Мин белгән артистлар

Хәрби пенсиягә чыгу белән, Казанга кайтып, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына инженер булып урнаштым. Эш дәверендә татар артистлары белән танышып, дуслашып киттем. Үзе сөйкемле, үзе кыңгыраулар чыңын хәтерләткән матур тавышлы Зилә Сөнгатуллинаның әллә кайлардан кул болгап исәнләшүе бүген дә истә.

Венера Ганиева «Соловей» җырын искиткеч матур итеп җырлый иде. Суверенитет референдумы узу белән, күбрәк татар җырларын башкарып, тулысынча татарча сөйләшүгә күчте.

Зәйнәп Фәрхетдинова зур сәхнәгә беренче генә адымнарын ясый иде әле ул вакытта. Опера театрына репетицияләргә еш йөрде. Аның эшләмәгән үтүген күтәреп, театр коридорларыннан йөгереп йөрүе үзе бер кызык булып истә калган.

Театрның иң талантлы, иң абруйлы артисты – Хәйдәр Бигичев тумышы белән Сергач якларыннан булганга, мишәрлеге белән горурлана иде. Шахмат уйнарга яратты. Сине барыбер җиңәбез, дип, Айдар Фәйзрахманов белән икесе миңа каршы уйный торганнар иде. Җиңсәләр, чәпәдек әле, дип, рәхәтләнеп көләләр иде.

Миңа атаклы Рудольф Нуриены да күрергә насыйп булды. Ул театрга балет артистларының репетицияләрен күзәтергә һәм сәхнәдәге чыгышларын карарга дип килгән иде. Ул инде бу вакытта каты авырый иде. Әмма шулай да туган җиренә кайтырга көч тапкан. Бу аның Казаны, татар халкы, туган җире белән мәңгегә дип саубуллашырга кайтуы булган.

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии