Еллар үтәр, хәтер яшәр

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 5нче март көнне Теләче районы Олы Нырсы мәдәният йортында «Җиңү безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән сәнгать фестивале узды.

1418 көнгә сузылачак Бөек Ватан сугышының беренче көне. Авылым, хәтерлисеңме ул көнне? Аяз матур көн иде ул. Тормыш сулышы, яшәү яме, һәр җирдә хезмәт дәрте кайный иде. Ял көне булса да «Кремль» колхозы кырларында эш кайный. Теләче районының иң зур МТСы урнашкан Нырсы автопаркында техниканы печәнгә төшәргә әзерлиләр иде. Олы Нырсы урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары соңгы имтиханнарын бирә иде ул көнне. Ә бертөркем укучылар укытучылар Балыкова Анастасия апа җитәкчелегендә смотр-конкурс концертына репитициягә Теләчегә барды.

Алар белән бергә район вәкиле дә Нырсыга сугыш башлану турында хәбәр алып кайта. 12 кешегә мобилизациягә повесткалар өләшенә. Шул көннән башлап аерылышу, сагыну газаплары сагыш төене булып хәсрәтле күңелләрдә урын алды. Авыл «Герман көе» белән үзенең улларын яу кырына озатты, көтте, мәңгелеккә югалтты… Тагын озатты… Тагын көтте…

Безнең Олы Нырсы авылыннан 198 кеше Бөек Ватан сугышына китә. Хәзер Нырсыда яшәүче барлык халыкның яртысы кадәр! Хыялларын, төзисе йортларын, үстерәсе балаларын, сөясе ярларын, хөрмәтлисе газизләрен 198 ир-атыбыз солдат шинеленә һәм мылтыкка алыштыра.

Дәһшәтле сугыш кырыннан килгән өчпочмаклы хат алу бөтен кешенең зур шатлыгы. Исәннәр! Көрәшәләр, бирешмиләр. Авыл хатлар укып яши ул елларда… Нырсыдан да фронтка өчпочмаклы хатлар китә. Ул хатларны бер исем белән «Сер бирмибез әле без!» дип атарга булыр иде.

Еллар узар, гасырлар кичәр. Бөек Ватан сугышында халкыбызның Җиңүе телдән-телгә, йөрәктән күңелгә күчерелер. Яшь буын әби-бабаларының искиткеч батырлыклары турында горурланып сөйләр.

Аһ, ничек тансык, кадерле иде ул яшь аша балкыган күзләрдәге Җиңү шатлыгы. Җиңү турындагы хәбәрне ул вакытта райкомда эшләүче Шәйхетдинова Асия апа телефонограмма алуга ук, почтага шалтыратып, авылдашларына җиткерергә ашыга.

– Кем бар анда, ишетегез, сугыш беткән, сугыш беткән!!!

Шатлыклы хәбәрне җиткерүгә чыгып йөгергән почта җитәкчесе трубканы да куеп тормый, ә анда Асия апаның елау катыш шатлыклы хәбәре гудок булып яңгырый.

Сугыш һәм хатын-кыз. Җан кабул итми торган тәңгәллек. Ләкин кырыс сугыш чоры монда да үз төзәтмәләрен кертә. Бу сугыш иң күп хатын-кыз катнашкан сугыш булып тарихка керде. Нырсы авылыннан Бөек Ватан сугышында 3 хатын-кыз катнаша: Ганиева Разия Фатих кызы, Камаева Хәмдениса Камалетдин кызы, Яһүдина Гөлчәчәк Һадиулла кызы. Шөкер, өчесе дә яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайта.

Теләче районы, Олы Нырсы авылы китапханәчесе

Л. ГЫЙНИЯТОВА

Комментарии