Сладковскийның үз башында винегрет

«Безнең гәҗит»нең 21нче санында (23 май, 2018 ел) «Татар җыры – «винегрет, урыс җыры – «десерт»?» исемле язма басылган иде. Татарстан симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковский урыс музыкасыннан гына торган концертны табында иң ахырдан бирелә торган тәм-том – «десерт», ә татар көе кушылганын – «винегрет», ягъни болгатылган, катнаштырылган дип бәяләде. Бу язманы укыган милли җанлы татар кешесе битараф калмагандыр.

Ул – Татарстанга читтән килгән кеше. Александр Сладковский Мәскәүдән килгәннән соң, аңа шәп фатир һәм бик яхшы хезмәт хакы билгеләделәр. Ә андый хөрмәтне акладымы соң ул? Әлбәттә, юк!

Күренекле язучы, Габдулла Тукай бүләге иясе Вахит Имамов: «Татар үзе татар туганнарының, татар талантларының кадерен белми. Югыйсә, 29 яшендә оркестр җитәкләгән Ильяс Абдуллин Кипрга чыгып китәр идемени? Юк, безнең морзаларга титуллылар кадерле», – дип яза. Шулай ук Габдулла Тукай бүләге иясе, күренекле шагыйрь Ркаил Зәйдулла да: «Менә «кара йөрәк»нең чын йөзе», – дип, хакыйкатьне ачып салды.

Татарстанда милли кадрларга игътибар җитеп бетми шул, бу бигрәк тә җөмһүриятебезнең мәдәният министрлыгында ачык чагыла. Карагыз сез Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының репертуарына! Анда татар композиторларының яңа әсәрләрен күрмәссез. Хәтта «Шүрәле»сен дә! Чит илләргә гастрольләргә чыкканда да татар композиторларының әсәрләре куелмый.

Сладковский татар композиторларының әсәрләрен «винегрет» дип атап, милләтебезне мыскыллады. Бу мәсьәләне болай калдырырга ярамый. Читтән килгән һәр кеше милли музыкаль әсәрләребезгә шулай төкереп караса, ничек моңа түзеп калырга мөмкин?

«Республикада татар җанлы җитәкчелек булса, Александр Сладковский шикеллеләрне әллә кайчан куып җибәрерләр иде инде», – ди Илшат Сәетов. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова ишетте микән бу хәлләрне? Әллә соң аңламый да калганмы? Бу хәлгә тиз арада анализ ясап, ниндидер нәтиҗәләр ясалыр дип өметләнәм.

Сугыш һәм хезмәт ветераны, сәяси репрессияләр корбаны Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Комментарии