Молотов «стиральные»

8нче классны тәмамлаган елны Сарман мәктәбе унлап яхшырак укучыны мәктәп хисабыннан Молотов шәһәренә (хәзерге Пермь) экскурсиягә алып барды. Сарманнан йөк машинасының әрҗәсенә чүмәшеп, Чаллыга барып җиттек. Безне саклап, карап-барлап йөртергә ике укытучы – бер ир-ат, бер хатын-кыз билгеләгәннәр. Чаллыда пароходка утырдык. Барыбыз да бер тирәгә – капчыклар, тартмалар арасына урнаштык. Беренче тапкыр олы су күргән, пароходка утырган авыл балалары өчен хәйран-тамаша иде бу. Ашау үзебездән: өйдә мич төбенә салып пешерелгән бер бөтен ипи, бер дистә күкәй. Әле алары да сәяхәт хөрмәтенә. Бераз гына акча да бирде әнкәй, тик анысын «крайний случай»да гына тотасы.

Молотовта безне бер мәктәпнең интернатына урнаштырдылар. Беренче тапкыр зур шәһәр күрү, трамвай, автобусларга утырып экскурсияләргә йөрү… Минем белән барган кызлар кайсы аягына чүәк, кайсы яулык сатып алды. Ә минем план башка. Кибетләрдә цинковый чиләк-тазлар «море». Ә Сарманда алар юк. Райкин әйтмешли, «дифисит». 2-3 чиләк су керешле, бер башы биегрәк итеп эшләнгән тагарак-ванна сатып алдым. Алуын алдым, тик күтәреп йөртергә бик уңайсыз булып чыкты бит бу. Шәһәр урамында, автобус-трамвайларга утырганда, пароходка менгәндә бик җыкландым инде. Әле җитмәсә үзем белән барган малайлар-кызлар да әледән-әле суккалыйлар. Кем сукканын күрмим, тагаракны башка элеп йөрим бит. Бер кулда төенчек тә бар, берсе белән тасны да тотарга кирәк. Чаллы пристаненнән Себер трактына кадәр җәяүләп чыктык. Аннары попутка белән йөк машинасында – Сарманга. Тәки өйгә кадәр кайтарып җиткердем бит мин теге «стиральный машинаны». Әнкәй дә бик шатланды. 14 яше дә тулмаган бала йортка нәрсә кирәген белеп, шундый ерак, мәшәкатьле юллар белән ванна күтәреп кайтсын әле?! Ике дистә еллап рәхәтләндек без ул ваннага. Әле тишелгәч тә күпме еллар хезмәт итте ул безгә – бауга тагып, тирес чыгардык, ишек алларын, капка төпләрен себергәндә чүбен шуңа тутырып, ераккарак илтеп түгә идек. Ә хәзер 14 яшьлек кыз бала Молотовтан ванна күтәреп кайтыр микән?

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии