Шигырь тулы, сөю тулы күңел

Шигырь тулы, сөю тулы күңел

Шагыйрә Нәҗибә апа Сафина 1нче апрель көнне дөньяга килә. Тик паспорт алыр вакыты җиткәч, әтисе белән әнисе кызларын 2нче мартта туган дип яздыра. Алдау көнендә туган, димәсеннәр янәсе. «Әйдәгез, 1нче мартта дип языйк алайса», – ди авыл советы сәркатибе. Әхмәтнур ага акыллы, киләчәккә карап эш итә. «Юк, икесе дип языгыз, бересе дип язсаң – сизәрләр». Шулай итеп, Нәҗибә апа ике туган көнле була да куя. Белмәгәннәр 2нче март көнне котлый, ә танышлары – чын туган көнендә.

Туган көне белән тәбрикләргә дип шалтыраткач, Нәҗибә апаның хатирәләре белән уртаклашуын сорадык. Балачак, туган як, мәхәббәт, иҗат турында истәлекләрен нәкъ үзе сөйләгәнчә бирәбез.

БАЛАЧАК

Безнең өйдә читтән кеше чакыртып эшләтү дигән нәрсә юк иде. Бөтен эшне үзебез башкардык. Тегү эше – ирләргә дә, хатын-кызларга да уртак. Кисү күбрәк әткәй өстендә булды. Кышкы-җәйге пәлтәләрне дә үзебез тегә идек.

Өйне әткәй малайлар белән үзе салды. Моны тышларга кирәк, бер материал да юк. Урманнан киртәләр алып кайттылар. Әнкәй кибеткә аракы алып кайткан агач тартмаларны җыеп барды. Шуларның такталарын алып, теге киртәләргә чыршы рәвешендә каккалап шуның белән өйне тышладылар. Буягач, менә дигән булды да куйды!

Әнкәй: «Кияүгә чыксагыз, шул эшне дә белми торсагыз, адәм көлкесенә калачаксыз, татар кешесе бәлеш бөрә белергә тиеш», – дип, бәлеш бөрергә өйрәтә иде. Бездә бөтен эш бәйге рәвешен ала. Биш бала – апа, абый, мин, ике энекәш – барыбыз да ярышып эшлибез, кемнеке иң яхшысы, шул кешегә бүләге дә эләгә.

Мин тәртипсезрәк, әйберләремне ташлабрак йөри торган гадәт бар. Әткәй моны күреп торган. Кияргә ике генә күлмәк: берсе – мәктәп формасы, икенчесе – өйдә кия торганы. Бервакыт мәктәптән чыктым – өйдә кия торган күлмәк юк. Әй эзлим, әй эзлим – табып булмый. Әнкәй, мин кеше киемен карап йөрмим, дип кенә куйды. Мәктәп формасы өстеннән әткәйнең иске күлмәкләрен киеп, формамны пычратмаска тырышып, атнаны үткәрдем. Атна ахырында әнкәй суккан келәмнәрне кагып керергә кирәк. Берсен алган идем, шуның астына идәнгә тип-тигез иттереп минем теге штапель күлмәгем җәеп куелган. Әткәй! Шул кадәрле оста җәза уйлап тапкан! Бер сүз дә әйтмичә күлмәкне алып, юып, мич алдында киптереп кидем. Шуннан соң күлмәкләремне ташламый башладым. Шомырт ботагын алып керәбез, шуңа бау бәйлибез дә элгеч була. Һәр күлмәккә, һәр кофтага бер элгеч була торган иде. Минем хәзер дә һәрбер күлмәккә аерым элгеч.

Абый белән энекәшләр математиканы яхшы белде. Ә без – кызларны математика белән музыкадан ераграк тотарга тырыштылар. Хатын-кыз гармунда уйнарга тиеш түгел, дигән фикер сакланган иде бездә. Мин уйнарга бик кызыккан идем, әткәй, тимәсен гармунга, гына диде.

Мәктәптә кечкенәдән җәмәгать эшләрендә катнашып үстем. Әнкәй моны зур эшкә саный: «Нәҗибәгә тимәгез, аның эше бар», – ди. Ә әткәй эшкә санамады.

Әнкәй иртә китте – 52 яшендә. Аның хөрмәтенә әдәби тәхәллүсемне дә Нури Камал дип алдым мин.

БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ

Алты яшь тулар-тулмас күрше Заһир абыйга гашыйк булдым. Үзе дә, тавышы да матур моның. «Күрше кызы» дип миңа дәшкәнен ишетсәм, нишләргә белмим инде. Армиягә китәргә йөри бу. Мин моны яраткач, кулъяулык чигеп бүләк итәргә тиешмен бит инде. Каяндыр ак чүпрәк табып, аны кисеп, күкчәчәк рәсемен ясап, зәңгәр мүлинә белән чиктем. Кешегә дә күрсәтмәскә, сөйгәнем армиягә киткәнче өлгертергә дә кирәк бит әле. Чит-читен кырлыйсы да бар. Өйдәгеләрдән сиздермичә генә, ничек эшләргә, дип сорашам. Тәки кырлап чыктым мин моны. Кулның исән җире калмады, канга батты. Алты яшьтә мөстәкыйль рәвештә кулъяулык чигү һәм кырлау бик авыр эш икән. Вакытына өлгерттем, тик Заһир абыйга бирә алмадым, ул киткәндә, кешегә күрсәтмичә генә, болгап калдым.

Күрше әби – мәхәббәтемнең әнисе – гел әнкәй янына кереп: «Нәҗибәңне минем янга керт әле», – дип сорый иде. Заһир абый кайтасы көнне дә аларда кундым. Инде миңа 9нчы яшь киткән. Заһир абый керде, мин йоклаган булып ятам. Берзаман әткәй әнкәйгә командировкадан кып-кызыл алма алып кайткан иде, и кызыккан идем. Мин хәзер хыялланам инде: Заһир абый да миңа шулай кызыл алма тоттырсын иде, дим. Әнкәсе белән әллә бер самавыр чәй эчтеләр шунда, Заһир абый яныма килү турында уйлап та карамады. Иртән торганда, аңа булган гыйшкым сүрелгән иде инде. Кызыл алма да бирмәслек булгач…

ТУГАН ЯК

Безнең авылга (Башкортстанның Яңавыл районы, Кисәк Каен авылы) Татарстанның Саба районыннан күчеп киткән кешеләр нигез салган. Татарның күпме язучысы, күпме артисты Башкортстаннан чыккан. Хикмәт нәрсәдә соң? Без элек Татарстанның Минзәлә өязенә караганбыз. 18-20нче елларда Минзәлә өязе, Уфа губернасы һәм Оренбург өлкәсе Кече Башкортстанга кушылып беткән. Татарстан, алар бездән китте инде, дип безгә кул селтәгән. Башкортстан буйсындыра алмаган. Мәскәү дә катышмаган. Шулай итеп, 70 ел мөстәкыйль рәвештә яшәп калганбыз. «Казан – минем башкалам» дип татарча әлифба укып, татарча сөйләшеп үстек. Бераздан Мәскәү, Уфаны файдаланып, ул территориядәге татарларны кулга аласы итте. Бөтен татарларны башкорт итеп яздыру башланды. Менә шул мөстәкыйль яшәгән 70 ел эчендә бездән күпме иҗат кешесе чыгарга өлгерде. Татарстанга да бирелсә, аннан да чыгачак сәләт ияләре.

МӨДӘРРИС ӘГЪЛӘМОВ

Без студент чакта ук бер-беребезгә гашыйк идек. Әйбәт кенә очрашып йөрибез. Төнлә тулай торак коридорында шигырьләр укыйбыз. Берзаман мине үзебезнең төркем егетләре Мөдәрристән саклап йөри башлады. Кит Мөдәррис яныннан, аның баласы туарга тора, диделәр. Мин шуннан соң Мөдәрристән качтым. Аның Идел исемле малае туды, тик Мөдәррис барыбер аның әнисенә өйләнмәде.

Мөдәррис булмагач, миңа барыбер иде. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, яратмасам да чыктым. Ләкин ул кешегә җаным да, тәнем дә тартмады. Кызым Лилия туды. Бер тапкыр ир дигәнем шигырь язып утыруымны күргәч: «Пушкина», – дип мыскыл итте. Шул сүзе җитә калды, бер кулыма – кызымны, икенчесенә сумкамны тоттым да Башкортстанга кайтып киттем. Лилияне үзем генә тәрбияләдем, бик мөстәкыйль булып үсте. Ул кияүгә чыккач, Казанга күчендем. Карыйм – урамнан Мөдәррис бара. Мин шулай 11 ел йөрим инде, ди. Хатыны Гөлфирә белән аерылышканнар, кызы бар икән. Минем синнән башка монда беркемем дә юк, дидем, шуннан бергә яши башладык.

Бик иртә китте ул. Быел вафатына ун ел була. Ул киткәннән соң, башка кешегә тормышка чыгу турында уйламадым да. Бүтән Мөдәррисне табып булмый бит.

БҮГЕНГЕ ТОРМЫШ

Кызым Лилия, оныкларым Эльвира белән Әмирә һәм алты айлык туруным – Эльвираның улы Давыт бар. Кирәкле әйберне кызым китереп куя. Әтисе белән дә аралашып яши.

Минем эшләми торган көнем, иҗаттан туктаганым юк. Китеп барганчы күпмедер өлешен булса да эшләп калдырырга өлгерсәм иде, дим. Проза, балалар өчен шигырь һәм хикәяләр, драма әсәрләре, шигырьләр – барысы да тупланган, китап итеп бастырганны гына көтеп яталар.

Фәнзилә МОСТАФИНА язып алды

Комментарии