Авылыбыз тарихын язабыз

Кызык инде бу дөнья дигәнең, нәрсә турында уйлап йөрсәң, шул тормышка аша. «Безнең гәҗит»тә Рафаэль абый язмаларын укып барам. Сирәк кенә китаплары да кулга төшкәләде. Үзе белән якыннан танышасым килеп йөрсәм дә, җае чыкмады. «Ходай бирсә колына, чыгарып куя юлына» дигән халкыбыз мәкалендәгечә, быел аның белән очрашу бәхетенә ирештем.

Туган авылым Олы Елгага кайткач, авылыбызның мәдәният сараеның бер бүлегенә урнашкан «Авыл музеена» кереп чыгарга булдым. Анда керүемнең төп сәбәбе – авылыбызның тарихы язылганмы, юкмы икәнен белү иде. Мине анда мәдәният сарае җитәкчесе Вакыйф Мингалиев белән музей директоры Хәтимә Солтанова каршы алды. Беренче сүзебез музейның оешып китүе турында булды.

Мәдәният йорты эшли башлагач, мәктәптәге «Туган якны өйрәнү» музее монда күчерелә һәм «Авыл музее» дип йөртелә башлый. Музей 2010-2011нче елларда аерым статуска ия була, директоры итеп Хәтимә Солтанова билгеләнә.

Музейның барлыкка килүе турында да берничә сүз: ул 1975нче елда тарих укытучысы Илгизәр Хәйдәр улы Хәсәнов тарафыннан оештырыла. Илгизәр – үз хезмәтенә һәм Олы Елга авылына эчкерсез гашыйк җаннарның берсе. Тарихка кагылышлы һәр мәгълүматны бөртекләп җыеп кына калмый, күзәтүләрен, гыйбрәтле язмышларны район һәм республика матбугаты битләрендә даими чагылдырып тора. Ул зур көч куеп, укучылар ярдәме белән авыл тарихына бәйле музей барлыкка килә.

Әңгәмәбезне дәвам итеп, Хәтимә ханымнан, авылыбыз тарихы язылган китап бармы, дип сорадым. Музеебыз булса да, авылыбызның тарихы язылган китабыбыз юк икән. «Бу китапны язарга алынучы булса, киләчәк буын өчен бик зур бер истәлек булыр иде» – дип әйтеп куйды ул. Киңәшә торгач, авылыбыз мәктәбен тәмамлаган, бик күп китап авторы, журналист, хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан һәм Русиянең журналистлар берлекләре әгъзасы, безнең авыл белән даими элемтәдә торучы Рафаэль Сальмушев исебезгә төште. Шунда ук Хәтимә аның белән элемтәгә кереп, гозеребезне җиткерде. Бәхеткә, ул сүзебезне кире какмады, кирәкле мәгълүматларны даими җиткереп торырга кирәк булачагын әйтте. Бу эшне үз өстемә алдым. Шул көнне үк музейда тупланган язмаларны саллы гына ике сумкага салып, Рафаэль абыйга илтеп тапшырдым. Ул бик җылы каршы алды. Озак кына сөйләшеп утырдык. Булачак китапның планын бергәләп төзедек.

Бу язманы әзерләгәндә Сальмушевлар гаиләсенең тарихын карап чыктым. Ул 1935нче елны Спас районының Иске Рәҗәп авылында туа. 1938нче елда шәхес культы башлана. Иске Рәҗәптән 63 кеше кулга алына. 1938нче елны Рафаэль абыйның да әтисен кулга алалар. 1940нчы елның март аенда гаебе булмаганлыктан азат итәләр. Төрмәдән азат ителсә дә, яңадан Иске Рәҗәп мәктәбендә эшләргә күңеле тартмый. Ул елларда әтисенең үзе укыткан шәкертләре һәм иптәшләре дә алардан йөз чөерә, апалары мәктәптән кайтып, гарьләнеп елый.

1940нчы елның җәй аенда аларның гаиләсе Казанга килә. Анда аңа авылыбызның мәктәп директоры Харис абый Шакиров очрап: «Хаҗи, Олы Елгада җиде еллык мәктәп ачыла, укытучылар җитешми, әйдә, безгә күчеп кил», – ди. Рафаэль абыйның әтисе бу тәкъдимне кабул итә, гаиләсе белән Олы Елгага күченә. Шулай итеп, Рафаэль абыйның онытылмас бала вакыты безнең авылда үтә. Сугыш еллары булса да, балачыкның үз тормышы, ач булсалар да, уйнамыйча, үзләренчә күңел ачмыйча тормаганнардыр. Очрашкан саен ул елларны кабат-кабат исенә төшереп сөйли.

Менә бүген дә аның янында булдым. Ул китапның язылышы уңышлы гына бара. Инде авылыбызның килеп чыгышы (тарихы), Бөек Ватан сугышы еллары, сугыштан соңгы елларда авылны торгызу чоры, мәчетләр тарихы, динебезнең авылга кире кайтуы, мәктәп тарихы теркәлде. Әле язылмаган темалар да шактый: авылыбызның күренекле шәхесләре, хәзерге заман эшмәкәрләре, мәдәнияте, Сабан туе батырлары турында мәгълүматлар туплыйсы бар.

Татарстаныбызда бик күп авылларның тарихы язылган, әле язылмаганнары да җитәрлек. Авылыбызның тарихын яза башлау минем өчен бик зур шатлык, Олы Елганың да үз тарихын чагылдырган китап булачак. Ул буыннан буынга истәлек булып калыр. Авылның һәрбер гаиләсе, читтә яшәүче авылдашларыбыз да аңа ия булырлар дип ышанабыз. Әлбәттә инде, бу китапны дөньяга чыгару чыгымнар сорый. Чыгымнарны күтәрергә авылыбызның эшмәкәрләре көчләреннән килгәнчә ярдәм итсәләр, бик шат булыр идек.

Элемтә өчен телефоннар: музей директоры Хәтимә Солтанова – 89003269902, Вакыйф Кыямов – 89509474637.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии