Авыллар да бакыйлыкка күчә, ләкин...

Авыллар да бакыйлыкка күчә, ләкин...

...Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем...
Тукайның бу юллары Мари урманнары арасында ташка уелып язылды...
Һәркем өчен кадерле, балачак истәлекләре белән күңеленә кереп утырган хатирәләре була. Минем өчен шундый хатирәләрнең берсе – Арча районында халык телендә Өстеял, рәсми атамасы Кече Әтнә дигән авыл белән бәйле. Мин белә башлаганнан анда 27ләп хуҗалык бар иде. Элек тә шундый кечкенә булган ул. Мари Иленә сыенып, урман эченә урнашкан. Табигате, суы, чишмәләре белән данлыклы авыл бу. Тик соңгы гаилә биредән 20 ел элек күчеп китте. Кызганыч, бүген буш нигезләр, әле аварга өлгермәгән капка баганалары гына утырып тора. Моңсу... Әмма әле исән калган ояларына сыерчыклар кайтып ел да оя кора, һәм... без, авылны сагынучылар, авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булган авыл балалары кайткалап зирад кыла. Зираты да, чишмәсе дә караулы, булдыра өстеяллылар. 
Миңа да менә шушы авылда узган шатлыклы вакыйганың шаһиты булырга туры килде. Авылга һәйкәл – нигез ташы урнаштырылды. Хәзер килер буын, узгынчы юлаучылар беләчәк, биредә авыл булган. Бу ташны агачлар, үләннәр дә камап ала алмас... 
Әлеге вакыйганы интернет аша дусларыбыз белән дә уртаклаштык. Һәркемгә бик нык тәэсир итте ул. Шунда институттагы сабакташым, туган ягы – Аксубай районында ярты гасырга якын балаларга белем бирүче ветеран-педагог Искәндәр Мөгыйнов әйтеп куйды: «Кешеләр генә түгел, авыллар да бакыйлыкка күчә шул...» Әле бер ай гына элек уйламаганда сөеклесен – Гөлсинәсен озаткан ятим калган ир өчен бу тема якын. Ярый әле балалары, оныклары бар. Менә Өстеялны да яшь буын, балалар, оныклар, кияү-киленнәр яшәтә. Зиратны чистартып торалар. Һәм күпләр соңгы сыену урынын да биредә сайлый. Димәк, авыл әле сулыш ала, бакыйлыкка җыенмый...
Әнә нигез ташы турында сүз чыгуга дәррәү кузгалып акча җыйдылар. Һәйкәл турында хыялланып, башлап йөрүче Нуретдин Шәйхетдинов эш башларга куркып та торган иде, юкса. Шиген минем белән дә уртаклашты. Әмма мин дә уйланыбрак калсам да, сер бирмәдем, булдырабыз аны, дип куәтләп җибәрдем. Чынлап та булдырдылар: сүз чыгуга ике көн эчендә акча да җыелып бетте, ташны эшләргә заказ да бирелде. Өстеяллылар бердәм булуларын тагын бер тапкыр расладылар. Авылның гөрләп торган чакларында да бер гаилә булып яшәүләре минем исемдә калган. Әнә һәйкәлне күрергә дә җыелып кайтканнар. Күрешү, хәл-әхвәл сорашу, эмоцияләрнең чиге юк. Азан әйтеп, Коръән аятьләре, дога белән башланып китте бу очрашу. Иң өлкән ак әби Фәүзия апа ачты һәйкәлне. 
«Бу җирдә Өстеял (Кече Әтнә) авылы халкы гомер кичергән. Авылга 18нче гасыр башларында нигез салынган» Әнә шундый язулы таш каршылый хәзер бирегә кайтучыларны авыл зираты юлында. Әйе данлыклы тарихы бар бу авылның. Кечкенә булса да, бик әһәмиятле роль үтәгән ул. Биредә юлаучылар туктап ял иткән, атларын ашаткан. Исеме дә шуннан алынган Өстеял (Постоялый двор). 
«Имам буларак, кайда гына вәгазь сөйләргә туры килми. Шушы Өстеялны үрнәк итеп куям. Зиратларын барып карагыз, дим. Оялдыра торган зиратлар бихисап юкса. Электән үк дус яшәдегез. 1638нче елда Түбән Оры исемлеккә кергән. Түбән Орыда 8 фабрика булган. Урын булмагач, берне биредә төзегәннәр, берсен якындагы Онҗы авылында. Бөтен Русияне тукыма белән тәэмин итеп торганнар, чит илләрдә сәүдә иткәннәр. Шундый олы тарихлы халык без. Шул данны оныттырмыйк», – диде ерак булмаган Түбән Орыдан килгән минем бертуган абыем Зөфәр Фәйзрахманов. Ул кечкенә чагында биредә әбиебездә еш кунакта булган. Әниемнең әнисе Ташкенттан кайтып шушы авылга кияүгә чыккан бит. 
Мин туганда исән түгел иде инде әбием. Шулай да мин дә каникулларда бирегә киләм, әбием үстергән Асия апа һәм Фәттах җизни (урыны оҗмахта булсын) гаиләсендә кунак була идем. Ә аларның уллары Нуретдин апалары белән безгә килә. Шул туганым Нуретдин Шәйхетдинов нигез ташын кую инициативасын үз кулына алды. Ниятен гамәлгә куярга булышкан авылдашларына рәхмәтләрен җиткерде:
– Сирена, Фәридә, Рәкыйп... барын да санап бетерә алмам, классташларым, авылдашларым күтәреп алды. Мин эшләгән Арчадагы ООО «Энергосервис» ширкәте директоры Рамил Зиннурович Әхмәтгалеевка рәхмәт. Берсүзсез экскаватор бирде. 120 км арадан алып кайтып урнаштырганда энекәшләр Даяр Хәбибуллин, Раил Зөлкәрнаев башлап йөрде. 2 көн эшләдек. Халык җыелышына матур итеп куясы килде, – диде ул. 
Саяр абый улы Даяр Хәбибуллин авылдагы һәр эшнең башында тора. «Нигез ташы куябыз дигәч, шикләнеп караучылар да булды. Аны барыбер урман каплап китәр, озакламый зиратын да таба алмассыз, диделәр. Әмма еллар, гасырлар узар. Агачлар да үсәр, ә таш калачак. Кемдер шуңа абыныр да, белер, биредә авылыбыз булганын», – диде ул авылдашлары алдында. 
Авылны, чишмәне барлап торучы Даяр, Динарлар әти-әниләре Саяр абый белән Миңзифа апаның васыятен үтиләр. 2004нче елда Мари Илендәге Бәрәңге бистәсенә күчеп китәргә мәҗбүр булгач та Өстеял дип сагынып яшәде алар. Соңгы сыену урынын да шушында сайладылар. Миңзифа апаның, бакыйлыкка күчкән чакта юл өзеклеге генә була күрмәсен, дип теләгәннәре гел исемнән чыкмый. Чөнки яңгыр яуса, буран булса, бирегә керә алмыйсың. Аллага шөкер, Хак Тәгалә аларны озатырга көнен бирде. Алар үз зиратларында ята. Юкса, Мари Иленә кергән Шылан авылы аша урман кичеп болыннан гына барып була бу авылга.
Әхәт абый кызы Гәүхәрия апа (биредә кешеләрне элеккечә атыйлар, кем кызы, улы, килен-кияве дип сөйләшәләр) Яңа Кенәр авылында яши. Аның белән очрашырга насыйп булса, гел беренче сүзе – «Илфат, Өстеялга барганың юкмы? Ничек икән анда?» Кеше тормаган авылда нинди яңалык булсын инде юкса... 
«Авыл сагындыра шул. Җимерек нигезебезне, зиратларны күрергә Казахстандагы мәрхүм абыемның балалары, казах кияве кайтты. Балалар, киленнәр, кияүләр, оныклар килеп тора. Очрашып яшик, Сабантуйлар оештырдык. Шушында бергәләшеп корбан ашлары да уздырырбыз», – диде ул очрашуда. 
«Бирегә зур дулкынлану белән кайттык. Белеп булмый, бу якларда да зур-зур коттеджлар салып яши башларлар әле. Шуңа күрә без дә нигезләребезгә ябышыйк. Элек әти-әниләргә кайтып кына китә идек, аны-моны уйламадык. Инде менә үзебезнең дә яшь бара. Торган саен туган нигез сагындыра икән. Матур гадәтне бетермик. Очрашып яшик. Авылыбызның горурлыгы Саяр абый балалары әнә нигезләрен ничек карап тора?! Аларның нигезе үрнәк», – дип хисләре белән уртаклашты шушы авылның Нури абый кызы Нурисә дә.
Фәрит Нуриев авылдагы эшләрдә һәрчак актив катнаша. Бу тантанага кайтучыларны мул табын, бәлешләр белән каршы алды ул. Рәкыйп Баһаветдинов корган өстәлләр сый белән тулы иде. Авылдашлар һәйкәл янында гына түгел, самавырлы табын янында да гәп корды.
«Хәтеремдә, әтиләр кибет янына җыелалар да, кайчакта бәхәсләшеп тә китәләр. Шунда кемдер, туктагыз, әнә Яңа әтнәлеләр кебек буласыгыз киләме?! Таралышмагыз, дип туктата. Балаларыбыз да шул бердәмлекне, матур традицияләребезне дәвам итсеннәр. Авыл яшәячәк. Нигезләрне карап йөрдек әле, кайда нәрсә булганын хәтерлибез. Күңелгә тия. Моңсу. Аягыбыз йөреп торганда авылга кайтып торыйк», – дип чакырды ул авылдашларын.
Радик Сибагатуллин соңгы магикан. Бар да китеп бетеп, әниләре дә Яңа Сәрдәгә күчкәннән соң да, бер ел яшәргә тырышты әле ул Өстеялда. «Утларны өзделәр, аннан 2005нче елда китәргә мәҗбүр булдым инде. Кышын кибеткә күрше авылларга чаңгы белән йөрдем. Хәзер Яңа Сәрдәдә яшим, Өстеялдан күченгән бал кортлары белән шөгыльләнәм. бик сагынам», – ди ул.
Әнием һәм без килеп йөргән Фәттах абыйларның күршесе Әдехәм абый кызы Рәмзия Әхмәтҗанова да кайткан иде тантанага. 
– Әниләр нәкъ 20 ел элек Арча районындагы Иске Кенәргә күченделәр. Беләсеңме, төшкә Иске Кенәр керми. Безнең күңелдә Өстеял гына. Шушында тудык, тәпи киттек, уйнап үстек.
– Азапландыгыз бит инде, ялларда пычрак ерып 20шәр км җәяү кайта-китә идегез... – дим.
– Юк, барыбер кадерле авылыбыз. Ничек сагындырмасын инде?! Бер гаилә кебек яшәдек бит без бу авылда. 8 ел элек Иске Кенәрдә әтием үлде. Ишетеп бөтен Өстеял халкы килде. Коръән ашын ике партиягә бүлеп уздырырга туры килде. 70тән артык кеше җыелды. 
Рәмзия апа минем әниемне дә искә алды. «Аның Фәттах абыйларга килгәнен тәрәзәдән карап көтеп тора идем. Килсә, чабып керәм. Бик матур апа иде ул. Бик ярата идем аны», – дип ул минем дә күңелемне иләсләндерде. 
Минем әнием Әминә Ташкент шәһәрендә туган. Ул бик бай, дәрәҗәле мулла кызы. Әмма әбием Мәрьям 11 айлык әниемне алып, бабамны ташлап, бу якка кайтып киткән. Әниемне Кызыл Утар авылында сеңлесендә калдырып, Өстеял авылына тол иргә кияүгә чыккан. Әнием дә 5нче сыйныфта укыганда алар янына күчкән. Фермада эшләгән, сугыш вакыты бит. Аннан Түбән Оры авылына әтиемә кияүгә биргәннәр. Мин әни белән бергә үскән Асия апаларда, Фәттах җизниләрдә кунак булам. Аларның улы Нуретдин белән яшьтәшләр диярлек. Авылның гөрләп торган чаклары иде бу. Бик матур, бай тормышлы авыл. 
Аның данлыклы, бик күп риваятьләр иясе булган чишмәсе дә бар әле. Суын теләсә ничек кулланырга, мәсәлән юынырга ярамый. Дәлилләре җитәрлек. Бу як халкы, марилар аны изге чишмә дип атый. Суы бик сихәтле. Бозылмый. Аңа ераклардан кайталар. Әниемне дә ел да шунда алып килеп бик озаклап янында утырып, Коръәннәр укып кайта идек. Хәзер дә мин бик еш барам чишмәгә, авылга. Әмма бүген авылда ташландык нигезләр генә каршы ала. Бик моңсу. Авыл халкына рәхмәт. Элеккеге бердәмлекләрен җуймыйлар. Хәтта, килен-кияүләр дә бу авылны үзенеке итеп саный. Мин дә бит анда тумаган, кунакка гына килгәләгән. Әмма сагынам, юксынам шушы авылны. Аның ниндидер бер сихерле тарту энергетикасы бар күрәсең... Әнә шул энергетика авылга бакыйлыкка күчәргә, онытылырга ирек бирми. Фәттах җизнәм, Саяр абый кебек зират әһелләре бүген балалары өчен сөенеп яталардыр...
 

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,
Арча районы Өстеял авылы – Мари Иле Шылан авылы – Казан

 

Кайчандыр Марий Иле белән Татарстанны тоташтыручы күпер салынды. Республикакүләм әһәмияткә ия юл буласы иде. Әмма ташланды. Ничә млн сумлык хезмәт ишелеп бара. Юл төзелмәде. Кем ничек булдыра ала, сүтеп алып киткәннән калган корылма бу...
Кайчандыр Марий Иле белән Татарстанны тоташтыручы күпер салынды. Республикакүләм әһәмияткә ия юл буласы иде. Әмма ташланды. Ничә млн сумлык хезмәт ишелеп бара. Юл төзелмәде. Кем ничек булдыра ала, сүтеп алып киткәннән калган корылма бу...
Шушы күпердән Татарстанга юл китә. Элек мин балачакта ат белән күтәртелгән дамбадан бирегә кунакка килә идек. Ул минем авылым Түбән Орыга чыга. Беркайчан да өзеклек булмады. Әмма бүген ул тупик, сазлыкка терәлә. Тик навигатор шуңа бора, юлчыларны иске юлга чыгарып адаштыра. Картада һаман бар ул юл димәк...

 

Авылдан соңгы булып Миңзифа апа белән Саяр абый гаиләсе Мари Иленә Бәрәңге бистәсенә күченде. Саяр абый гомеренең соңгы минутына чаклы авылын сагынып яшәде. Кызганыч, каерып, каезлап, җимереп талап торалар авылны. Саяр абыйларның да җитешле нигезе тарала вәхшиләр тарафыннан. Ләкин иң караулы нигез әле бу. Балалары, оныклары кайтып шушы нигезне чистартып тора. 
Авыл урамы бүген буш. Утырып ял итәргә капка төпләре юк... Бу зират юлы...
Авыл зираты. Бар да тәртиптә. Бу эшләрдә Фәттах улы Нуретдин, Саяр уллары Даяр, Динар башлап йөрүчеләр. Зират әле һаман ачык. Авыл халкы соңгы сыену урыны итеп аны сайлый
Беткән авылның нигез ташы.
Риваятьләргә кергән сихәтле сулы чишмәне Даяр белән Нуретдин тәртиптә тота...
Нуретдин Шәйхетдинов

 

 

Комментарии