Лилия Хәйруллина: «Кешенең күбесе яхшылык теләми»

Лилия Хәйруллина: «Кешенең күбесе яхшылык теләми»

Татар шоу-бизнесында үзенең сәхнә образлары аша күпләргә тынгылык бирмәгән яшь җырчы Лилия Хәйруллинаны белмәгән кеше юк инде хәзер. Дөресен әйтик: җырчы сәхнәгә чыкканда бөтенләй башка образда һәм стильдә иде. Хәзер җырлары да, киенүе дә үзгәрде. Моңа нәрсә сәбәпче булды икән? Ни өчен ул гаиләсе, ягъни балалары турында сөйләми? Бу һәм башка сорауларга җавапны Лилия Хәйруллина үзе бирде.

– Лилия, Казанда TMTV премиясе узды. Һәрбер чыгышыңда сәхнә образың белән тамашачыда шау-шу куптарасың. Инде бу юлы да шулай булды. Стилистың киендерә дип беләбез.

– Әйе, һәрбер сәхнә образымны стилистым белән эшлибез. Әмма ул исемен әйтергә кушмады. TMTV премиясенең кызыл келәменнән узганда тәнемә чәчәкләр төшерелгән татуировка ясатып, өстемә күннән эшләнелгән сарафан кидем. Аякларымда зур үлчәмле кроссовкилар иде. Ни өчен зур үлчәмле? Чөнки хәзер модада. Татуировкага килгәндә, ул вакытлыча гына. Шул ук төнне мин аны сөртеп алдым. Тәнемдәге буялган чәчәкләрне үзем уйладым. Күңелдәге хисләремне, язгы ташкыннарымны тышка чыгарырга булдым. Кайбер кешеләргә татуировка ясатуым ошамады, әлбәттә. Бөтен кеше күлмәк кия дә сәхнәгә чыга. Минем үз образым, үз карашым. Бер концертта кедалар белән чыгыш ясаган идем. Менә шуннан бирле әллә нәрсә булган кебек сөйлиләр. Шәрә чыкмадым бит?! Барысы да стилист тарафыннан каралган, костюмнар махсус тектерелгән иде.

– Бәлки, татар эстрадасына чит ил агымын кертмәкче буласыңдыр?

– Нәрсәдер кертәсем килә дип әйтмим. Уйлаганча, сизгәнчә эшлим. Эстрадада «образ» дигән төшенчә бар. Җырчы реаль тормышта сәхнә образыннан кардиналь рәвештә аерылырга мөмкин. Артистның үз образына, иҗатына карата мөнәсәбәте булырга тиеш. Сәхнәгә күлмәк кенә кияргә дигән закон каралмаган. Әлбәттә, чикләр булырга тиеш. Үземне бу чикләр артына чыгам дип уйламыйм. Бәлки, татар эстрадасында шундый образлы артистлар аз булганга, миңа шулай кискен карыйлардыр. Бер татар дискотекасына җирән төстәге парик киеп чыккан идем. Дискотеканың темасы роботлар иде. Тематика буенча әзерләнеп килгән бердәнбер артист мин идем. Анда да гаепле итеп калдырдылар (елмая).

– Эстрадага озын күлмәкләрдән һәм бөтенләй башка җырлар белән килеп кергән идең. Ни өчен кисәк кенә образыңны да, җырларыңны да үзгәртергә булдың?

– Элек кеше нәрсә әйтә һәм сине сәхнәдә ничек күрергә тели – шулай яшәдем. Әти-әнием дә: «Кызым, халыкчанрак кирәк», – дип әйтеп килделәр. Дөрес, якын кешеләремнең дә йогынтысы булды. Андый стильдә җырлау, киенү 100% комфорт тудырмый иде. Мин – артист, иҗат кешесе. Иҗат ул – үз фикереңне җиткерү. Шулай булуга карамастан, үз тамашачым бар. Алар күп түгел. Әмма бар. Татар эстрадасында күпме җырчы бар. Бертөрлелек күп. Мин, алардан аерыласым килә, дип тә әйтмим. Иҗат ул – синең халәтең. Ничек чагылдырырга телисең, шулай эшлисең. Кешегә ярыйм, тамашачыны концертларымда җыям дип эшләмим.

– Әниең Гөлдания Хәйруллина кисәк кенә образыңны, җырлау стилеңне үзгәртүгә ничек карады соң?

– Әниемнең тәнкыйтьләгәне булмады. Ничек телисең, шулай эшлә. Әмма тамашачыга халыкчан җырлар кирәклеген ул әйтеп килә.

– Телевидениедә тапшыру да алып барасың. Өстәвенә, бик оста дип әйтер идем.

– Рәхмәт (елмая). Көтмәгәндә миңа тапшыру алып барырга тәкъдим иттеләр. Дөрес, камера алдына бастың да, сөйләдең түгел. Актёрлык осталыгы кирәк. Бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр һәм эстрада актёры факультетында IV курста белем алам. Актерлык осталыгын да, сәхнә телен дә өйрәнәбез. Тамашачыга һәр сүзеңне җиткерә белергә, сүзләргә басым ясап, дөрес интонация белән сөйләргә кирәк. Үземне шәп алып барам дип әйтмим. Беркайчан да канәгать түгелмен. Шуңа гел эзләнүдә һәм телевидение өлкәсендә дә күбрәк эшләргә тырышам. Яңа сөйләм алымнары эзлим.

– Берничә ел элек «Лилияләр» проекты барлыкка килде. Шулай да таркалуга нәрсә сәбәпче булды?

– Җырчы Лилия Гиматдинова белән ул проектны вакытлыча гына дип башлаган идек. Таркалырга вакыт килеп җиткәндер. Мин үз юлымны, Лилия үз юлын тапты. Бернәрсә дә мәңгелек түгел. Андый проектлар өчен әхлакый көч һәм барысына да җитешү кирәк.

– Әле гаиләне дә алып барырга кирәк. Ничек барысына җитешәсең?

– Җитешергә тырышам. Балаларны карарга кайнанам да, әнием дә ярдәм итәләр.

– Улларыңа ничә яшь булды?

– Олысына – 4, кечкенәсенә ике яшь ярым. Бик күп негатив сүзләр ишетәм. Гаиләмә кагылуларын теләмим. Шуңа ирем, балаларым турында сөйләмим. Начар сүзләр язуларыннан әле дә туктамыйлар.

– Нәрсә язалар соң?

– «Менә боларның килене. Тегесе, монысы», – дип. Туйдым! Гаиләмне сөйләмим. Иҗатымны күпме чәйнәргә теләсәләр, шул кадәр чәйнәсеннәр. Бер дә исем китми. Ә гаилә минем өчен изге әйбер. Кешенең күбесе яхшылык теләми.

– Биючеләрең турында да сөйләсәң иде. Һәрбер җырыңа бию элементлары эшләнгән.

– Без бер команда. Үзебезне Хәйруллиннар дип йөртәбез. Бию куелышы Артур Хәйруллин өстендә. Биюче Эдгар Хәйруллин. Чулпанның гына фамилиясе Хәйруллина түгел. «Син дә Хәйруллинга кияүгә чык та, бөтенебез дә Хәйруллиннар булабыз», – дип шаяртып әйтәбез Чулпанга. Һәр җырымда биючеләр белән чыгыш ясыйм. Эчемдәге энергияне тамашачыга бирергә тырышам.

– Спорт белән дә актив шөгыльләнәсең.

– Әйе, спортзалга йөрим. Иртәнге сәгать сигезләргә барам.

– Ике бала әнисе булгач, иртән торырга өйрәнгәнсеңдер?

– Юк, алар төшкә кадәр йоклый ала (елмая). Үзем иртән торырга күнектем. Иртән ботка пешереп куясың, аннары спортзалга чабасың. Кайткач, тагын өй эшләрен башкарасың. Бер тик торганым юк. Патшабикә түгел. Үзем дә эшсез тора алмыйм.

– Өстәвенә, бик уңган хуҗабикә дә бит әле син. «Инстаграм»да камырдан пешергән ризыкларыңны бик еш күрәм.

– Әнием дә, кайнанам да пешергәндә киңәшләрен бирәләр иде. Пешерә белми торган түгел инде (елмая). Берсендә: «Өчпочмакны кибеттән сатып алып, шуны «Инстаграм»га куйган», – дип язганнар иде. Кешенең каян шул кадәр фантазиясе җитә икән?! Менә шуңа аптырыйм мин.

– Ул язучыларның шәхси битләрен карыйсыңмы соң?

– Кемнәрнедер карыйм.

– Чын йөзләрен күрсәтәләрме?

– Күбесенең йөзе ябык. Алар бит әле язган әйберләренә аргумент та китерә алмый. Язып куйгач, рәхәт булып китә торгандыр инде үзләренә. Язсыннар. Һәр кешенең үз фикере. Ә мин үземчә яшәвемне дәвам итәм. Минем үз максатларым, принципларым бар. Бер исем китми (елмая).

– Шоу-бизнеста дуслык бармы?

– Ой… Кемгәдер бар ул, кемгәдер – юк. Шоу-бизнеста аралашкан кешеләрем бар. Алар күп түгел. Артистлар белән артык аралашмыйм да мин. Данир Сабировның гаиләсе белән аралашам. Бик яратам аларны. Артистлар белән аралашырга вакытым да юк.

– Гүзәлия һәм Хәким концертларында махсус кунак буларак та чыгыш ясыйсың.

– Безнең стильләр дә, карашлар да туры килә. Профессоналлар. Бик рәхәт кешеләр. ТМТV премиясендәге кызыл келәмнән дә бергә үттек.

– Синең өчен шоу-бизнеста иң авыры нәрсә?

– Әллә ни авыр дип әйтмәс идем. Иң авыры – җырлар ясау, үз стилеңне табып, аны тамашачыга алып чыгу. Стилеңне тапкач, шул юнәлештә аны үстерү. Бик күп уйларга туры килә. Җырлар тематикасы, клип сценарийлары, концерт программалары. Чөнки һәрнәрсә өчен җаваплымын һәм иҗатыма битараф түгелмен. Кечкенә генә ньюанс та зур йогынты ясый.

– Соңгы җырларыңның текстларын Нур Амстердам яза дип беләм.

– Әйе, без аның белән гел элемтәдә. Үзенчәлекле автор. Ул Чаллыда яши. Заманча яза һәм һәр шигырендә мәгънә, фикер бар. Башка шагыйрьләрдән ничектер аерылып тора ул.

– «Утрау» җырың ничек барлыкка килде?

– Бер көнне ашарга пешереп йөргәндә телефоныма хат килде. Анда шушы җырның эш варианты иде. Беренче ишетүдән үк ошаттым. Кайчак җыр беренче тыңлаганнан соң да ошый. Бу сирәк хәл. Димәк, 100 % «синеке» дигән сүз. Нәкъ шушы очрак минем белән булды. «Утрау» – репертуарымдагы яраткан җырларымның берсе.

Эльза ГАЗИЗОВА,

Казан шәһәре

Комментарии