Әзәл абый кебекләр булмас инде

Әзәл абый кебекләр булмас инде

Бездә чын нәфис сүз осталары бармы? Айрат Арсланов, Әзәл Яһүдин, Фәйзи Йосыповлар бар иде, диярсез. Ә менә хәзерге көндә бармы алар? Әйе, бар анысы, җыен шырдый-бырдыйны сөйләүчеләре. Шуңа да мин Айрат, Әзәл, Фәйзи абыйларны бик сагынам.

Татарстанның атказанган артисты Әзәл абый Яһүдин чын талант иясе, әтинең авылдашы, укучысы, дусты иде. Ул Советлар Союзын аркылыга-буйга иңләп, милләтебезгә бәһасез хезмәт иткән кеше. Бөек Ватан сугышы елларында госпитальләрдә 400ләп концертта чыгыш ясаган. Шигырен Әзәл ага сәхнәдән сөйләмәгән шагыйрь ул чорда булса да, аздыр. Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун»ын да үзенең туган ягы – Әлки халкына беренче булып Әзәл абый алып кайткан иде.

Минем үземә дә Әзәл абый белән аралашып яшәргә туры килде. Аның хәтере бик әйбәт иде. Ул сәхнәдәшләре турында кызыклы истәлекләр сөйли, филармония артистлары турында басылып чыккан мәкаләләрне, фотоларны, хәтта афишаларны да кадерләп җыеп бара иде. Аннары күп кенә истәлекләрен мәзәк-миниатюралар итеп язып, бастырып та чыгаргалады, филармониянең аяклы тарихы булды. Ни кызганыч, үзе исән вакытта аның истәлекләрен тулысы белән язып алучы гына булмады. Хәзергә кадәр Әзәл абыйның музее да юк. Дөрес, аның турында истәлек китабы дөнья күрде анысы. Мин Әлки районына кайтып, бу хакта сүз дә кузгатып карадым. Әзәл абыйның эзе калырга, тарихтан югалмаска тиеш ләбаса.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии