Гореф-гадәтләр милләтне саклый

Татарлар бер-берсен «Исәнмесез!» дип сәламли. «Син әле исәнме?» – дигән кебегрәк яңгырый бу сүз. Каян килгән гадәт соң ул шулай исәнләшү?

Чынлыкта ул татарлар теленә Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң гына килеп кергән. Әле инкыйлабка чаклы да, татарлар бик дини халык булган, гарәп-фарсы телләрен яхшы белгән, шушы телләрдә хат алышканнар. Ул чакта сәламләшү сүзе дә башка – «Әссәламегаләйкем» булган. Ягъни, сезләргә Аллаһының сәламе булсын! Аңа җавап итеп: «Вәгаләйкемсәлам», – дигәннәр.

Инде инкыйлабтан соң, халыкны диннән читләштерү башлангач, сәламләү сүзе шул «исәнмесез» дигәнгә алыштырылган. Бүген, Аллага шөкер, динебез кабат куәтләнә, дини белем алырга теләсәң, мәчетләре дә, мәдрәсәләре дә бар. Дини белем алучылар арасында яшьләрнең күп булуы бигрәк тә куанычлы. Үзебезчә, чын мөселманча, ата-бабаларыбызча итеп: «Әссәламегаләйкем!» – дип сәламләшүләрне кире кайтарсак иде.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Комментарии