрү, кешеләрне шунда җыю теләге 2015нче елда ук барлыкка килгән иде. Күпләп җыелып, шөгыльләнә башлагач, укучыларым миңа «Удивительные люди» проектында катнашырга тәкъдим итте», – диде Василий.
Аңа бик аз вакыт эчендә күп һәм катлаулы мәгълүматны истә калдырырга кирәк иде. Әле бит сиңа миллионлаган тамашачы да карап тора. Тик Василий моны башкарып чыкты. «Мондый зур проектта катнашуым беренче тапкыр иде. Бәлки, шуңа күрә дә сәхнәдә вакыттагы кичерешләремне сүз белән генә аңлата алмам. Ул баш миенең шартлавына тиң иде», – ди Василий Захаров. Хәзерге көндә исә ул башкаларны да хәтерне яхшырту серләренә өйрәтә.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,
КФУ студенты

Комментарии