Бер җыр яңгырый колагымда

Бер җыр яңгырый колагымда

Бу фотосурәттәге кызыл камзуллы биюче «егет» мин – Саба районы Йосыф-Алан авылында яшәүче Рафис абыегыз булам. Бүгенге көндә гомер иткән хәләлем Асия апагыз белән чөкердәшеп яшибез, Аллага шөкер. Балаларыбыз кайтып йөри, аларның бәхетенә куанып, оныклар шатлыгын уртаклашып, гомер итәбез. Радиодан яңгыраган җырларны тыңлый-тыңлый алдагы көннәргә илһам чыганагы алабыз. Мин үзем дә яшьтән үк сәхнәне бик яраттым. Яшьлегебез авыр елларга туры килде, шулай булса да, үз күңелебезне үзебез күреп үстек. Җир дә сукаладык, тырма да тарттык.

Ул вакытта клуб мөдире булып Хәдичә апа эшләде. Бик көчле, үз эшен зур җаваплылык тоеп башкара торган, -моңны яратучы апа. Күрше авылларга спектакльләр куярга да еш йөрдек. , авылында еш булдык.

1971 елның февраль азагы – март башлары иде, көне төгәл хәтердә калмаган. Әмма салкын, кояшлы көн икәнлеге истә. Безнең хуҗалыкта рәисе булып эшләгән Миңнехан абый Нигъмaтҗәнов авылга концерт алып килә икән, дигән хәбәр яшен тизлеге белән таралды. Әле кемне диген?! Габдулла Рәхимкуловны! Бер булып яши торган Юлбат авылына килгән. Безнең Йосыф-Алан авылында яшәүчеләрне дә ял иттерәсе килгәндер инде председатель абыйның. Мондагы халыкны Юлбатка ташыганчы, дип, расписаниедән тыш, Габдулла Рәхимкуловны үзебезгә алып килергә уйлаган. да бар иде алар арасында. Баянчысын төгәл генә хәтерләмим дә, бәлки, Фәрит Хатыйпов булгандыр. Әти дә, әни дә җыелышып бардык шул концертка. Ә артистлар толыплар киеп, трактор чанасына төялеп килделәр.

Рәхимкуловны бик ошатып, яратып калдык. Элек концертта бер тапкыр башкарылса да, ул җырны кабат-кабат сорап җырлату гадәте бар иде. Ул көнне дә әти Габдулла Рәхимкуловтан «Зәңгәр күлмәк» җырын сорап җырлаткан иде. Менә шул җыр калды күңелдә. Ул көнгә кырык ел вакыт узды. Тик, шул җыр һаман да күңелдә бүгенгедәй яңгырый. Яшәргә көч бирә, үткәннәрне искә төшереп, күзгә яшьләр китерә. Тормышымда гимн булды ул минем. Гомерем буе шул җырны җырлап яшәдем:

«Зәңгәр күлмәгеңнең зәңгәрлеге

Хәтерләтә синең күзләрне.

Нинди иркә сүзләр ачар микән

Күңелеңнең серле бикләрен?!».

Җырчының безне санлап, ихтирам итеп авылыбызга килүе, тере артист күрүебез, әтинең сорап җырлатуы бик истәлекле бит инде. Рәхимкуловның моңы, аһәңле тавышы менә сезгә хат язып утырганда да колагымда яңгырый. Бу хатым җырчының тууына 85 ел тулган елда кечкенә генә бер истәлек-хатирә булсын әле, дидем.

Йосыф-Алан авылыннан, Рәфис абыегыз.

Комментарии