Бер күрешү – бер гомер

Бер күрешү – бер гомер

Шундый бер күрешү турында сөйләп, сездән ярдәм сорарга булдым әле мин. «Безнең гәҗит»не бик күпләр укый, яздырып ала, кулдан-кулга йөртеп укыйлар. Шуңа күрә редакциядән генә түгел, сездән дә, хөрмәтле укучылар, булышуыгызны үтенәм.

Август аенда сеңлем Земфира белән Кавказ якларына барып кайттык. Икебез дә олы яшьтә, шулай да тәвәккәлләп, зур ният белән юлга чыктык. Туганнарыбыз бик чакырды. Максатыбыз – туганнарыбыз белән танышу, күрешү, исән булмаганнарының каберләренә зиярат кылу.

Безнең әти-әниләребез тумышлары белән Балтач районы Шода авылыннан. Әти хәлле генә гаиләдән. Аның ике ир туганы, өч кыз туганы булган. Вакытына күрә шактый белем алырга да өлгергән алар. Әти – Шода авылында беренче пионер оешмасын төзүче, укытучы. Аның рәсеме күп еллар Чепья авылы музеенда да эленеп торды.

Әтинең Мәстүрә, Мәгъмүрә исемле апалары Казанда мөгаллимлеккә укыганнар. Мәктәпләр диннән аерылырга тиеш булгач, апалар мәктәптән китәргә мәҗбүр булганнар. Чөнки алар өчен дин якынрак булган. Әтине дә «мәчеткә йөри» дип гаепләгәннәр. Шода авылындагы беренче мәчетне дә бит әтиләренең энесе салдырган.

Апалар икесе дә сүзгә оста булганнар, шигырьләр язганнар. Мәстүрә апаның моннан 100 ел элек язылган истәлек дәфтәре дә шуны раслый.

Мәрфуга апа Шодада яшәгән, гаиләсе булган. Ләкин бик яшьли бакыйлыкка күчкән. Хафиз җизни һәм аның балалары белән соңгы көннәренә кадәр аралашып яшәдек. Каберләре дә шул авылда.

Мәстүрә апа гаиләсе белән Пермь крае Гремячинск каласында гомер итте. Бу апалар туган якларына еш кайттылар, туганнар белән аралашып яшәделәр. Каберләре дә шул шәһәрдә.

Мәгъмүрә апа Насыйбуллин Хәмидулла исемле кешегә кияүгә чыккан. 1931нче елда уллары Мансур, 1934нче елда кызлары Гәүһәрия туган. Менә шул елларда ук алар Кавказ якларына күченеп киткәннәр һәм бер мәртәбә дә туган якларга кайтмаганнар. Анда тагын бер уллары – Мәсхүт абый туган. Бу туганнарның берсе дә исән түгел инде. Алар гомер буе Ставрополь крае, Кочубеев районы (районның берничә мәртәбә атамасы үзгәргән), Карамурза авылында ногайлар арасында яшәгәннәр. Бик абруйлы, бөтен авылның хөрмәтенә лаеклы кешеләр булганнар. Апабызны «анай» диеп йөрткәннәр. «Анай дога укый иде», – диләр. Земфираны «нәкъ анай» дип, апага охшаттылар. Мәгъмүрә апа абыстай булган, Коръән укыган.

Хәмидулла җизни колхоз рәисе булып эшләгән. Икесе дә эшкә бик булганнар, «аларның белмәгән эшләре юк иде», – диләр.

Җизнинең үз куллары белән төзегән йорты әле дә үзләренә һәйкәл булып, башкалардан аерылып тора. Ул нәкъ безнең яклардагы йортлар кебек. Бик кызганыч, оныгы ул йортны саткан шул.

Оныклар әби-бабаларының кешеләргә кирәкле булуларын, башкаларның аларга карата ихтирамлы булуларын күреп үскәннәр. Әле дә гел яхшылыкларын гына сөйлиләр. Ләкин алар әби-бабалары турында бик аз белә. Беләселәре килә, әмма әбиләре вафатыннан соң, бернинди документ да калмаган.

Изображение удалено.

Шулай да бер күршесенең бабасы турында: «Полянада туган, Татарстанда торган, монда килеп председатель булган», – дигән сүзләрен хәтерли Солтан.

Гәүһәрия апаның улы Шора (ногай исеме, чөнки әтисе ногай) Канглы авылында (Минераловодский район) яши. Шора әнисенең туу турындагы таныклыгында Шода авылында туган дигән сүзләрен исендә калдыра.

Нәсел җепләрен беләсе килү шул кадәр көчле була, ул хатыны белән бергә Казан янындагы бер шифаханәгә юллама алып, туганнарын эзләргә китә. Бар белгәне: Татарстан, Казан, Шода, Насыйбуллин. Ләкин Шодадагы бабаларының, әтиләренең фамилияләре Таҗетдинов (Таҗиев). Билгеле, бу эзләтү бернинди нәтиҗә бирми.

Үзләренә кайтып, Солтан белән сөйләшкәннән соң исенә тагын «Дамир, Лена, университет» дигән сүзләр килә. Дамир – безнең бертуган абыебыз, Лена – аның хатыны.

Бу юлы тәки таптылар безне энекәшләр. Гаҗәп, ләкин бу хак! Кан тартуы шушы буладыр инде ул?!

Әти дә Балтач районында озак эшләмәгән. Ул вакыттагы укытучы язмышы – Балтач, Арча, Әтнә районнары мәктәпләре. Әтинең кабере дә Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында. Ә ир туганнары кайсы якларда ятып калганнардыр, бер Аллаһка гына мәгълүм.

Менә шундый язмыш! Бер атаның алты баласы дөньяның алты ягында, бабай үзе Урта Сәрдә авылында җирләнгән.

Энекәшләргә әбиләре ягыннан азрак мәгълүмат бирсәк тә, бабайлары турында бер сүз дә әйтә алмадык бит. Язуымның максаты да – Хәмидулла абзый Насыйбуллинның нәсел җепләрен табу иде.

Бу рәсемдәге егетнең исеме Фатыр дип хәтерлиләр энекәшләр. Ә бу ханымны аның әнисе дип беләләр. Монда яланбаш булса да, ул зур ак яулык бәйли иде, диләр.

Без аларны танымадык, шуңа күрә Хәмидулла җизни туганнарыдыр дип уйлыйбыз.

Бәлки, сезнең арада аларны танучылар бардыр, мөхтәрәм укучылар. Танысагыз, зинһар, редакциягә шалтыратып әйтегезче. Без дә, энекәшләр дә бик рәхмәтле булыр идек үзегезгә.

Туганнарыбыз, аралары шактый ерак булган авылларда гомер итсәләр дә, үзара аралашып, тату яшәгәннәр. Икесе дә таза тормышлы, кияүләре, киленнәре, оныклары белән зур гаилә булып яшиләр. Безне дә бик хөрмәтләп, кадерләп кунак иттеләр. «Әкияттә кунакта» булдык дип, гел сагынып искә алабыз. Рәхмәтебез чиксез аларга.

Раббыбызга мең шөкер, ике авылның да (Карамурза һәм Канглы) зиратларында булдык, туганнарыбызның каберләре янында белгәннәребезне укып, догалар кылдык. Аллаһ кабуллардан кылсын.

Клара ӘҮХӘДИЕВА

Комментарии