Рәхмәтемне гәҗит аша белдерәм

Кече сеңлем белән март башында энебез Марсилның Балтач шифаханәсендә дәваланучы хәләл җефетенең хәлен белешергә дип юлга чыккан идек. Юлны кыскартыйк дип, Карадуган аша киттек. Бу юлдан бер дә узганым юк иде. Юл урыны-урыны белән шактый бозлавык, машинаны да уйнаткалап ала. Каранып бара торгач, юл тамгасын күрми калып, борылышка җиткәнбез. Алда – Ушма авылы кирпеч заводы чаты. Тормозга басу да нәтиҗәсез, аз гына кыеклап, юлның бер читенә төшеп чумдык. Машинадан чыгып, нишләргә дип торганда КАМАЗлар килеп туктады. Ул арада егетләр арткы ыргактан тагып тартып карыйбыз дип тотынганнар иде, ыргак кубып ук чыкты. «Без хәзер әйләнеп киләбез, сез машинаны кардан казый торыгыз», – дип, бер көрәк биреп калдырдылар да, үз юллары белән китеп бардылар. Көрәге яхшы үзенең, сабы гына кыенрак икән. Ул арада сеңлем күрше авылга барып, кулына зур гына көрәк тотып килде. Артыннан тросс күтәреп, бер ир-ат та атлый. Казаннан Балтачка кайтучы бер кечкенә генә автобус та килеп туктады. «Тросс озын, автобуста пассажирлар күп булгач, машина авыр, хәзер тартып чыгарабыз», – ди шоферы. «Кешеләрне тоткарлама, энем», – дип, рәхмәтемне әйтеп озатып калдым. Янә Казанга баручы бер яхшы гына «внедорожник» туктады. Шоферы безнең милләт кешесе дә түгел. Турыга гына тартып чыгарам, ди. Каян тартып чыгара алсын инде?! Рәхмәт әйтеп, аны да озатып калдым. Машиналар күп туктады. «Чыгара алсаң, көрәкне әнә теге багана төбенә куеп калдырырсың», – дигән иде көрәкне биргән егет. Манипулятор чакырмыйча, бу кар тоткыныннан машинаны чыгарып булмаячак иде. Балтачта биш манипулятор бар, әлегә барысы да эштә, кич белән килеп булышырга риза булганнар.

Озак та үтмәде, Балтач ягыннан мичкә таккан тагын ике КАМАЗ килеп туктады. Үзләренең озын тросслары белән машинаны алгы яктан тартып, юлга чыгарып та куйдылар. Мин аларга юньләп рәхмәт тә әйтә алмый калдым, бары тик кулымны күтәреп болгарга гына өлгердем. Фәһимә сеңлемнең исе китте инде безгә ярдәмгә ашыккан якташларыма. Күрше авылдан бирле тросс-көрәк күтәреп ярдәмгә төшкән олы яшьтәге агайга да туктап рәхмәтебезне әйттек.

Без машинаны чыгара алмыйча, 1 сәгать тә 20 минут торганбыз. Киленебез янында булырга вакыт бик аз калган булып чыкты.

Сеңлем белән бу хәлне өйгә кайткач беркемгә дә сөйләмәбез, дигән идек, карчык әллә каян сизеп, буран чыгарды: «Карт җен, 82 яшеңә җитеп, шулкадәр чапмасаң!» – ди.

Филсур ГАЗИЗУЛЛИН,

Казан шәһәре

Комментарии