Үзгәрешме бу, әллә түнтәрешме – 2?

Эт өрә торыр, бүре йөри торыр, дигән халык мәкале бу көннәрдә бик тә актуаль темага әйләнеп бара кебек. «Үзгәреш җиле» фестивале турында узган ел күпме язылды, социаль челтәрләрдә күпме шау-шу булган иде. Һәм нәрсә? Кем дә булса аларга колак салдымы? Кайда зур акча әйләнә, анда әхлакка да, намуска да урын юк шул инде. Яңа ел башында телевизордан 2016нчы елда, 13нче гыйнвар көнне 2017нче елда булып узган фестиваль мизгелләрен кабатлап күрсәттеләр. Чагыштырып карарга мөмкинлек булды болай үзе. Шул гына, башка үзгәреш тә, яңалык та күрмәдем мин. Сәхнә бизәлеше, оркестрның югары дәрәҗәдә оештырылуы күзгә бәрелеп тора анысы. Алып баручылар үзгәргән. Гөлназ Сәфәрованың ярымшәрә чыгуын гына халык ничек кабул итте икән? Залда бит өлкән яшьтәгеләр дә утыра иде. Вакыт-вакыт татар зыялыларын да күрсәткәләп алдылар.

«Ком сәгате» тапшыруында узган фестивальгә бәя бирүен сорап, Данил әфәнде Салаватка сорау биргән иде. Аның җавабы кыска булды: «Мин анда бармадым, күрмәдем, шуңа бәя бирә алмыйм». Хәйләли, билгеле. Фестивальне яманласа – рәсми карашларга, мактаса намусына каршы килә бит. Инде татар зыялылары да бу хәлләргә бик игътибар итми башладылар, кул селтәделәр бугай. Шулай инде, республика җитәкчелегенең рәсми фикере «яхшы» булгач, кем каршы килеп сүз әйтсен инде? «Үзеңнең күлмәгең дә үз тәнеңә якынрак» бит. Ни өчен мондый фестивальләр үткәрелә башлады? Татарның аңын, моңын томалап, гореф-гадәтләрен оныттырыр өчендер, мөгаен. Әлбәттә инде, акча үзләштерүнең дә бер җиңел ысулы бу. Зур масштабта махсус оештырылган проект. Шундый акчаларны җилгә очырып эшләнгән «Үзгәреш җиле» безгә нәрсә бирде һәм бирә?

Башларыбыздан яулыкларны салдырдылар, телебезне «кисәләр», гаделлек эзли башласаң, эзәрлеклиләр. Әнә бит Татарстан мәктәпләрендә яшеренеп яткан «контр»ларны ничек тиз «фаш иттеләр». Мәктәп директорлары нинди «мәкерлекләр» эшләп ятканнар бит, ә! Мәскәү үз эшен яхшы белә бит ул. Башта җитәкчеләрнең түшләренә орден-медальләр тагып җибәрделәр. Инде хәзер прокурорыбыз орденга лаек булды. Шулай шул, эшли белергә, ярый белергә кирәк. Татар теле, татар моңы аларга кирәкми шул инде. Бу лирик чигенешне мин халкыбыз Татарстанда булып яткан хәлләрне, нинди мохиттә яшәвебезне аңласын, тагын бер кат исенә төшерсен дип ясаган идем. Инде хәзер яңадан сәхнәгә әйләнеп кайтыйк.

Сәхнәдә Лилиана Газизова «Киек казлар» җырын башкара. Әйтергә кирәк, бозмыйча, матур гына җырлый. Ләкин кигән киеме… Күңел өчен булса да, бер-ике номерда татар халкы кия торган өс киемнәреннән чыгып булмый идеме? Шул ук Лилиана «Агыйдел каты ага» дигән җыры белән дә чыгыш ясады. Анда инде җырны бер сузды, бер тизләтте. Үзгәреш шулай буладыр, без аңламыйбыздыр инде. Эшләпә киеп, галстук таккач, костюм кигәч, булган бит. Ярамаган тагын, Венера Ганиева әйтмешли, тар күңелле, надан татар халкына. Узган ел ул бит безне шулай атады.

Салават Миңнеханов башына фуражка кигән, муенына кызыл шарф салып җибәргән, аякларында ялтырап торган хром итекләре генә җитми. Югыйсә узган гасырның кырыгынчы елларында күбәеп киткән «блатной»лар образын тудырган булыр иде. Күбрәк сәхнә буенча чабып йөрде. «Күпме күзләр күреп онытылган» җырын «өченче тизлектә» җырлыйсы урынга, «бишенче тизлектә» җырлап, безнең һушыбызны алды.

Мәликәнең ярымшәрә килеш сәхнәдә йөрүен ничек күңел кабул итсен инде? Эльза Исламова да җырны бозып, үзгәртеп, кирәксә-кирәкмәсә дә авазларны сузып, йә тизләтеп, әллә нинди ыңгырашкан авазлар чыгарып маташты. Ә инде Зарина Вильданованың «Чыгарсыңмы каршы алырга?» дигән җыры бөтенләй шаккатмалы булды. Шушы җырны – халык җырчысы, тере легенда Илһам абый репертуарыннан дистәләгән ел буе төшмәгән шедеврны шулай мыскылларга ничек батырчылык иттеләр икән? Мәҗлестә төрле тавыш белән исерекләр җырлап утыра диярсең. Булды, башкалар турында язып та тормыйм, кан басымым күтәрелде

Безнең заманда патефоннар бар иде. Анда җырлар язылган пластинкалар әйләнә. Менә шул пластинкалар искерә башлап, йә тузанга батсалар, әйләнгәндә туктап-туктап алалар иде. Монда инде кәҗә, сарык тавышлары килеп чыга, җыр бозыла. 33нче режимда уйный торган пластинканы 78гә яки киресенчә куйсаң, җыр танымаслык булып үзгәрә, сузыла йә тизләтелә. «Үзгәреш җиле» фестиваленә чыгыш ясаган җырчыларның (барысын да түгел, әлбәттә) җырлау рәвешләрен шушы патефон уйнавы белән чагыштырсам, дөреслектән ерак тайпылмам кебек. «Булмады инде булмагач», – диясе генә калды.

Әй Раббым, бир сабырлык! Без инде, мөгаен, берни дә үзгәртә алмабыздыр. Күңел шулай сизә. Бигрәк тә глобаль масштабтагы һөҗүм бара бит. Тиздән «россиянин» дигән милләткә әверелеп, бер генә телдә сөйләшә башлавыбыз ихтимал. Бер Раббым, шул хурлыкларны күрсәтмәсәң иде.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии