САЙЛАП КЫНА ЯЗЫЛАЧАКМЫН…

Хәзер нәшер ителә торган газеталар эстрада йолдызлары кебек, үзләре күп, тышлыклары ялтырап, мине ал, мине ал дип тора. Эченә кереп китсәң, моңсыз-җансыз, хәтердә калмый торган язмалар. Ел башыннан «Сөембикә», «Чаян» журналларына, «Ирек мәйданы», «Минзәлә», «Татарстан яшьләре», «Безнең гәҗит» газеталарына язылган идем. Киләсе яртыеллыкка күбесен төшереп калдырдым. Гомер буе укыган газеталарда да су буе мәгънәсез язмалар бастыралар. Интернеттан алып, шуңа үз фикерләрен тагарга маташучы «укымышсыз» хатын-кыз язмалары кызык түгел.

Беркөнне телевизордан ниндидер дискуссиядә: «-журналларны почта вакытында тапшырмый», – дип лаф ордылар. Бу безнең авылга кагылмый. Безнең почта начальнигы М.Я. Сабирова эшне шундый итеп оештырган – авыл халкы почтадан башка яши алмый. Һәр кеше -журналларының кайсы көнне килгәнен белеп-көтеп тора. Пенсия, түләүләр дә почта аша төгәл башкарыла. Әлбәттә почта таратучыларның хезмәт хакларын арттыру зарур. Киләсе яртыеллыкка үзебезнең «Минзәлә» газетасына һәм «Безнең гәҗит»кә язылу – гарантия, ә калганнарын игътибар белән сайлап кына язылачакмын. Сайланырга мөмкинлек зур бит.

«Безнең гәҗит» – эстрадага яңа килеп кергән яшь җырчы кебек, әмма тавыш көче бик тәэсирле.

М. ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы.

Комментарии