Фәндәс Сафиуллинга 80 яшь

Фәндәс Сафиуллинга 80 яшь

Милләтебез, халкыбыз өчен армый-талмый эшләүче татарның бөек улы Фәндәс Сафиуллинга 80 яшь.

Хөрмәтле Фәндәс ага! Сезне, татар халкының данлы улын, олуг юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз!

Сез XX гасырның 80нче елларында дәүләтебез, милләтебез өчен көрәш юлына бастыгыз. Бу данлы һәм авыр юлда үзегезне ялкынлы милләтпәрвәр итеп таныттыгыз. Кар-яңгыр яуса да, чатнаган суык булса да Сез көрәшчеләрнең, Татарстан дәүләтчелеген төзүчеләрнең беренче сафларында бардыгыз.

Сез Татарстан республикасы дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларацияне әзерләүчеләрнең берсе. 1990нчы елның 30нчы августында Татарстан Югары Шурасы мөнбәреннән дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларацияне укыдыгыз һәм Татарстан тарихына мәңгелеккә кереп калдыгыз. 1992нче елның 21нче мартында Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында референдум үткәрү, 1992нче елның 6нчы ноябрендә Татарстан Конституциясен кабул итү һәм башка тарихи казанышларда сезнең өлешегез зур.

Сез тарихка күренекле татар сәясәтчесе буларак кереп калдыгыз. Ике тапкыр – 1990 һәм 1995нче елларда Татарстан парламентына халык депутаты итеп сайландыгыз. 1999-2003нче елларда Русия Дәүләт Думасы депутаты булдыгыз. Русиянең федерализм төзелешен үстерү, милли республикаларның халәтен саклау, Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен яклау өчен армый-талмый эшләдегез.

Бүгенге көндә сез милли хәрәкәтнең мөхтәрәм аксакалы, безнең остазыбыз һәм юлбашчыбыз. Алга таба да сезнең тирән акыллы һәм гаделлек белән сугарылган мәкаләләрегезне һәм чыгышларыгызны көтеп калабыз.

Сез үзегезне татар җанлы, фидакарь, намуслы, тыйнак, кешеләргә игътибарлы, олы шәхес итеп күрсәттегез. Сезнең кебек баһадирлар булганда халкыбызның киләчәккә ышанычы сүнмәс. Корыч сәламәтлек, көр күңел, ак бәхетләр һәм озын гомер телибез! Яшәсен һәм чәчәк атсын бөек һәм бердәм татар милләте һәм аның Сезнең кебек батыр уллары!

Хөрмәт белән Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге Президиумы. 17.08.2016

Комментарии