Бәйрәмең белән, укытучы!

Бәйрәмең белән, укытучы!

Үзең бик белемле, акыллы булсаң да, кешене нәрсәгәдер өйрәтү – җиңел эш түгел. Сабырлыкның мәрмәрдәй ныгын сорый торган хезмәт бу. Шуңа күрә, укытучылар турында зур юлга чыгаручылар, кеше итүчеләр дип, матур шигырьләр язалардыр да. 5нче октябрь көнне укытучыларыбыз үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен уздыра. Без аларны чын күңелдән бу дата белән тәбриклибез, сәламәтлек һәм сабырлык телибез! Әлеге уңайдан, төрле район-шәһәрләрдә яшәсәләр дә, уртак юлны сайлап, балаларга белем бирү бурычын үз җилкәләрендә күтәреп йөрткән мөгаллимнәр арасында сораштыру уздырдык. Ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз? Эшләү дәверендә булган кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалары турында да кызыксындык.

Изображение удалено.Зәлия НУРМИЕВА, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятендә информатика укытучысы: «Зачетка кадәр җыелган «койрыкларын» бер студентым әтисе белән бергә төзәтте»

– Башлангыч сыйныфта укыган чакта «Үскәч мин кем булырга телим?» дигән темага инша язган идек. Шунда нәрсә язарга белмәгәч, уйнап кына: «Укытучы булам», – дигән идем, фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килгән, күрәсең. Бу һөнәр ияләренә гел кызыга идем, аеруча аларның билге куюларына. Дәрестә бит укытучы хуҗа, нинди билге тели – шуны куя, дип уйлый идем. Элек-электән укытучылык – хөрмәткә лаек эш, кая барсаң да зур игътибар белән тыңлыйлар, һәм иң кызыгы шул – укытучыга кайда да эш табып була. Икътисадчылар, юристлар адым саен, ә укытучыларга кытлык. Авыр якларына килгәндә, иң кыены беренче тапкыр яңа укучыларда дәрес алып бару. Беренче дәрестән үк, укучыларның синең хакта үз фикере барлыкка килә. Үзеңне беренче дәрестә ничек күрсәтәсең – ел буе шуның җимешләрен татыйсың. Укыткан дәвердә кызыклы хәлләр дә еш булып тора. Әле укытырга килгән генә чагым иде, дәресләр биргәндә, син әле яшь, олы курсларны бирмибез, дип тормыйлар, миңа беренче эш көнендә үк өлкән курсларга керергә туры килде. 4нче курслар керергә тиеш иде, алар турында шаян дип ишеткәнем бар иде. Җитмәсә әле унҗиде студентның барысы да – егетләр. Бер кыз да юк араларында. Студентлар кергәнче үк бүлмәне, укытачак материалларымны әзерләп куйдым да, көтә башладым. Килеп керде болар. Керүгә баштан-аяк «тикшереп чыктылар», ул чакта оялудан ничек кызарганымны үзем генә беләм. Исәнләштек тә, яңа теманы аңлата башладым. Ярты дәрес үткәч, студентлар арасында йөргән вакытымда берәү ишекне тартып ачты. Шакып тору дигән әйбер юк инде ул… «О, сәлам барыгызга да, монда безгә яңа яшь укытучы килгән дип ишеткән идем, кайда соң ул, күрәсе иде?» – дип, керә-керешкә сөйләнеп керә бу. Бу сүзләрне ишеткәч, күзләрем маңгайга менде. Шулчак, тиз генә үземне кулга алып, «Йә, исәнме. Минем белән танышырга теләгегез каты булганлыктан шулай ярты сәгатькә соңга калып килдегезмени?» – минәйтәм. «Әләй, сез укытучымыни?» – дип кенә әйтә алды, оялып тизрәк кереп утырды тагын үзе. Тагын бер хәлне сөйлисем килә. Мин, гомумән, гадел кеше. Ялганны, сәбәпсез дәрес калдыруларны яратмыйм да, аңламыйм да. Шуңа күрә, бер дәресне калдырса, студент кулдан 15 битлек реферат язу белән «җәзалана». Зачетлар бирү вакыты җиткәч, бер студентның тапшырасы рефераты 50 биткә кадәр җыелган иде. Тикшерә башладым моның эшен, ә рефераттагы язулары чагышмый бит. Бер биттә – бер төрле «почерк» белән язылган, икенче биттә – башка төрле. Минәйтәм, әйт дөресен, кемгә яздырдың моны? Теге егет башын аска иеп: «Зинһар өчен ачуланмагыз инде, әти белән төнге өчкә кадәр язып утырдык», – ди. Ачуланмадым инде, нәрсә әйтәсең бу очракта? Рефератын көлеп җибәрмәскә тырышып карап чыктым да, зачет куеп кайтарып җибәрдем…

Изображение удалено.Алсу КАМАЛЕТДИНОВА, Әтнә районы Олы Мәңгәр төп белем бирү мәктәбендә математика укытучысы: «Рәхәтләнеп эшләр идек, балалар комаучау итмәсә… »

Кечкенәдән укытучы булып уйнарга ярата идем. Әти дә, әни дә укытучы булгач, аларга кызыкканмындыр, шуңа бу һөнәрне сайладым. Өлкәнрәк классларда укыганда әнигә дәфтәр дә тикшерешә идем. Укытучы булу миңа геннардан бирелгәндер инде. 31 ел эшлим – үкенмим, башка һөнәр сайларга кушсалар да, кем булырга белми аптырар идем. Безнең эштә иң авыры: язу-сызу, документация эше бик күп. Районнан эшне кушып торалар, төрле хисапларны күп таләп итәләр: тынычлап кына укытырга ирек бирмиләр. Әле аттестация, әле ниндидер курслар, гаризалар, протокол, график, хисаплар, дежурство! Менә шундый нәрсәләр белән борчып торып, тынычлап кына эшләргә ирек юк. Әйткән ди бит берәү: «Һай, мин рәхәтләнеп укытыр идем, эшләр идем, балалар гына комачаулап йөри!» – дип. Кәгазең булса, син укытасың, әйбәт эшлисең. Елдан-ел күбәя бу укытучыга өелгән мәшәкать. Соңгы елларда аеруча да күп. Ә үзем белән булган кызык хәлләргә килгәндә, бервакыт, музыка дәресен укытканда, балаларга эндәштем: «Әйдәгез, тамакларыгызны җылытып алыйк әле», – минәйтәм. Тамак җылыту дигән әйбер бар бит инде: төрле җырлар җырлап тавышны ачу дигән сүз ул. Шунда бер бала эндәшә: «Апа, җылыткыч торбалары суык бит әле, ничек җылытабыз соң аны?» – ди. Аннан соң математика дәресендә телдән әйтеп яздырган вакытымда, икс квадратта дигән сүзне бер укучым квадрат шакмак эченә икс ясап язып куйган иде.

Изображение удалено.Галия МУКСИМОВА, Чирмешән районының Иске Кади урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы: «Өй эшен әзерләп килмәгәнгә мактадым».

– Укытучылыкка урау юллар аша килдем. Унны бетерүгә классташ кыз белән Алабугага педагогика институтына киткән идек. Гаризаларны тапшырдык та, тулай торакка урнаштык. Бүлмәләребезгә ремонтлар ясап, мәш килеп яткан бер мәлдә укырга керә алмавымны белдем. Авылга кайтып киттем, мин укытучы булмыйм инде, заводка китәм, дидем авылга кайткач. Училищега укырга кердем, ике ай укыгач, әни шалтырата: «Әйдә кайт, заводта эшләтмим, мин мәктәптә сине пионервожатый итеп эшкә алдырырга сөйләштем, син укытучы булырга тиеш!» – ди. Шулай итеп, училищены ташлап авылга кайттым, мине мәктәпкә эшкә алдылар, икенче елны читтән торып педагоглыкка укый башладым. Аны укып бетереп, укытучы булып киттем. Насыйп булган инде бу һөнәр миңа, электән укытучы булырга тиеш булганмын да, ләкин менә шулай аз гына бормалы юл аша узарга кирәк булган. Укытучы һөнәрен сайлаганга үкенмим, ул минем күңелемә туры килеп тора. Авыр ягы бер генә минем өчен: үзеңнең балаларыңа игътибар аз бирелә. Син классыңны уйлыйсың, аларга ниндидер яңалык бирергә, кайдадыр очрашуга алып барырга, кемнәрдер белән аралаштырырга… Мин яшь вакытта моны аңламаган идем, ә хәзер балаларым үсте, алар белән аралаша-аралаша гына аңладым моны. Эшләгән дәверемдә кызык хәлләр күп булды, бер генә вакыйганы искә алам: Үзеңнең сыйныфыңдагы балаларның сәламәтлеге турында беләсең бит инде. Бер малай йөрәк зәгыйфьлеге (порок сердца) дигән диагнозлы иде. Үзен яхшы хис итсә дә, өй эшләрен хәзерләп килми бу. Бер көн шулай сабырлыгым бетеп: «Ничек инде шулай? Син дәресләреңне бервакытта да эшләмисең, икеле куям бит хәзер!» – дип, орышам да орышам… Кызыбрак китеп орыштым да, күңелемә килде: тукта, ник ачуланам соң әле моны, бу бала өметсез үк түгел бит, дип, орышудан туктап, моны мактый башладым. «Син бит инде яхшы малай, дәресләреңне хәзерләп килсәң, ничек күркәм булыр иде, син бит акыллы, тырышасың да», – дип, киттем моны мактап… Орышудан тотынган идем, мактап бетердем. Күршесендә утырган малай тыңлап-тыңлап торды да, әйтеп куйды: «Апа, сез аны өй эшен эшләп килмәгәне өчен мактыйсызмыни?».

Изображение удалено.Венера НАСРЕТДИНОВА, Чаллы сәүдә технология институты колледжында татар теле укытучысы: «Ярый әле сукмаганмын, дидем»

– Әнием гомере буена укытучы булды, аның өйгә кайтып, балаларның күз карашлары турында сөйләүләре күңелемә сеңеп калганга укытучы булганмындыр. Бер дә үкенмим: үз ана телемдә белем бирәм, балалар күземә генә карап торалар, шул бәхет минем өчен. Уртак тел таба алмасаң гына авыр. Укучылар белән бертигез булып сөйләшә, бертигез булып сулыш ала белергә тиешсең. Эшләү дәверемдә булган бер хәл әле дә күңелемә авыр булып тора. Дипломымны алып, бер мәктәпкә укытучы булып килгәч тә, миңа рус төркемендә укучыларны бирделәр. Араларындагы бер малайны күзәтәм: иске генә аяк киеме, ул ертылган, ертыгыннан оекбашлары күренеп тора. Ә үзе тәртипсез! Аның әнисе исерек булган, тәрбия эләкмәгән моңа, шуңа гел сүгенеп сөйләшә, мине дә өч хәрефкә җибәреп кенә тора иде. Үзенең укыйсы да килми бит әле – дәресләрен дә хәзерләп килми, урамда да сугышып йөри гел. Шулай бер җаныма тигән вакытында, моны орыша башлаган идем, миңа сүгенеп теләсә ни әйтә башлады бу. Шул мәлдә баланың яңагына чабып җибәрәсем килде. Кулымның күтәрелгәнен күреп алып, бу малай такмаклый башлады: «Бейте меня как хотите, как хотите, так ударьте», – ди, мин өйрәнгән инде, әни дә гел кыйный мине өйдә дип, елый башлады бу. Күземнән яшьләр атылып чыкты, елап җибәрдем, кочаклап алдым моны каты итеп. «Юк, сукмыйм да, кыйнамыйм да, тынычлан», – дим. Икәүләшеп елаштык. «Ярый әле мин бу балага сукмаганмын, моны болай да язмыш кыйнаган бит инде», – дип, бик озак уйланып йөргән идем.

Изображение удалено.Наил МУКСИМОВ Чирмешән районы Иске Кади мәктәбе директоры, физкультура һәм хезмәт дәресе укытучысы: «Район үзәгендәге ярышка җәяү бардык»

– Яшь вакытымда спортны бик яраттым, чаңгыда шудым, футбол уйнадым, кыскасы, хәзерлегем яхшы иде. Өйләнгәч, хатыным укытучы булу сәбәпле, ул әйдәкләгәнгә күрә генә укытучы булып киттем. Бер дә үкенмим, күптән түгел генә, кайчандыр миндә шөгыльләнгән футболчы егетләр район башлыгы кубогын яулап кайттылар. Алар тырышлыгы белән, кеп-кечкенә авыл нинди зур оешмаларны җиңеп, беренче урын алды. Менә шуларны күргәч бу дөньяга юкка гына килмәгәнмен, юкка гына укытучы булмаганмын икән, дим, үземнең укучыларыма карап, горурланам – нәтиҗә бар бит! Ә кызыклы хәлгә килгәндә, май аенда, укучылар белән бергә район беренчелегенә Чирмешәнгә ярышка киттек. Уаз машинасына үзем руль артына утырдым, балаларны да төядем. Чирмешән тавына да барып җитә алмадык, бензин бетте. Машинаны этеп, тау башына кадәр менеп җиттек… Әле ул озын бит! Таудан тагын этеп төшердек, районга кадәр 14 чакрым тирәсе ара калды. Укучылар, соңга калабыз инде дип, районга кадәр чабып барырга булдылар: юл читеннән чабып киттеләр. Мин берәрсеннән бензин алып булмасмы, дип, көтеп калдым. Бер машина килеп туктап, бензин бирде, мин малайларны куып җитәргә дип машинаны кудым гына инде! Аларны куып тотканда Чирмешәнгә барып җиткәннәр иде. Әнә шулай ярышка чабып бардылар.

Изображение удалено.Зәлия РӘХИМУЛЛИНА, Казан шәһәренең 121нче лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы: «Балалар килеп кочаклап та ала үземне»

Мәктәп елларында ук укытучы булам дигән теләгем бар иде. Унынчы сыйныфта укыганда яшь журналистлар бәйгесе «Алтын каләм»дә катнаштым да, журналист булырга карар кылдым. Ләкин укытучы булу теләге тынгы бирмәде. Журналистлыкка укыгач, университеттан соң барыбер мәктәпкә татар теле һәм әдәбияты укытырга киттем. Нинди генә авыр вакытлар булмасын, укытучы һөнәрен сайлавыма үкенмим. Безнең эшне җиңел дип әйтеп булмый. Тәүлегенә 25 сәгать булса да җитмәс иде, мөгаен. Балалар белән эшләү җанга рәхәтлек бирә. Алар риясыз, эчкерсез, бөтен әйбергә ышаналар. Үзләренең серләрен сөйлиләр, бөтен яңалыклары белән уртаклашалар. «Минем әнием миңа энекәш алып кайтты!», «Без чит илгә ял итәргә бардык», «Апа, карагыз нинди сәгать!» һәм башка шундый вакыйгалары белән бүлешеп кенә торалар. Кечкенә сыйныфларда укучылар бүлмәгә килеп керүгә кочаклап та алалар. Менә шул вакытта кәефләр күтәрелеп китә инде.

Укытучылар белән Айгөл ЗАКИРОВА сөйләште

Комментарии