Фирдүс Тямаев: «Авыл җирлеге башлыгы белән булган низагны зурга җибәрергә дә мөмкин иде…»

Фирдүс Тямаев: «Авыл җирлеге башлыгы белән булган низагны зурга җибәрергә дә мөмкин иде…»

Күптән түгел ФирдүсТямаев журналистлар белән матбугат конференциясендә очрашты. Ике як арасында барган сөйләшүдән өзекләрне укучыларыбызга дә тәкъдим итәбез.

«ҖЫРНЫҢ СҮЗЕ ГАДИ БУЛЫРГА ТИЕШ»

– Язылган шигырьнең халык күңеленә барып җитүе мөһим. Беренче карашка шигырь мәгънәле һәм матур кебек тоелырга да мөмкин, ләкин көйгә салгач, ул тамашачыга барып җитми. Минем бер җырымда «Бизмәндә тибрәлә язмышның мин кылыр хәлиткеч карары» дигән сүзләр бар. Бүгенге көндә яшьләр бизмән дигән сүзнең ни икәнен дә белми. «Ә бизмән ни була ул?» – дип, үземнән килеп сораганнары бар. Шуңа күрә шигырь мәгънәле булса да, җырда аның кайбер сүзләрен алыштырырга туры килә. Җырга гадирәк сүз кирәк. Сүз гади булырга, отылып калырга тиеш.

«УЛ ДЕПУТАТ – АҢА СУГАРГА ЯРАМЫЙ»

– Күптән түгел Минзәлә районының Тулбай авылына концерт белән бардык. Җирлек башлыгы бераз салган килеш, миңа килеп, мине сүгә башлады, куып ук җибәрмәкче иде. Аңа ниндидер шаяруым ошамаган икән. Әмма сүгенгән кешегә безнең дә җавап табылды. Ул бит әле депутат: аңа сугарга, кул күтәрергә ярамый. Без бу низагта аек акыл белән эш йөртергә булдык. Бугазга бугаз килдек, бу мине төртә үк башлады, бу хәлне күреп, яныбызга тамашачылар арасыннан йөзләп егет җыелды. Низагның нәрсә аркасында чыгуын аңлап алгач, алар минем яклы булдылар. Ярый әле сугыш булмады. Икенче көнне район башлыгының урынбасарына шалтыраттым, әмма эшне зурга җибәрмәдек, ә зурга җибәрергә була иде. Бу гауганы кабат күтәрмәдек, чөнки кешелек сыйфатлары дигән әйбер дә бар. Мондый очраклар бик күп була.

«ЮНЬЛЕ МУЛЬТФИЛЬМНАР БУЛСА ЯРАР ИДЕ…»

– Минем улым көне буе телефоннан мультфильм карап утыра. Аны урамга алып чыгып булмый. «Әйдә, урамга, әйдә, балалар белән уйнарга!» – дисәң, «Юк, «афай» кирәк, «афай», – ди. Айфонны «афай» ди ул. Юньле мультфильмнар караса, бер хәл булыр иде. Кайдадыр кәстрүлгә күз ясаганнар, бәрәңгегә күз ясаганнар, өстәлләр, урындыклар йөри… «Ну, заяц, погоди!»ны, балаларга зыяны була, дип, караудан алып ташладылар, ә кәстрүлләр сөйләшкәнгә сүз әйтмиләр? Бәлки, мин дөрес уйламыймдыр да, әмма хәзерге мультфильмнарда әллә нинди куркыныч ерткычларны күрсәтәләр…

«ЙОЛДЫЗЛАНДЫМ» ДИП ӘЙТӘ АЛМЫЙМ»

Үземне «йолдызланган» дип уйламыйм. Кайбер вакытта мине «йолдызланган» дип әйтәләр, әмма ул бит ситуациясенә карап. Хатын белән кафеда ашап утырасың, тоталар да, синең ашаганыңны читтән генә видеога төшереп утыралар. Матур түгел бит инде, бу тәрбиясезлеккә дә керәдер. Алай итеп төшергәнче, яныма килеп сорасалар, нишләп фотога төшмәскә ди, төшәм. Без синең иҗатыңны яратабыз, фотога төшәргә мөмкинме, дисәләр, барыбер күңел күтәрелеп китә. Әле хатын янында, күрәсеңме, мине ничек яраталар, дип, шаярып та куясың.

Сезнеңчә татар эстрадасында «Евровидение»га чыгарырлык җырчылар бармы?

– Бу сораудан соң миндә шундый фикер туа, әйтерсең лә безнең татар эстрадасы хәерче… Безнең эстрада җырчыларга бик бай. Моңлы җырчылар да бар, шоу җырчылары да, альтернатив башкаручылар да. «Евровидение»га барып була, ләкин ул күп акча таләп итә торган әйбер. Аннан соң чит телдә җырларга, хатын-кыз булсаң – сакал үстерергә, ир-ат булсаң – итәк кияргә яки 70 яшьлек «Буран әбисе» булырга кирәк. Бүгенге көндә, яшерен-батырын түгел, һәр фестиваль бизнеска терәлгән. Нигә «Татар җыры»нда безнең күп җырчылар катнашмый? Димәк, сере бар бит? Нигә «Болгар радиосы» премиясендә Тямаев катнашмый? Ә бит бу радио аша һәр көнне минем җырларны яңгыраталар. Чакырсалар, күңелле булыр иде, әлбәттә. Быел «Үзгәреш җиле»нә чакырганнар иде мине, тик анда катнашудан баш тарттым. Чөнки «Гомер үтә» җырын джаз стилендә җырларга куштылар. Аның бит инде нигезе салынган, ул җыр хит булган, нигә ул җырны бозарга кирәк? Ул бит малайдан кыз ясаган шикелле була! Яраткан тамашачым да: «Фирдүс әллә нәрсә эшли башлады», – дип әйтергә мөмкин. Аннан соң сорау туа: ә нигә джаз стилендә җырларга? Безнең татар милләте джазны беркайчан да кабул итмәде. Ул безнең стиль түгел. Ул чит ил стиле.

Чара барышында җырчыга «Безнең гәҗит» журналисты да үз сорауларын бирде.

– Кайбер артистлар киемнәренең бәяләре турында сөйләргә ярата. Сезнең өчен сәхнәдә ничә сумлык киемдә чыгыш ясавыгыз мөһимме?

– «Татар җыры»на 400 мең сумлык костюм киеп чыктылар. Өстеңә килешмәсә, халык җырлавыңны кабул итмәсә, хет ун миллионлыкны киеп чык! Киемемнең кыйммәтле булуы мөһим түгел, 50 мең сумга алган костюмнарым да бар, 5 меңгә дә. Килешә икән – алам, килешми икән, хет йөз мең сум торсын – алмыйм.

– Сез, җиде көн рәттән концерт куйдым, дип сөйләдегез. Артист кеше 7 көн буе фонограммасыз тере тавышка гына җырлый аламы?

– Ала. Былтыр без сентябрьдән ноябрьгә кадәр ике йөзләп концерт куйдык. Иманым камил, кулымны йөрәгемә куеп әйтә алам: бер җырны да фонограммага җырламадым. Тавыш арый, билгеле, шуңа да мин халыкка әйтәм, әгәр дә үгез тавышлары чыкса, гафу итегез, дим. Тавышым бөтенләй бетсә дә, мин хәзер фонограммага җырламыйм. Концертның көнен күчерү яхшырак. Уңайсыз, әлбәттә, тик тамашачы алдында күңелең чиста.

– Танылган булуыгыздан файдаланганыгыз бармы? Әйтик, ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткач, үткәреп җибәрүен сораганыгыз, яки больницага килеп, чиратсыз гына кертүләреннән файдаланырга теләгәнегез?

– ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткач, әгәр танысалар, сөйләшеп торабыз. Ярдәм сорасам, ярдәм итеп җибәрәләр. Танылган булуның больницага баргач та файдасы бар инде, анысы. Ләкин минем үземнең тагын бер гадәтем бар, ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткач, алдан ук әйтәм: «Әгәр дә мин кагыйдә бозганмын икән, штраф языгыз, мин аны түлим», – дим. Табиб янына барсам да, чиратка басам, аны көтеп торам. Беркайчан да мине алдан кертегез дип, әрсезләнүнең булганы юк.

Җырчының җавапларын Айгөл Закирова язып алды

Комментарии